(Казан, 15 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Узган төндә Апас бистәсе янында «Лада» һәм Chery автомобильләре маңгайга-маңгай бәрелешкән. Авария шаһитлары сөйләгәнчә, авариядә шоферларның берсе зыян күргән, аны хастаханәгә алып киткәннәр.
Берничә шәһәрдә хастаханәләр тулган, табиблар зыян күрүчеләрне хастаханә янындагы урамнарда урнаштырырга мәҗбүр.
(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Роспотребнадзорда коронавирус белән авырганнан соң тизрәк тернәкләнү өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген сөйләделәр. «Российская газета» язганча, йокы режимын сакларга, тулысынча тукланырга, D витамины эчәргә һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Шулай ук халык җырларын да җырларга була. Моны сулышны чыгарганда, артык кычкырмыйча һәм уңайлы тональлектә эшләргә кирәк, дип киңәш итә белгечләр. «Тернәкләнү программасын белгечләргә мөрәҗәгать итеп индивидуаль сайларга кирәк»... Читать дальше...
В центре села Старые Челны в считанные дни возвели модульный каркас нового объекта: здесь в скором времени откроется новая врачебная амбулатория.
(Казан, 15 август, «Татар-информ»). 2022 елдан башлап гражданнар пенсия счеты турында белешмәне дәүләт хезмәтләре порталында алачак. Мәгълүматлар хаталы булган очракта аларны төзәтү өчен кирәкле документларны беркетеп онлайн-гариза биреп була. Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының финанслар һәм бәяләр кафедрасы профессоры Юлия Финогенова сүзләренчә, картлык буенча пенсия ике өлештән тора: фиксацияләнгән түләү һәм иминият өлеше. Фиксацияләнгән түләү эш стажына бәйле түгел һәм ел саен индексацияләнә. Читать дальше...
(Казан, 15 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә төнлә Казан — Оренбург трассасында барган җәяүле ир-атны югары тизлектә килгән машина бәрдергән. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, юлның бу өлеше яктыртылмаган, шулай ук ир-атның киемендә дә яктылык кайтаргыч элементлар булмаган. Нәтиҗәдә ул урында ук һәлак булган.
Перед началом учебного года сотрудники отдела ГИБДД ОМВД России по Нурлатскому району и ТУ ГБУ «БДД» провели профилактическую беседу с водителями школьных автобусов.
Суд отправил горе-мать под стражу на 2 месяца, возбуждено уголовное дело об убийстве.
(Азнакай, 15 август, «Татар-информ», «Маяк» , Лиза Нурлыева). Азнакай районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе узды. Анда район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм район җитәкчеләре сабыйларны һәм аларның әти-әниләрен сөендереп, мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырдылар. Бу чаран аз керемле, ишле гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны мәктәпкә әзерләүдә ярдәм итү максатыннан үткәрелә.
(Баулы, 15 август, «Татар-информ», « Баулы-информ », Ләйсән Галимова). Бу көннәрдә Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Баулыда район башлыгы Рамил Гатиятуллин белән бергә сәнәгать предприятиеләренең эше белән танышты. Мидхәт Шаһиәхмәтов беренче булып Александровка спирт заводында булды. 2012 елда заводны үзгәртеп кору башланган иде. Бүгенге көнгә биредә 30 миллион сумлык яңа җиһазлар сатып алынган. Быел спирт заводын ачарга ниятлиләр. Мидхәт Шаһиәхмәтов заводка республиканың нинди ярдәм күрсәтә алуы белән кызыксынды. Читать дальше...
(Актаныш, 15 август, «Татар-информ», «Актаныш-информ» ). Физкультурачылар көне уңаеннан узган бәйрәмдә Актанышта яшәүче ун кеше ГТОның Алтын билгесенә лаек булды. Әнвәр Гафуров (9 баскыч), Әбүгали Әхмәтгаливе (10 баскыч), Лилия Хәйдәрова (8 баскыч), Илшат Вахитов (8 баскыч), Ойгөл Мирзашәрипова (8 баскыч), Ләйсән Газизова (8 баскыч), Ләйсән Тимирова (8 баскыч), Ольга Шәемова (6 баскыч), Альберт Мансуров (8 баскыч), Земфира Хаҗиева (8 баскыч) ГТОның Алтын билгеләренә лаек булды.
Быел Токиода узган Олимпия уеннарында 29 татар спортчысы катнашты. Алар арасында Казакъстанда туып үскән, анда яшәүче Илфат Абдуллин да бар иде. Илфат классик уктан атуда ярышып, 1/8 финалына кадәр җитте. "Олимпиадага килеп, 1/8 финалга барып җитү минем өчен бик зур казаныш" ди ул.