(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Казанда ел саен үткәрелә торган яшь педагогларны укытучы һөнәренә багышлау тантанасы узды. Быел чараны «Адымнар» күптелле белем бирү комплексында уздырдылар. Югары уку йортларын тәмамлаучыларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз теләкләрен юллады.
Тантанада Татарстан Президенты мөрәҗәгатен ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин укыды.
«Сезнең алда катлаулы, әмма татарстанлыларның яңа буынын тәрбияләү буенча кызыклы эш тора, — диелә мөрәҗәгать текстында. — Хәзерге заман мәктәбе балаларны уңайлы һәм иҗади фикерләргә, үз идеяләрен гамәлгә ашырырга өйрәтергә тиеш. Безнең педагогик бергәлек әлеге сыйфатларны гражданлык, ватанпәрвәрлек, туган телгә, мәдәнияткә һәм үз халкының гореф-гадәтләренә мәхәббәт белән яраштырып формалаштыруга юнәлтелергә тиеш».
Тантаналы чараның финал өлешендә сентябрьдан республика мәктәпләрендә эшкә керешүче яшь укытучылар ант итте. Тантана яшь педагогларның гимнын башкару белән тәмамланды.
Яшь укытучыларны һөнәргә багышлау тантанасы Татарстанда 2016 елдан бирле уза. Быел анда Татарстанда дефицитлы фәннәр буенча укытуга стипендиаль ярдәм күрсәтү буенча республика проектын беренче тәмамлаган 150 кеше катнашты.
Беренче чиратта, бу авыл җирлеге өчен кадрлар, шул исәптән билингваль һәм полилингваль белем бирү даирәсендә эшләү өчен «укытучы» белгечлеге буенча диплом алган кадрлар. Тантанада мәгариф системасының 500дән артык вәкиле катнашты.