(Казан, 27 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Уку елы алдыннан Татарстанда укытучылар һәм тәрбиячеләрнең – 58 проценттан артыгы, урта һөнәри училище педагоглар коллективының 77,5 проценты яңа коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «Без Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгындагы коллегалар белән мөгаллимнәр арасында яңа коронавирус инфекциясенә каршы иммун катламны бәяләдек, саннар бер дә начар түгел», - диде спикер. Любовь Авдонина һөнәри училищелар арасында педагоглар составының – 77,5, мәктәпләр һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләре персоналының – 58, югары уку йортларындагы педагоглар коллективының 54 проценты прививка ясатуын искәртте.