(Казан, 13 август, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Коронавирустан прививканың икенче компонентын беренчесен ясаткан вакцинация пунктында узу мәҗбүри түгел.
«Беренче һәм икенче компонент барлык прививка пунктларында ясала. Әгәр дә кеше беренче компонентны Мәскәүдә ясатканнан соң Казанга килгән, һәм аның икенче вакцинациясе вакыты җитә икән, ул ковидтан прививканы Казанда ясата ала», — дип аңлатты «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов.
Вакцинаның ике дозасы арасындагы интервалны 1-2 көнгә озынаюы рөхсәт ителә, ә менә тиешле сроктан алда икенче прививканы ясарга ярамый, диде ул.