Каждый объект защиты, сооружение или здание должны иметь специально разработанную систему пожарной безопасности, соответствующую положениям Техрегламента, содержащегося в ФЗ №123-ФЗ от 22.07.2008 г.
(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге Ленинград өлкәсенең Киров районы «Нева пятачогы»нда экспедиция үткәрүдә республика эзтабарларына һәртөрле ярдәм күрсәтә. Быел монда Казан шәһәре гимназияләре укучылары, укытучылар һәм өлкән эзтабарлардан 20 кеше китте. Казу эшләре өч метр тирәнлектә башкарылачак. Әмма, балалар сүзләренә караганда, аларны авырлыклар куркытмый һәм алар яхшы кәеф белән эшлиләр. Татарстан Республикасының... Читать дальше...
(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына билгеле булганча, фаҗига якшәмбе көнне, 27 июньдә, Киров өлкәсенең Малмыж районы Иске Бурец торак пункты янында булган. Татарстанда яшәүче 22 яшьлек кыз туганнары белән Нократ елгасына су коенырга киткән. Мәрхүмәне бер тәүлек узгач кына торак пункттан дүрт чакрым ераклыктагы елгадан табып алалар. Фаҗига сәбәпләре ачыклана.
(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Россия Пенсия Фондының Татарстан буенча идарәсе башлыгы Эдуард Вафин яңа пособиеләр түләнмәскә мөмкин булган очракларны атады. «Гаиләдә җан башына уртача керем яшәү минимумыннан артса, гариза дөрес тутырылмаса, дөреслеккә туры килми торган мәгълүмат тапшырылса, яңа пособиеләр түләнмәячәк. Пенсия фонды мәгълүмат сораганда, аларны җиткермәү шулай ук пособие түләүдән баш тарту сәбәбе була», — диде ул Министрлар Кабинетында узган брифингта. Эдуард Вафин сүзләренчә... Читать дальше...
(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 38 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «14 кеше хастаханәгә озатылган, 24 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә. Казанда – 16, Чаллыда – тугыз, Тукай районында – дүрт, Азнакай һәм Зәй районнарында – икешәр, Баулы, Буа, Минзәлә... Читать дальше...
(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Камал театры 115 театраль сезонны легендар «Зәңгәр шәл» белән япты. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә. Җәйге ялга китәр алдыннан театрга Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова да килде. Очрашуда 115 театраль сезонга йомгак ясалды. Спектакльләрнең уңышы билгеләп үтелде, яңалыклар әйтелде. Театр директоры Илфир Якупов сүзләренчә, иң зур уңыш — театрларның элеккеге халәтенә кайтуы һәм яраткан тамашачыларына төрле темаларны яктырткан, төрле жанрларны колачлаган спектакльләр бүләк итә алуы.
Экзаменуемых будут снимать на фото и видео.
(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). «Спутник V» вакцинасы, коронавирус инфекциясенә каршы нәтиҗәлелеге 2,6 тапкыр кимүгә дә карамастан, ковидның Һиндстан штаммыннан саклый. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Гамалея үзәгенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Денис Логуновка сылтама белән хәбәр итә. «Тагын бер мәртәбә искәртәсем килә: 2,6 тапкыр кимү – бик аз, бу дөньядагы калган барлык вакциналарга (әйтик, Pfizer, Moderna) караганда азрак, ул хайваннарны 100 процент саклый», - диде Логунов «Россия... Читать дальше...
Сегодня стартует день приема заявок.
(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Башкортстанда мәчет, чиркәү һәм синагогаларда мобиль вакцинация пунктлары ачылырга мөмкин. «Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Башкортстанның баш раввины Дан Кричевский республика Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм дини конфессия вәкилләре катнашында узган, яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация темасына багышланган түгәрәк өстәлдә шундый тәкъдим белән чыкты. Мобиль вакцинация пунктлары оештыру турындагы тәкъдимне Башкортстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Игорь Засядкин да хуплаган.
Сегодня нурлатские единороссы провели заседание местного политического совета по выдвижению кандидатов в депутаты представительных органов муниципальных образований района по одномандатным избирательным округам на выборах 19 сентября 2021 года.
(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин катнашындагы туры линия алдыннан гражданнарның активлыгы бик югары, программа тәмамланганда 1 миллионнан артык мөрәҗәгать килер дип көтелә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия лидерының матбугат секретаре Дмитрий Песковка сылтама белән хәбәр итә. «Кагыйдә буларак, программа тәмамланганда без барыбер бер миллион чиген үтәчәкбез, чөнки аның барышында телефоннан шалтыратулар, видеомөрәҗәгатьләр, СМС-хәбәрләр килүен, аларны эшкәртү дәвам итә ... Читать дальше...
(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанлылар өчен Кабан күле янындагы кроссфит мәйданчыгында дөрес сулыш алу күнекмәләре буенча дәрес узды. Тренингны продюсер, режиссер Илшат Рәхимбай һәм сценарист, режиссер Гөлнара Иванова татарча алып барды. «Сулышны төрлечә алырга була. Актив, тынычландыра торган сулышлар бар. Без пранаяма, ягъни йогада сулыш күнегүләре, ясадык. Бу тормыш энергиясен контрольдә тотарга өйрәтә, сәламәтлекне ныгыта. Күнегүләрне көндәлек рәвештә эшләгән очракта, тормыш сыйфаты яхшыра»... Читать дальше...
Абитуриент сохраняет право подачи заявления о приеме одновременно в пять вузов.
Айдар Әхтәриев һөнәре белән икътисадчы, әмма инде күп еллар үз шәҗәрәсен өйрәнә һәм 6500дән артык туганын эзләп таба алган. Ул татар һәм башкорт генеалогиясен белүче һәм Familio сервисына нигез салучыларның берсе буларак билгеле. Әхтәриев белән аның эзләнүләре турында сөйләштек.
(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, бүген Чаллыда Мәләкәс елгасында Кече көймәләр буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре көймәдән суга егылып төшеп бата башлаган балыкчыны коткарган. Ир-ат дусты белән балыкка килгән булган. Хәзер балыкчыларга, көймәдә коткару жилеты булмаганлыктан, 15 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.
"Дөнья фольклориадасы" чарасына 39 илдән кунаклар килә, алар милли киемнәр киеп йөрешкә чыгачак.
(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», «Идел» ). Storytel кызыклы күзәтү ясаган — яшь россиялеләрнең нинди аудиокитаплар тыңлавын белешкән һәм мондый нәтиҗәгә килгән. Чит ил әдәбиятыннан иң популяр китап булып — «Медвежий угол» (ФредрикБакман), с анала , дип яза ТАСС. Шулай ук исемлектә «Шестерка воронов» һәм «Продажное королевство» (Ли Бардуго), «Вихрь. День, когда разорвался мир» (Анна Беннинг) һәм «Голодные игры» Сьюзен Коллинз китаплары да бар. Россия авторларыннан Анна Джейнның «Восхитительная ведьма»... Читать дальше...
Рәсми саннарга карый, пандемия башыннан илдә барлыгы 134 545 кеше коронавирустан вафат булган.
(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). 27 июньдә Свердловск өлкәсенең Тәүде шәһәр округында Сабантуй бәйрәме узды. Бөтендөнья татар конгрессы ның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бәйрәмдә Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, Тәүде шәһәр округы хакимияте башлыгы урынбасары Людмила Склярова катнашты. Иҗат төркемен М.И.Глинка исемендәге Чиләбе опера һәм балет театрының әйдәп баручы солисты Гүзәлия Шахматова, Урал дәүләт хоры солистлары Элиза Маһиянова һәм Рәмис Идрисов тәкъдим итте. Читать дальше...
В Татарстане всего провакцинировано 520 024 человека, в том числе 9 130 за сутки, из них 374 854 сделали вторую прививку.
Штормовое предупреждение о комплексе метеорологических явлений
(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). «Татар-информ»ның үз хәбәрчесе фаҗига булган урыннан агентлыкка белдергәнчә, 14 яшьлек малай кичә югалган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, көндезге икеләрдә ул, әти-әнисенә шалтыраткан һәм иптәшләре белән күлгә китүе турында әйткән. Шуннан соң аны күрүче булмаган. Малайны эзләргә 6нчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре юл тоткан. Аның мәетен буада яр буеннан 10 метр ераклыкта, 3,5 метр тирәнлектән табып алганнар. Һәм яр буена чыгарып, полицейскийларга тапшырганнар.
(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Чаллыда Яшьләр көне уңаеннан үткәрелгән концертның (аның хедлайнеры ролендә җырчы Niletto чыгыш ясады) оештыручыларын Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә (Роспотребнадзор) чакырганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ведомствоның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. «Чараны оештыручылар аларның гамәлләрендә административ хокук бозу очрагы булганмы-юкмы икәнлеген ачыклау... Читать дальше...
(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) «Вектор» фәнни үзәге тарафыннан уйлап табылган коронавирус инфекциясенә каршы «ЭпиВакКорона» вакцинасы ампула һәм шприц-дозалар рәвешендә җитештереләчәк, препаратның теркәү таныклыгына тиешле үзгәрешләр кертелгән. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы «Вектор» фәнни үзәгенә сылтама белән хәбәр итә. «Гадәти (ампула) форматтан тыш, «ЭпиВакКорона» вакцинасы хәзер шприц-дозалар рәвешендә дә эшләп чыгарылачак. Читать дальше...