(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Түбән Кама районында 16 августтан Зәй елгасы аша күперне ремонтлауга керешәләр. Шуңа бәйле рәвештә, шәһәрара һәм сезонлы автобус маршрутлары хәрәкәтенә үзгәрешләр кертелә.
Автобуслар Зәй шәһәре аша йөриячәк, әмма юл бәясе шул ук калачак. Юл ераклыгы арту белән бәйле барлык чыгымнарны башкарма комитет үз өстенә алачак. Автобусларны җибәрү урыннары да үзгәрешсез кала. Транспорт хәрәкәтен чикләүгә карамастан, күпер аша җәяүлеләр өчен чыгу урыны булачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә.
«Бу — мәҗбүри чара. Күперне ремонтларга кирәк. Куркынычсызлык максатларында без ремонт эшләрен хәзер башкарырга булдык. Бу шулай ук температура режимына да бәйле. Деформацион җөйләрне алыштыру өчен, көндез дә, төнлә дә температураның 15 градустан түбән булмавы кирәк», — ди башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ленар Әхмәтов.
Муниципаль контракт кысаларында пассажир ташучы компания метанлы автобуслар файдалана. Күпернең теге ягында махсус заправкалар булмау сәбәпле, пассажирларның күпер аша җәяү чыгып, аннары башка автобуска утыру мөмкинлеге юк. Шулай ук халыкның куркынычсызлыгына һәм сәламәтлегенә аерым игътибар бирелде.
Зәй елгасының теге ягында ирекле янгын сүндерүчеләрнең 10 командасы, ике янгынга каршы хезмәт посты һәм бер муниципаль янгын сагы урнашкан. Елга аръягындагы һәр торак пункт диярлек янгын сүндерү машиналары һәм командалар белән тәэмин ителгән. Бу хакта башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Фәрһад Сафиуллин җиткерде.
Медицина ярдәменә килгәндә, ул Кама Аланы һәм Ширәмәт хастаханәләрендә күрсәтелә. Моннан тыш, Кама Аланы өчен өстәмә ашыгыч ярдәм машинасы биреләчәк. Авыруларны Түбән Кама район үзәк күппрофильле хастаханәсенә илтү өчен, аерым машина кизү торачак, ул авыруларны күпергә кадәр илтеп җиткерәчәк, ә икенче яктан аларны башка ашыгыч ярдәм машинасы каршы алачак.