(Баулы, 15 август, «Татар-информ», « Баулы-информ », Ләйсән Галимова). Бу көннәрдә Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Баулыда район башлыгы Рамил Гатиятуллин белән бергә сәнәгать предприятиеләренең эше белән танышты.
Мидхәт Шаһиәхмәтов беренче булып Александровка спирт заводында булды. 2012 елда заводны үзгәртеп кору башланган иде. Бүгенге көнгә биредә 30 миллион сумлык яңа җиһазлар сатып алынган. Быел спирт заводын ачарга ниятлиләр.
Мидхәт Шаһиәхмәтов заводка республиканың нинди ярдәм күрсәтә алуы белән кызыксынды. Предприятие җитәкчесе Айдар Гафуров чистарту корылмаларын төзүдә ярдәм итүне сорады. Рамил Гатиятуллин чистарту корылмаларының заводка гына түгел, ә гомумән, авылга да кирәклеген билгеләп үтте, чөнки биредә күп фатирлы йортлар бар. Әлегә бу йортларның хуҗалык-көнкүреш сулары шамбога ташлана. Бу мәсьәлә эшкә алынды.
Министр 2018 елның августында ачылган «РИНПО» җәмгыятенең кою цехында һәм кабель заводында булды. Шулай ук Пушкин урамы 21нче йорт ишегалдында ремонт эшләре белән танышты.
«Бүгенге сәфәремнең максаты — Баулы районының социаль-икътисади үсеш мәсьәләләре белән танышу, бүгенге көндә нинди проблемалар барлыгын һәм республика тарафыннан нинди ярдәм кирәклеген белү, — диде Мидхәт Шаһиәхмәтов. — Районның икътисад өлкәсендә алга китеше сизелә. Бүген тулаем республика буенча икътисад үсешен күрәбез. Әлбәттә, әлегә сораулар күп, аларны район җитәкчелеге белән бергәләп хәл итәчәкбез».