(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Интерсити» (Төркия) компаниясе идарәсе рәисе Вурал Ак белән очрашты, дип хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат хезмәте. «Интерсити» — автотранспортны арендалау буенча компания. 40 меңнән артык машина автопарклы базарда иң зур уенчы булып тора. Шулай ук компания Төркиядәге «Intercity Istanbul Park» спорт трассасына идарә итә. Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Вурал Ак автоспорт өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.