Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Концлагерь тоткынының ачы язмышы: Фашистлар балаларны ничек кенә мәсхәрәләмәгән

95 яшьлек фашист концлагере тоткыны, махсус хәрби операция волонтеры Вера Бакаева иске туннардан 1800гә якын олтырак (стелька) тегеп, солдатларга җибәргән. Балачагында чиксез михнәт күреп тә, олы йөрәкле булып кала белгән Вера апаның аяныч язмышы турында «Батырлар терәге» ресурс үзәгендә очрашуда хәрби операция волонтерлары сөйләгән иде.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Әти-әнисе күз алдында үлгән»

Верага 7 яшь булганда, әти-әнисе аның күз алдында үлгән. Аннары фашистларга әсирлеккә эләгеп, Вера күп авырлыклар кичергән һәм могҗиза белән генә исән калган.

Вера Георгиевна Ярославль шәһәрендә офицер гаиләсендә туган. Әтисе – хәрби, әнисе пешекче булган. Әнисен Угличка балалар йортына пешекче итеп җибәргәннәр. Үзенә якынрак булсыннар өчен, ул кызы Вераны һәм 1 яшьлек улын да үзе белән ияртә.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Мәктәпкә барырга җыенганда, сугыш бөтен планнарны боза. Вераның әтисе фронтка китә. Балалар йортындагы 90 баланы эвакуацияләргә дигән карар чыккач, паром һәм баржаларга балалар төялеп чыгып китәләр. Ни кызганыч, кәрванга немец солдатлары һөҗүм итә. Шул вакытта бик күп бала баткан. Вераны бер хатын-кыз өстерәп, ярга йөзеп чыга алган. Тик исән калганнарны яр буенча фашистлар көтеп торган. Яшь балалы хатыннарны балаларыннан аерырга теләгәннәр. Сабыйларын бирергә теләмәгән хатыннарны һәм нәниләрне дошман сарайга япкан һәм тереләй яндырган. Менә шулай 7 яшьлек Вера әнисе һәм бер яшьлек энесенең янып үлгәненә шаһит була.

«Әтине асып үтерделәр»

Вера Бакаева ачы язмышы турында Арча «Нур» балалар телестудиясе төшергән «Всем смертям назло» документаль фильмында да сөйли. Аның турыда мәгълүмат Интернет киңлекләрендә дә бар.

Немецлар сарайга керосин сипте. Мин: «Әнием, әнием!» – дип өзгәләнеп кычкырдым. Немец мылтыгын алып, аягыма атты. Игътибары миннән янындагы этенә күчеп кенә исән калдым мин, эте булмаса, ул мине үтерер иде, – дип сөйли ул.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Исән калганнарны Германия якларына алып киткәннәр. Анда бик күп сабыйны фашист концлагере газаплары көтеп торган була.

Беренче көнне ниндидер мәйданда чирәмдә йокладык. Аннары безне линейкага чыгардылар. Шунда әтиемне күрдем, асып яталар иде. «Әтием, әтием!» – дип кычкырып, аның каршына чаптым. Әтине шулай асып үтерделәр, – дип күз яшьләре белән искә ала Вера Бакаева.

«Әти» дип йөгергәндә, немец кабат Вераның аягына аткан. Шуннан кыз бала шуышып кына йөри алган.

Фото: © Сәрия Фәлахованың шәхси архивыннан

«Немецлар, хәтта исән калсагыз да, балаларыгыз зәгыйфь булып туачак, дип көлгәннәр»

Немецлар концлагерьда балаларны ничек кенә мәсхәрәләмәгән: яралы офицерлар өчен кан да алганнар, төрле дарулар белән куркыныч тәҗрибәләр үткәргәннәр. Немецлар: «Хәтта исән калсагыз да, балаларыгыз зәгыйфь булып туачак», – дип көлгәннәр. Вера апа үзе сөйләгәнчә, беренче уколдан соң ук, 15 кешенең тешләре коелып, бүтән үсмәгән. Икенче уколдан соң ул начар күрә башлаган.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Фашистлар тоткыннарны бик мыскыллады. Мин 3 яшьлек кыз янына утырдым. Немец минем аркылы сикерде дә, пычрак эскәмияне алып килеп, 3 яшьлек баланың бармакларын балта белән чаба башлады. Мин ул очып киткән нәни бармакларны бер күчкә җыям… Үзем дә сабый бала бит инде… – дип күз яшьләре белән сөйли Вера апа.

Өч ел шулай михнәт кичкәннән соң, балаларны коткарырга дип, совет гаскәрләре үтеп керә. Алар кергәндә, фашистлар чигенергә мәҗбүр була, тик чигенгәндә, безнекеләр каршына йөгергән сабыйларга мылтыктан ата башлыйлар. Вера йөгерә алмый, шуышып кына бара, үле бала гәүдәләре аның өстенә авып, аны пулядан саклый. Менә шулай могҗиза белән исән калган Вераның ыңгырашкан тавышын соңрак совет гаскәрләре ишетеп, аны коткарган.

Нәни баланы госпитальгә алып китәләр. Анда ул исемен дә, фамилиясен дә белми. Аны дәвалаган табиб аягын ампутацияләргә туры килә дип тә уйлаган, шунда табибларның берсе, «әйдәгез, дәвалап карыйк әле, ул бит кыз бала, ничек яшәр?» – дип, аңа үз хатынының исемен – Вера дип кушкан.

Фото: © Сәрия Фәлахованың шәхси архивыннан

«Ирен һәм өч баласын җирләгән»

Госпитальдән соң, Вераны Казан янындагы бер балалар йортына җибәрәләр. Шул чакта нәни Верага кабат стресс була: ул тагын бер концлагерьга эләктем дип уйлаган, чөнки монда бөтен кеше татар телендә – нәкъ концлагерьдагы кебек аңа таныш булмаган телдә сөйләшкән. Ләкин монда аны әйбәтләп ашатканнар, аңа җылы мөнәсәбәттә булганнар, шунда инде ул үзенең туган илендә булуын аңлаган.

9 яшендә «Мелита» мех фабрикасында эшли башлаган. Ул чакта фабрика тулысынча совет армиясе ихтыяҗлары өчен үзгәртеп җиһазланган булган. Аның тегү эшенә шулкадәр кулы яткан була, күрәсең, 12 яшендә аңа җитди заказ йөклиләр. Ашыгыч заказ булганга берничә көн фабрикадан да чыкмый эшләгән үсмер бала.

Сугыш бетә, Вера кияүгә чыга, бәхетле була. Тик сугыш афәте эзсез узмый: бик яшьли бер-бер артлы ике улы, кызы үлә аның. Бер малае 26 яшендә һәлак була, икенче улы 33 яшендә үлә, кызы 38 яшендә дөньядан китә. Мәскәү лабораториясендә Реклингхаузен чире булуын ачыклыйлар. Бу тире һәм нерв системасын зарарлый торган авыр нәсел чире булып чыга. Немецларның фаразы чынга ашкан була.

Фото: © «Татар-информ»

«26 яшьлек бер оныгы бар. Вера Георгиевна хәзер шул чакта фашистлар ясаган тәҗрибәләр оныкка да тәэсир итмәсме дип бик борчыла. Менә нинди язмышлар бар! Язмыш аңа шулкадәр кырыс булган, ул ирен һәм өч баласын җирләгән. Менә шушы коточкыч хәлләрне Вера Георгиевна «онытып булмаслык» дип безгә сөйләде. Нинди генә авырлыклар килсә дә, Вера Георгиевна – тормышка гашыйк кеше. Ул гомерен коткаруга өлеш керткән барлык кешегә рәхмәтле», – дип сөйләде Сәрия Фәлахова.

Ул бүген Татарстан халкын да, Вера Бакаевадан үрнәк алып, хәрби операциядә катнашучыларга булдыра алганча ярдәм итәргә өндәде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus