(Казан, 21 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Россия оборона министры, Рус география җәмгыяте президенты Сергей Шойгу эшләре күргәзмәсе Казанда беренче тапкыр тәкъдим ителде. Авторның 100 эше тәкъдим ителә — 83 картина һәм агачтан 17 декоратив эшләнмә. Экспонатларның бер өлеше аукционда сатылачак, ә акчасы авыру балаларга ярдәмгә китәчәк.
Экспозиция «Тормыш хакына иҗат» дип атала. Ул «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә тәкъдим ителгән.
Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова сүзләренчә, «эшләрнең күбесе ярдәмгә мохтаҗ балаларның гомерен саклап калу өчен билгеләнгән булачак».
«Бу искиткеч эшләр рус пейзажының матурлыгын да, картинада ачык чагылдырылган көнчыгыш техникасын да берләштерә, — диде ул. — Сергей Шойгу, һичшиксез, иҗади сәләтле шәхес, гармония, гүзәллек хисе кушылган кеше».
«Тормыш хакына иҗат» күргәзмәсе 12 сентябрьгә кадәр эшләячәк.