(Азнакай, 15 август, «Татар-информ», «Маяк» , Лиза Нурлыева). Азнакай районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе узды. Анда район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм район җитәкчеләре сабыйларны һәм аларның әти-әниләрен сөендереп, мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырдылар.
Бу чаран аз керемле, ишле гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны мәктәпкә әзерләүдә ярдәм итү максатыннан үткәрелә.