(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы гриппка каршы вакцина ясауның коронавирустан вакцина ясау кебек үк мөһим булуын искәртә. Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының төбәк вәкиле Мелита Вуйновичка сылтама белән Р ИА Новости хәбәр итә.
«Без былтыр да гриппка каршы вакцина ясарга киңәш иттек. Грипп очраклары аз булган иде, әмма бу изоляция һәм битлек режимы нәтиҗәсе булды», — ди оешма вәкиле.
Ул саклык чараларын күрүнең мөһим булу турында искәртә, чөнки грипп һәм коронавирустан торган икеләтә эпидемия сәламәтлек саклау системасы өчен бик авыр булачак.
«Авыруның кайсысы: ОРВИ, грипп яки Covid-19 булуны ачыклау авыр булачак. Шуңа күрә халыкны вакцина ярдәмендә грипптан саклау мөһим», — дип сөйләгән ул «Россия 24» телеканалындагы эфирда.