Тыныч халык арасында зыян күрүчеләр юк дип әйтелә.
(Казан, 28 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Тарихчы, публицист Айрат Фәйзрахманов Болгар чорындагы зәркән эшләнмәләрне бүгенге осталар кабатлый алмавын әйтте. «Болгар чорында зәркән эшләнмәләр шулкадәр оста ясалган, осталар кайберләрен хәтта бүген дә кабатлый алмый. Элек аны җитештерү технологиясе бөтенләй башка булган һәм ул югалган», — диде Айрат Фәйзрахманов Бөтендөнья татар яшьләре форумы кысаларында оештырылган белем бирү чарасында. Моның белән ул татарларның борынгы бабаларын дөньяда алдынгы халык булганын аңлатырга тырышты. Читать дальше...
Совсем скоро состоится профессиональный праздник – День нефтяника!
(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Быел Татарстанда социаль-мәдәни объектларны, инженерия инфраструктурасын һәм күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү буенча 27 программа тормышка ашырыла. Хәзергә аларның җидесе инде төгәлләнгән, гомуми үтәлеше планның 85 процентын тәшкил итә. Татарстанның Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә, республиканың төзелеш министры Алексей Фролов сөйләгәнчә, ел дәвамында республикада 3,5 меңгә якын объект төзекләндереләчәк. Моның өчен 23 млрд сум акча каралган. Мәгариф өлкәсенә өч программа туры килә... Читать дальше...
(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Аргентинадагы Richmond фармацевтика компаниясе коронавируска каршы Россиядә җитештерелгән «Спутник V» вакцинасын 5 млн дозадан күбрәк кайтарган. "Беренче компонентның 1 179 625 дозасын, икенче компонентның 3 890 000 дозасын җитештердек», — дип хәбәр ителә компаниянең Твиттер аккаунтында. РИА Новости хәбәр иткәнчә, Россиянең Гамалея институты сыйфатын хуплаганнан соң, Аргентинада җитештерелгән «Спутник V» вакцинасы ил эчендә августның беренче атнасында әйләнешкә кергән. Читать дальше...
Казанским врачам удалось извлечь гвоздь, с маленьким пациентом сейчас все хорошо.
(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Америкада боланнарда беренче тапкыр коронавирус очрагы ачыкланган. «Америка авыл хуҗалыгы министрлыгының ветеринария хезмәте идарәсе Огайо штатында кыргый боланнарда коронавирус табылуны раслады», — дип яза Америка авыл хуҗалыгы министрлыгына сылтама белән «Российская газета». Түрәләр әйтүенчә, әлегә кадәр коронавирус аз санлы хайваннарда гына ачыкланган. Алар арасында, гадәттә, авыру кешеләр белән тыгыз элемтәдә булган хайваннар очраган. Боланнар арасында бу беренче очрак. Читать дальше...
(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Телеграмда «Татарстанның атналык афишасы» дип аталган яңа канал ачтылар. Ул Татарстан халкына республикада узачак кызыклы чаралар турында хәбәр итәчәк. Әлеге канал ярдәмендә, кешеләр үз шәһәрләрендә узачак төрле чаралар турында белә ала. Каналга кергәч бары тик үзеңне кызыксындырган юнәлешне (спорт, мәдәният, парклар яки скверлар) сайларга кирәк. Шуннан соң канал республикада уздырыла торган чаралар исемлеген чыгара — монда чараның исемен, уздырылу көнен һәм урынын белергә мөмкин. Читать дальше...
(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Ковидтан соң барлыкка килгән синдром булган һәм булмаган кешеләр дә вакцинацияне бер үк төрле җиңел кичерә. Роспотребнадзорның Эпидемиология фәнни-тикшеренү үзәге директорының фәнни эш буенча урынбасары, Россия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Александр Горелов әйткәнчә, кайбер очракларда ковид белән авырган кешенең хәле прививкадан соң хәтта яхшыра да. Эпидемиолог сүзләренчә, дәваланып беткәннән соң ярты ел узгач вакцина ясатырга кирәк, чөнки SARS-CoV-2... Читать дальше...
(Казан, 28 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Республиканың Тәтеш районында Казан — Ульяновск трассасында Toyota машинасы йөртүчесе идарәне югалта һәм трассадан юл читенә төшеп китә. Шаһитлар сөйләгәнчә, югары тизлектә юл читенә төшеп киткән машина берничә дистә метр очып барган, ян ягына әйләнеп капланган һәм агачка бәрелгән. Көчле бәрелүдән машинаның бамперы һәм радиаторы җимерелеп төшкән. Шаһитлар әйтүенчә, авариядә беркем дә зыян күрмәгән.
Все чаще на улицах города можно встретить людей с палочками. Бодрым шагом горожане прогуливаются по улицам города, общаются и дышат свежим воздухом.
(Казан, 28 август, «Татар-информ»). 30 августта Республика Көнен бәйрәм итү уңаеннан бу ай ахырында республика халкы өч көн рәттән ял итәчәк. «Татарстанның „Татарстан Республикасында бәйрәм һәм истәлек көннәре турында“ законы нигезендә 30 август — Республика Көне эшләми торган бәйрәм көне булып санала. Шулай итеп, 2021 елда 28, 29 һәм 30 август ял көннәре булачак», — дип хәбәр итте республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы. Алдарак «Татар-информ» Корбан гаетен бәйрәм итү уңаеннан... Читать дальше...
В парке Победы для них строится игровая площадка.
Себер татарлары телен һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге "Cебер татарларына читтән җимерүчән идеология йогынтысына каршы тору" дигән максат белән булдырылган. Кемнәр чит һәм кемнәр җимерә?
(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Сентябрь башында Кама Аланында яңа иҗтимагый киңлек ачылачак. «Заманча шәһәр тирәлеген формалаштыру» программасы кысаларында Кама Аланында Мәктәп бульварын төзекләндерүнең беренче этабы дәвам итә. Ул бистә үзәгендә урнашкан һәм Кама Аланының ике микрорайонын тоташтырып тора. Янәшәдә генә Кама Аланының 1нче мәктәбе һәм балалар бакчасы урнашкан. Төзелә торган объектка якын урында сквер, спорт мәктәбе һәм балалар иҗат үзәге бар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Читать дальше...
(Менделеевск, 28 август, «Татар-информ», « Менделеевск яңалыклары »). Сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чиклеләр өчен мәктәп мәйданчыгында 1-7 сыйныф укучылары җыелды. 58 кыз һәм малайга портфель тапшырылды. Мәктәп портфельләре бик матурлар, анда уку кирәк-яраклары тутырылган. Мәгариф идарәсе начальнигы Илбар Таһиров һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чиклеләр өчен мәктәп директоры Дамира Сәлимханова балаларны белем көне белән котлады, ныклы сәламәтлек, укуларында уңышлар теләделәр. Быел 1нче сыйныфка дүрт укучы барачак. Читать дальше...
(Кукмара, 28 август, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Алсу Сәлахетдинова). Кукмара районы Мәдәният йортында «Кукмара районында мәгариф һәм тәрбия системасын үстерү нигезе буларак милли традицияләр» дигән темага мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә район башлыгы Сергей Димитриев, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының халыкара белем бирү программалары һәм проектлары бүлеге начальнигы Булат Яруллин, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин һәм башкалар чыгыш ясады. Сергей Димитриев... Читать дальше...
(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Уфа шәһәренең көньяк өлешендә «Мега» сәүдә-күңел ачу үзәге артында олылар һәм балалар өчен хоспис төзелә. Анда авыруларга паллиатив ярдәм күрсәтеләчәк. Пациентлар янында аларның туганнары була ала. «Кызыл таң» газетасы сайты нда хәбәр ителгәнчә, стационар 60 урынга исәпләнгән, шуларның егермесе балалар өчен каралган. Ул 2,37 гектар мәйданны билиячәк. Уфа хосписының башкаручы директоры Радмила Сурначева сүзләренчә, осталар хосписта уңайлы һәм җылы мохит тудырырга тырыша. Читать дальше...
(Биектау, 28 август, «Татар-информ», « Биектау яңалыклары », Галия Илдарова). Шушы көннәрдә Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Биектау районында эш визиты белән булды. Ул Биектау районында бизнесның ничек эшләвенә төшенү һәм аңа нинди ярдәм кирәклеген ачыклау өчен райондагы бик күп объектларда булды. Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Биектауга Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды һәм Гарантия фонды вәкилләре белән килде. Район җитәкчеләре белән бергә алар Биектау авылындагы «ХЭФ» сәнәгать... Читать дальше...