(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын алты үлем очрагы расланган.
«1939, 1949, 1954 елда туган өч ир-ат, шулай ук 1938, 1943, 1952 елларда туган өч хатын-кыз Covid-19 корбаны булган», — дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы.
Шулай итеп, пандемия вакытында Татарстанда коронавирустан 656 үлем очрагы теркәлгән.
«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә Covid-19 йоктыруның 49 очрагы ачыкланган.