(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Түбән Кама районында 16 августтан Зәй елгасы аша күперне ремонтлауга керешәләр. Шуңа бәйле рәвештә, шәһәрара һәм сезонлы автобус маршрутлары хәрәкәтенә үзгәрешләр кертелә. Автобуслар Зәй шәһәре аша йөриячәк, әмма юл бәясе шул ук калачак. Юл ераклыгы арту белән бәйле барлык чыгымнарны башкарма комитет үз өстенә алачак. Автобусларны җибәрү урыннары да үзгәрешсез кала. Транспорт хәрәкәтен чикләүгә карамастан, күпер аша җәяүлеләр өчен чыгу урыны булачак. Бу турыда... Читать дальше...
(Сарман, 13 август, «Татар-информ», « Сарман »). Бу көннәрдә Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Сарман районына эшлекле сәфәр кылды. Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин каршы алды һәм озатып йөрде. Визит кысаларында кунак «Нөркәй» агрофирмасы басуларында чәчүлекләрне, саклау полосасына утыртылган үсентеләрне, Ләке урманчылыгында яшь урман культураларын карады. Шунда район территориясендә эшләүче урманчылар белән киңәшмә уздырды. Шулай ук Равил Кузюров Колмәт авылы яр буенда 2019 елда... Читать дальше...
(Саба, 13 август, «Татар-информ», «Саба таңнары» , Гүзәлия Ганиева). Саба районында «Саф сулы ямьле Саба» экологик проект кысаларында «Саба чишмәләре — халкым йолалары» дигән чара узды. Район үзәк китапханәсе каршындагы иҗади клубларга йөрүчеләр башта үзәк мәйданга җыелды. Район үзәк китапханәсе җитәкчесе Ләйсән Билалова проектның ничек барлыкка килүе, аның максаты, киләчәк буыннарга тапшырасы йолалар турында сөйләде һәм әлеге чара узган авыллардан килгән кайтавазлар белән таныштырды. Районның... Читать дальше...
Казанның Яңа бистәсендә урнашкан Иске Таш мәчеттә төзекләндерү эшләре башланды. Ул 140 миллион сумга төшәчәк. Мәчет имамы Рамил Юнысов сүзләренчә, бу эш кузгалып китсен өчен төрле инстанцияләргә йөзләгән хатлар юлланган.
(Әлмәт, 13 август, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). Түбән Мактамада Дала Зәе елгасы аша вакытлыча юл төзелеше тәмамланды. Яңа күпер буенча транспорт хәрәкәте башланды инде. Дөрес, җиңел автомобильләр генә йөри ала. Төп күперне авария хәле аркасында 11 май көнне үк яптылар. Мондый карарны «ГЛАВТАТДОРТРАНС» кабул итте. Юл участогы «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль программасына кертелгән: биредә капиталь ремонт ясалачак. Социаль челтәрләрдә машина йөртүчеләр урау юлның күп вакыт биләвенә — бензин чыгымы артуына зарланды. Читать дальше...