(Казан, 16 август, «Татар-информ», Дмитрий Киселёв). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда катнаш көрәш буенча Европа чемпионатын ачуда катнашты.
Сәламләү сүзендә ул Европа чемпионатында катнашучыларга һәм тамашачыларга рәхмәт әйтте һәм катнаш көрәш буенча мондый чараның Россиядә һәм Татарстанда беренче тапкыр уздырылуын билгеләп үтте.
«Без Россиядә, нәкъ менә Казанда беренче тапкыр катнаш көрәш буенча дәрәҗәле турнир уздыру мөмкинлеге өчен IМMAF президенты Керрит Браунга рәхмәт белдерәбез. Турнир югары профессиональ дәрәҗәдә узачак һәм бу спорт төрен яратучыларны матур һәм компромиссыз бәйгеләр белән сөендерер дип ышанам», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Шулай ук Татарстан Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, кызганычка, Европа чемпионаты коронавирус пандемиясе шартларында һәм буш трибуналар белән уза.
«Тамашачылар булмауга карамастан, мин катнашучыларның барысына да көчле рух телим, һәм бу турнирда һәркем үзенең осталыгын күрсәтсен», — дип мөрәҗәгать итте спортчыларга Фәрит Мөхәммәтшин.