(Әлмәт, 20 июнь, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). Әлмәт кинологлары балалар өчен экскурсия үткәрде. Алар ис буенча шартлаткыч һәм наркотиклар эзләп таба, куркыныч җинаятьчене табып, зарарсызландыра. Сүз полиция этләре турында бара. Алар үз эшләре турында яшь юл хәрәкәте инспекторларына сөйләделәр, алар өчен экскурсия үткәрделәр. Кинология питомнигында 15 эт бар. Алар шартлаткыч һәм наркотик матдәләр таба белә. Югалган кешеләрне эзләргә булыша, күмәк чараларда тәртип саклый, патрульлектә катнаша. Читать дальше...
(Азнакай, 20 июнь, «Татар-информ», « Маяк », Резидә Шәрипова). Азнакай районы Яхшыбай авылына 100 яшь тулды. Әлеге истәлекле көнне авыл халкы Сабантуй бәйрәмендә билгеләп үтте. Бик күп җирләрдән кунаклар җыелды. Яхшыбайларны бәйрәм белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләп, бүләкләр тапшырды. Яхшыбай быел иң төзек авыллар район бәйгесендә дә өченче урынга лаек булган. Гасыр эчендә ул югалтмаган, киресенчә, төзекләнгән. Биредә нигезләр яңара, читтәгеләр кайтып йортлар җиткерәләр. Урамда асфальт юл, газ, су үткән. Читать дальше...
(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Түбән Кама муниципаль районында 20 июньнән 20 сентябрьгә кадәр Зәй — Сухрау автомобиль юлының 23 километрдан 28,6 километрга кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда участокны ремонтлау планлаштырылган. Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителгәнчә, урап узу өчен, автомобиль йөртүчеләргә төбәк әһәмиятендәге «Зәй — Сухрау» трассасы буенча Болгар авылы аша яки «Чистай — Түбән Кама» трассасы буенча Кызыл Чапчак һәм Югары Чаллы юллары тәкъдим ителә.
(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). 1-3 июльдә Татарстанда «АГРОВОЛГА» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе узачак. Күргәзмә кысаларында беренче тапкыр нәселле терлекләр конкурсы узачак, анда халыкара дәрәҗәдә аккредитацияләнгән судьялар голштин токымлы иң яхшы сыерларны ачыклаячак. Конкурста республиканың 40 районыннан хуҗалыклар катнаша. Алар — сыерларның продуктивлылыгы дөнья һәм Европа дәрәҗәсендә булган алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләре. Бүгенге көндә барлыгы 93 сыер сайлап алынды. Бу турыда Татарстан... Читать дальше...
(Казан, 20 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Театраль Сабантуйда Минзәлә театры артисты Нәфис Гайфуллин батыр калды. Бүген Апас авылы Сабантуй мәйданында республика театраль Сабантуе үтте. Ул Татарстанда унөченче тапкыр үткәрелә. Минзәлә театры артисты театраль Сабантуй тарихында беренче тапкыр абсолют батыр калды. Нәфис Гайфуллин Минзәлә театрында 2016 елдан бирле эшли. Тумышы белән Кукмара районыннан. Театраль Сабантуй батыры автомобильгә ия була. Төрле елларда Тинчурин театры артистлары Алмаз Фәтхуллин... Читать дальше...
(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Эшкә чыкканда үзеңне ватылган итеп хис итмәс өчен отпускта күнегелгән режимда актив булырга һәм ял итәргә кирәк. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. «Отпуск — ул сәламәтлекне ныгыту мөмкинлеге. Тиешенчә йоклау, балансланган туклану көчне торгызу өчен шарт булып тора. Моннан тыш, гадәти режимны бозсагыз, кире кайту юлы озаграк, һәм мондый ялдан соң сез үзегезне ватылган итеп хис итәчәксез», — дип сөйләде Мәскәү сәламәтлек саклау департаментының өлкән яшьтәгеләргә беренчел... Читать дальше...
(Казан, 20 июнь, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Брест крепостеның легендар сакчысы — Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның туган ягында «Әлбәден» фестивале башланды. Татарстанның Питрәч районы Әлбәден авылында өченче сугыш уеннарын ачу тантанасы булды. «Вакыйгаларны торгыза торган реконструкция фестивальләре дөреслек үлчәме булып тора һәм алар чынлыкта булган вакыйгалар турында сөйли», — дип белдерде Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева фестиваль ачылышында. Фестиваль барышында... Читать дальше...
(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирустан прививка ясаучылар аз, авырудан соң калган антитәнчекләре булган кешеләр саны күп түгел. Халыкта җитәрлек күләмдә коллектив иммунитет булдырылмаса, вирус тагын да тизрәк таралырга мөмкин. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. «Вакцинация узучылар аз. Коронавиурс белән авырганнан соң антитәнчекләре булган кешеләр күп түгел… Бу вирусның тагын да тизрәк һәм җиңелрәк таралуына китерергә мөмкин», — диде Роспотребнадзорның Эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү... Читать дальше...
(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Бүген Казанның Аккош күле янәшәсендә «ALGA TRAIL» дип аталган күмәк йөгереш узды. Чара Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны рәсми рәвештә кабул итүнең 1100 еллыгына багышланды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте үткәргән ярышлар Коръән сүрәләрен укудан башланып китте. Йөгерештә катнашу өчен Аккош күле буена 200гә якын кеше җыелды. 5 яшьтән алып һәм аннан өлкәнрәк спортчылар Казаннан гына түгел, Чаллы, Түбән Кама, шулай ук Ульяновск, Әстерхан, Мурманск төбәкләреннән дә килде. Читать дальше...
(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Мәскәү өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Рушан Аббясов Мәскәү өлкәсе Иҗтимагый палатасының яңа составына керде. Кандидатлар исемлеген төбәк губернаторы Андрей Воробьев раслаган. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. Хәбәрдә әйтелгәнчә, иҗтимагый палата — консультатив киңәшмә органы, ул гражданнар җәмгыяте һәм дәүлә арасында иҗтимагый диалог үсешенең өчен мөһим инструмент булып тора.Иҗтимагый палата составына табиблар, спортчылар... Читать дальше...
(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). ОТР телеканалының генераль директоры Анатолий Лысенконың үлеме сәбәпле, Россия Президенты Владимир Путин журналистның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Аңа 84 яшь иде. Дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков сүзләренә сылтама белән РИА Новости шул хакта хәбәр итә. Анатолий Лысенко — совет һәм Россия телевидениесе эшлеклесе, журналист, режиссер, продюсер, 2012 елдан «Россия иҗтимагый телевидениесе» (ОТР) оешмасы генераль директоры, 2002 елдан... Читать дальше...
(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). 20 июнь көнне «Кырлай» паркында «СалаваTik» группасы катнашында зур бәйрәм — Сабантуй үтте. Аны «Салават күпере» һәм «Сабантуй» балалар журналлары оештырды. Бәйрәм тамашасында милли уеннар, концерт программасы, бәйгеләр булды. «СалаваTik»лар балаларга унлап җыр бүләк итте. Һәр нәни тамашачы аларга кушылып биеде дә, җырлады да. Иң оста кушылып биюче һәм җырлаучы балаларга бүләкләр тапшырылды, дип хәбәр итте оештыручылар. Бу — «СалаваTik»ларның дүртенче концерты. Читать дальше...
(Казан, 20 июнь, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Казанда җиңел автомобиль автобуска бәрелгәннән соң яна башлаган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Юл-транспорт һәлакәте бүген көндез Мамадыш трактында күпер астында булган. Автобуска килеп бәрелгәннән соң, Renault автомобиленә ут капкан. Һәлакәт урынына янгын сүндерүчеләр килгән һәм янгынны сүндергән. Автомобиль йөртүчесе, автобус пассажирлары һәм йөртүче зыян күрмәгән.
Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Алмаз Хәбибуллин Уфада Тукай һәйкәле каршында "Кытайдагы уйгыр халкының геноцидын туктатуны таләп итәбез" дигән шигар тотып торды.
(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогика университеты дәресләрне һәм сессияне дистанцион форматка күчерә. Ягъни студентлар читтән торып консультация узачак һәм имтиханнар тапшырачак. Шул хакта боерыкка югары уку йорты ректоры Салават Сәгыйтов имза куйды, дип яза «Башинформ» . «Дәресләр һәм сессия университетның дистанцион укыту системасында электрон һәм дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып узачак. Күчмә практика санитар-эпидемиологик таләпләргә туры китереп оештырылачак», диелә боерыкта. Читать дальше...
В дни летних каникул работники культуры и образования ежедневно проводят для юных нурлатцев интересные и познавательные мероприятия.
(Казан, 20 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Казахстанның Җаек шәһәрендә профессор, педагогика фәннәре докторы Разак Әбүзәров вафат булган. «Габдулла Тукай шәхесе белән тыгыз бәйләнешле олуг хөрмәткә ия шәхесебез бүген төнлә Җаекта бакыйлыкка күчте. Саубуллашу 22 июньдә 9:00 сәгатьтә Җаек шәһәре мөселман зиратында булачак. Урыны җәннәттә булсын», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Габдулла Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова. Гүзәл Төхвәтова әйтүенчә, Разак Әбүзәров көче белән... Читать дальше...
Ежедневный оперативный прогноз возникновения чрезвычайных ситуаций на территории Республики Татарстан на 21 июня 2021 года.
(Казан, 20 июнь, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Казанда Магистраль урамы тирәсендә судно баткан, ягулык Идел елгасына түгелгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына «РегионСпас» Профессиональ авария-коткару берләшмәсендә хәбәр иттеләр. Кичә кич суга 100 литрга якын ягулык түгелгән, 200 квадрат метр мәйдан пычранган. Коткаручылар беренче эш итеп ягулык таралуны чикләгән, аннары Идел елгасына ягулык түгелүне туктаткан. Коткаручылар ягулык түгелүне булдырмау эшләрен баткан судноның хуҗасына тапшырган.
(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында әбиләргә һәм бабайларга «декрет акчасы» түләү мөмкинлеге турында фикер алышачаклар. Бу хакта ведомство башлыгы Антон Котяков сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Россиядә бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова «Бердәм Россия» съездында балалар тәрбияләргә ярдәм итүче әби-бабайлар өчен «декрет акчасы» түләүне карарга тәкъдим итте. «Бу тәкъдимне әзерләү барышында кайбер нечкәлекләр турында фикер алышачакбыз... Читать дальше...
(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). 18 июньдә Татарстанда рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре расланды. Имтиханда 15672 кеше катнашты. Имтихан биргән 102 кеше 100 балл (2020 елда - 97), 6397 кеше 80 һәм аннан да күбрәк бал җыйган. Татарстанда рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханы буенча уртача нәтиҗә 74,72 балл тәшкил итә. 12 укучы (0,08 процент) 24 балл да җыя алмаган. Рус теленнән имтиханда минималь балл җыя алмаган 9 сыйныф укучылары өстәмә срокларда кабат сынау узачак. Бу турыда Татарстан... Читать дальше...
Уже не новость, что в стране есть регионы, где вновь вводятся ограничения из-за роста заболевания коронавирусной инфекцией. Много говорят и о ее новых штаммах. У нас же ситуация стабильная. Это касается и нашего района.
(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 29 яңа очрагы теркәлгән. Өч кеше чирне республикадан читтә йоктырган, 26 кеше авыру кеше белән аралашканда эләктергән. «14 кеше хастаханәгә салынган, 15 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә. Авыручыларны күбесе Чаллыда теркәлгән, анда 14 кеше ковид йоктырган. Казанда 12 кеше, Актаныш, Тукай һәм Ютазы районнарында берәр кешенең коронавирус йоктыруы ачыкланган. Читать дальше...
(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Киләсе атна башында Татарстанда эссе һава торышы булачак, дип хәбәр итте Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге. Дүшәмбе, 21 июньдә алмашынучан болытлы көн көтелә. Төнлә явым-төшем ихтималы аз, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин. Көндез көнбатыштан уртача тизлектә җил фаразлана. Төнлә һава температурасы 14-19 градус җылы, ә көндез +28…+33 градус булачак. Сишәмбе, 22 июньдә, алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Читать дальше...
Государственная Дума приняла во II чтении законопроект об усилении ответственности за вождение в нетрезвом виде.