Бүген, 13 майда, Татарстанда салкын, әмма коры һава торышы фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.
Республика территориясендә аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми, дип хәбәр итә метеорологлар.
Җил төньяк-көнбатыштан һәм төньяктан исәчәк, аның тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән 15-16 метрга җитәчәк (Казанда 14 метрга кадәр).
Төнге салкыннан соң көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +7.. +12 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында +8... +10 градуска кадәр).