(Казан, 13 август, «Татар-информ»). РФ Дәүләт Думасы депутатларының федераль округ буенча мандатларына 14 сәяси партия дәгъва кыла, шул исәптән Татарстанда 112 кеше. Моннан тыш, 53 кандидат бермандатлы округларда тәкъдим ителде. Бу хакта теркәлү процессы тәмамлану нәтиҗәләре буенча ТР Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итте.
«Хәзерге вакытта без сайлаучыларның тавышлары өчен көрәшкә кем керүен аңлыйбыз. Депутатлыкка кандидатлар арасында төрле һөнәр ияләре — табиб-нейрохирург, махсус хәбәрче, конструктор бюросы башлыгы, нефть технологиясе һәм әзерләү лабораториясе мөдире, берничә профессиональ сәясәтче бар. Болар барысы да Татарстан халкының югары сәяси активлыгы турында сөйли, һәм без сайлауларны оештыручылар буларак, сайлау процессының барлык этапларыныңүтәкүренмәлелеген һәм легитимлыгын тәэмин итәргә тиеш», — диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, Татарстанның Үзәк округында бер мандатка 10 кандидат дәгъва итә. Аннан соң тугызар кандидат теркәлгән Мәскәү, Идел буе һәм Әлмәт округлары бара. Түбән Кама һәм Чаллы округларында мандатларга дәгъва итүче сигезәр кеше теркәлгән.
Татарстанда бер мандатлы округлар буенча тәкъдим ителгән кандидатларның уртача яше - 45 яшь. Кандидатлар арасында, хатын-кызларга (15 процент яки 8 кеше) караганда ир-атлар күбрәк (85 процент яки 45 кеше).
17 — 19 сентябрьдә Татарстанда РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлау, шулай ук ТР Дәүләт Советына Азино һәм Студентлар округлары буенча өстәмә сайлаулар узачак.