(Сарман, 13 август, «Татар-информ», « Сарман »). Бу көннәрдә Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Сарман районына эшлекле сәфәр кылды. Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин каршы алды һәм озатып йөрде.
Визит кысаларында кунак «Нөркәй» агрофирмасы басуларында чәчүлекләрне, саклау полосасына утыртылган үсентеләрне, Ләке урманчылыгында яшь урман культураларын карады. Шунда район территориясендә эшләүче урманчылар белән киңәшмә уздырды. Шулай ук Равил Кузюров Колмәт авылы яр буенда 2019 елда утыртылган яшь каеннарның үсеше белән дә кызыксынды.