(Казан, 13 август, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда XIV халыкара тарихи техника фестивале башланды. Аның мәйданчыгында 260 ретроавтомобиль һәм мотоцикл тәкъдим ителгән. Ачылу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе — «Авторетроклуб-21» президенты Фәрит Мөхәммәтшин булды. «Бу фестиваль аша без әлегә кадәр йөри торган техниканы җитештерә алган белгечләребезгә хөрмәт белдерәбез. Без кичәге тарихны һәм бүгенге чынбарлыкны берләштерү, автоһәвәскәрләребезнең осталыгын һәм сәнгатен тагын бер кат күрсәтүне максат итеп куябыз. Алар алтын куллары белән легендар машиналарны реставрацияли һәм саклый», — диде Фәрит Мөхәммәтшин. Узган ел коронавирус пандемиясе аркасында фестиваль үткәрелмәде. Әмма быел рөхсәт алынды, һәм аңа Россия Федерациясенең егермедән артык субъектыннан автомобиль яратучылар килде, дип сөйләде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе. Ул күргәзмәне карады, автомобиль хуҗалары белән сөйләште, хәтта «Победа» раритет автомобиле руле артына да утырды. Ул автомобиль ел саен Казанда үзәк мәйданда Җиңү парадында катнаша һәм әлегә кадәр йөри. Шул ук вакытта фестивальдә тәкъдим ителгән ретротехниканың күпчелек өлешен утыз еллык автомобильләр һәм мотоцикллар тәшкил итә. Барлыгы 260 экспонатны күрергә була, бу ел саен уздырыла торган чара өчен рекорд булды. Фестиваль иртәгә чын ретроралли белән дәвам итәчәк. Утыздан артык экипаж үз автомобильләрендә ярышачак. Аннары кич белән бүләкләү тантанасы булачак, анда җиңүчеләргә истәлекле бүләк, грамота һәм медаль тапшырылачак.