(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Быел Татарстанда социаль-мәдәни объектларны, инженерия инфраструктурасын һәм күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү буенча 27 программа тормышка ашырыла. Хәзергә аларның җидесе инде төгәлләнгән, гомуми үтәлеше планның 85 процентын тәшкил итә.
Татарстанның Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә, республиканың төзелеш министры Алексей Фролов сөйләгәнчә, ел дәвамында республикада 3,5 меңгә якын объект төзекләндереләчәк. Моның өчен 23 млрд сум акча каралган.
Мәгариф өлкәсенә өч программа туры килә, аларга 413 объект кергән. Хәзерге вакытта аларның 384ендә эшләр төгәлләнгән, тулаем алганда план 98 процентка үтәлгән. Фролов сүзләренчә, быел белем бирү оешмаларын капиталь төзекләндерү программасы иң масштаблысы булып санала, аны 1 сентябрьгә кадәр төгәлләү планлаштырыла. Хәзер Минзәлә районындагы бер мәктәптә эшләр дәвам итә.
Үтемле мохит булдыру буенча эшләр дүрт объектның берсендә — Саба районындагы балалар бакчасында бара. Төзелеш эшләренең 96 проценты төгәлләнгән. Балалар бакчаларын төзекләндерү эшләре дә төгәлләнү алдында: 49 объектның 11е төзекләндерелә, эшләр 99 процентка башкарылган. Мәктәпләрдә кайнар туклануны оештыру программасын башкару да 99 процентка төгәлләнгән.
Өч ресурс үзәгендә дә ремонт беткән, программа 94 процентка үтәлгән. Медицина стационарлары ремонты 77 процентка башкарылган (бишесе әзер, 13ендә эшләр бара). Эчке эшләр министрлыгына караган биналарның берсендә эшләр беткән, эшләрнең 51 проценты үтәлгән.
Балалар клубларын төзекләндерү программасына 2021 елда 9 объект кертелгән. Хәзерге вакытта бишесендә эшләр беткән, дүртесендә эш дәвам итә. Төзелеш эшләре 73 процентка башкарылган. Шулай ук быелга планлаштырылган алты (84 процент) балалар лагеренең икесе әзер.
18 спорт объектының 10сында әлегә эшләр бетмәгән, планны башкару 91 процентны тәшкил итә. Мәдәният тармагында белем бирү оешмаларында эшләрнең 98 проценты төгәлләнгән. Милли гвардия гаскәрләренең федераль хезмәте идарәсе биналары ремонты 95 процентка төгәлләнгән, сигез объектның өчесендә эшләр дәвам итә. Шулай ук социаль хезмәт күрсәтү буенча 25 стационар оешмада да эшләр тәмамланган. 2021 ел планы буенча тагын дүртесен төзекләндерергә кирәк.
«Быел күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасына 1035 объект кертелгән. Программаны финанслау күләме быел 7 млрд сум. ТР Торак фондын мониторинглау системасы мәгълүматларына караганда, еллык лимитның 5 млрд 387 млн сумы (77 процент) тотылган», — дип хәбәр итә Татарстан Төзелеш министрлыгы мәгълүматларына сылтама белән республика Президентының матбугат хезмәте.
Видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.