(Менделеевск, 28 август, «Татар-информ», « Менделеевск яңалыклары »). Сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чиклеләр өчен мәктәп мәйданчыгында 1-7 сыйныф укучылары җыелды. 58 кыз һәм малайга портфель тапшырылды. Мәктәп портфельләре бик матурлар, анда уку кирәк-яраклары тутырылган. Мәгариф идарәсе начальнигы Илбар Таһиров һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чиклеләр өчен мәктәп директоры Дамира Сәлимханова балаларны белем көне белән котлады, ныклы сәламәтлек, укуларында уңышлар теләделәр. Быел 1нче сыйныфка дүрт укучы барачак. Аларга һәм 2-7 сыйныф укучыларына да портфельләр бүләк ителде. Әлеге чара «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында узды.