(Казан, 26 август, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин волейбол буенча FIVB 2022 дөнья чемпионаты башлануга кадәр вакытны саный торган сәгатьне эшләтеп җибәрде. Ярышлар Россиянең 10 шәһәрендә, шул исәптән Казанда да узачак. Тантанада катнашучыларны сәламләп, Фәрит Мөхәммәтшин Казанның һәрвакыт зур спорт чаралары уздыру белән дан тотуын әйтте. «Безнең шәһәр 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиаданы, 2015 елгы су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатын, футбол буенча ФИФА-2018 елгы дөнья чемпионатын, эшче һөнәрләр буенча WorldSkills-2019 дөнья чемпионатын һәм башкаларны уңышлы кабул итте», — диде Мөхәммәтшин. Ул шулай ук Казанда мондый дәрәҗәдәге спорт чарасын уздыру шәһәр инфраструктурасы һәм республика өчен җитди сынау булачагын билгеләп үтте. «Волейбол буенча дөнья беренчелеге — зур һәм шатлыклы вакыйга, әмма шул ук вакытта безнең барыбыз өчен дә имтихан», — диде Мөхәммәтшин. «Токиода узган җәйге Олимпия уеннарында Россия волейболчылары көмеш медальләр яулау — күңелле хәл. Мондый җиңүләр — безнең горурлыгыбыз, илһам һәм дөрес сайланган юлда ышаныч нигезе. Татарстан Волейбол федерациясе әлеге спорт төрен һәрьяклап үстерүне дәвам итә: югары класслы волейболчылар әзерләү, күмәк, мәктәп һәм студентлар волейболын популярлаштыру», — диде ул. Фәрит Мөхәммәтшин волейбол буенча дөнья чемпионатын оештыру комитетына, Бөтенроссия волейбол федерациясенә, төбәкләрдәге хезмәттәшләренә яшьләр арасында әлеге динамик уенны популярлаштыру һәм волейболга битараф булмаган барлык кешеләрне берләштерү өчен рәхмәт әйтте. Аннары ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова, ТР спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов, «Зенит-Казан» волейбол клубы президенты Рәфкать Кантюков һәм Россиянең волейбол буенча Олимпия командасы әгъзасы Максим Михайлов чемпионат башлану вактыны кирегә саный торган сәгатьләрне эшләтеп җибәрде. Волейбол буенча дөнья чемпионаты 2022 елның август-сентябрендә Россиянең 10 шәһәрендә узачак. Алар — Мәскәү, Санкт-Петербург, Калининград, Ярославль, Казан, Уфа, Екатеринбург, Новосибирск, Кемерово, Красноярск.