(Казан, 26 август, «Татар-информ»). «Татэнерго» акционерлык җәмгыятенең челтәрләренә тоташтырылган торак йортларда сентябрь аена кайнар су белән тәэмин итүне туктатып тору графигы чыкты. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кайнар суны туктатып тору җылылык челтәрләренә ремонт һәм гидроопрессовкалар үткәрү белән бәйле.
Әлеге график белән Казан мэриясе порталында танышырга мөмкин.