(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Казанда Академик Губкин урамындагы «МЧС» торак комплексының 3нче номерлы йорты файдалануга тапшырылды, дип хәбәр итте Казан мэриясенең матбугат хезмәте. Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов төзүчегә файдалануга тапшыру өчен рөхсәт тапшырды һәм әлеге мизгелне биш елга якын көткән өлешчеләрне котлады. Өченче йорт 2012 елда «Фон» компанияләр төркеме тарафыннан төзелә башлады, 2016 елда тапшыру срогы иде. Әмма төзүченең банкротлыгы аркасында эшләр свай сугу дәрәҗәсендә туктатылды. Яңа төзүче буларак Татарстан Республикасының Өлешле төзелештә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау фонды, подрядчы — «Ак таш» СМК» ҖЧҖ катнашты. «Ак таш» компаниясе былтыр башлаган төзү-монтажлау эшләре бу җәйдә тәмамланды. 9 августта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең йортның техник регламентларның һәм проект документларының таләпләренә туры килүе турында уңай бәяләмәсе алынды, диелә хәбәрдә.