(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Татарстанда тагын өч кеше коронавирус инфекциясеннән үлгән. Шулай итеп, 1938 елда һәм 1948 елда туган ике хатын-кыз һәм 1955 елда туган ир-ат ковид корбаны булган. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. 13 августка булган мәгълүмат буенча, республикада Covid-19 инфекциясеннән 650 үлем очрагы теркәлгән.