(Кукмара, 28 июль, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Алсу Сәлахетдинова). Кукмара элеваторы каршындагы мәйданда көзге ярминкә узды. Әллә беренче тапкыр яңа урында оештырылганга, әллә шимбә көн булганга, халык чагыштырмача аз иде. Җәйнең коры килүе дә үзенекен иткән: башка еллардагы шикелле яшелчә, җиләк-җимешләрдән сыгылып торучы сәүдә нокталары бармак белән генә санарлык. Шулай да авыл җирлекләре, район кулланучылар җәмгыяте, «Рамазан» икмәге һәм аерым кешеләр шактый гына үз продукцияләрен алып килгәннәр. Сарымсакның бер килограммын 250 сумнан саталар. Ә бәрәңге 25 сум, кәбестә 30, суганны 25, чөгендерне 30, кишер 40, орлык суганны 100-180, ә помидорны 50 сум тора иде. Ташкабак һәм кабак, әче борыч, кыяр, алма сатучылар да шактый иде. Балыклыдан Насретдиновлар гаиләсе хәләл тана ите алып килгән. Итнең бер килограммы 330-400 сум тора. «250 сумга казылык та бар. Бройлер чеби итенең килограммын 280 сумнан сатабыз, фарш 360 сум тора. Сату әйбәт бара», — ди алар. Быел бал уңышы яхшы булгач, ярминкәдә бал продукциясе сатучылар аеруча күп иде. Балның 3 литрын 1,5 мең сумга, кәрәзнең 1 килограммын 600 сумга тәкъдим иттеләр. Күкшелдән Алмаз Гариповның агач эшләнмәләре дә халыкта зур кызыксыну уятты. Кемдер уклау алды, ә кемдер куна тактасы, агач чүмеч һәм кием элгечкә тукталды. Ярминкәгә килүчеләр белән дә аралаштык. «Көн бераз салкынча булса да, аяз, кояшлы. Сарымсак уңышы бик аз булды быел. Шуның өчен ярминкәгә махсус сарымсак алырга килдек», — ди Кәркәүчтән Зөлфирә ханым. Район үзешчәннәренең концерты ярминкәгә бәйрәм төсмере өстәде.