(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Әлмәт районының Елховой урта мәктәбендә язучы, матбугат ветераны, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Рафаэль Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк иясе Әсгать Сәлах исемендәге укулар узды. Үсеп килүче буында әдәбиятка, тарихка мәхәббәт, кызыксыну уяту, укучыларны иҗатка якынайту максатыннан оештырылган бу күркәм чара инде алтынчы мәртәбә үтте. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Җиңүчеләр «Иҗади һәм тарихи эшчәнлек», «Яшь язучы»... Читать дальше...
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем очрагы теркәлгән. 1959 елда туган ир-ат һәм 1950 елгы хатын-кыз ковид корбаны булган. «Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. Барлыгы пандемия вакытында Татарстанда 502 кеше коронавирустан үлгән.
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театры артистлары «Уен-фест» традицион уеннар фестиваленең өлешчә Казанның Тинчурин паркына күчерде. Биредә бүген, 1 нче июнь — Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Балачак бәйрәме» уздырды, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. Театр артистлары паркның төрле мәйданчыкларында татар милли уеннарын үз эченә алган «Уен-фест», җитезләр һәм спорт сөючеләр өчен «Күңелле стартлар» һәм башка уеннар үткәрде. Читать дальше...
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» партиясе балалы гаиләләргә яңа төрле ярдәм чаралары тәкъдим итте. Алар партиянең Дәүләт Думасына сайлаулар программасына кертеләчәк. Инициативаны Мәскәүдә «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведев уздырган «Зур гаилә советы» форумында катнашучылар тәкъдим итте. Медведев әйтүенчә, күп балалы гаиләләр өчен салымны адымлап киметү мәсьәләсен карарга кирәк. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлекчәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Нинди... Читать дальше...
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). 2021 елның май аенда татарча Википедия караулар буенча рекордлы күрсәткечкә, биш миллионга җиткән. «Татарча Википедияне караулар саны буенча апрель аенда кимү күзәтелгән иде, майда ул күрсәткеч артты. 2019 елның май аеннан карасак, тренд арта. Шул ук вакытта мәгълүмат та арта бара, әмма караулар саны артуны мәгълүмат арту белән бәйләмәс идем. Төп фактор татар телле кулланучы Википедиянең өстенлекләрен таный һәм кызыксына», — дип сөйләде татарча википедиянең китапханәчесе... Читать дальше...
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Бүген көндез Казан — Кама Тамагы юлында, Шеланга авылы тирәсендә арбасына вак таш төялгән «КАМАЗ» ауган. Шаһитлар хәбәр иткәнчә, «КАМАЗ» йөртүчесе идарәне югалткан һәм йөк машина ян-ягына ауган. Кузовтан юлга таш коелган. Йөк машинасы йөртүчесе җәрәхәтләнгән, аны якындагы хастаханәгә алып киткәннәр.
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Иҗтимагый палатаның демография, гаиләләрне, балаларны һәм традицион гаилә кыйммәтләрен яклау комиссиясе рәисе Сергей Рыбальченко үп балалы гаиләләргә ярдәм чарасының бер төре буларак федераль дәрәҗәдә ата капиталы кертү тәкъдиме белән вице-премьер Татьяна Голиковага хат юллаган. «Россия президентының Россия Хөкүмәтенә еллык юлламасы нәтиҗәләре буенча, 2021 елның 1 июленә кадәр Россиядәге балалы гаиләләргә ярдәм итүнең бердәм системасын булдыру өчен тәкъдимнәр әзерләү йөкләнде. Читать дальше...
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Әкият» балалар үзәгендә бүген «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты җиңүчеләрен котладылар. Проектта Казаннан һәм Татарстан районнарыннан килгән 246 бала һәм 53 ата-ана бүләкләнде. «Без күңел касәбезгә су гына түгел, асыл кыйммәтләребезне — традицияләрне, театрларыбызны, китапларыбызны салсак иде. Тормыш алай матуррак булачак. Сезнең тормышны кызыграк итергә тырышкан әти-әниләрегезгә рәхмәт», диде ТР мәдәният министры Ирада Әюпова. ТР мәгариф... Читать дальше...
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Дини җыены рәисе Әлбир Крганов ислам дине әһелләрен интернетта контентны актив ясарга өндәде. Бу хакта РИА Новости яза. «Яхшы, позитив контент әзерләү безнең көчебездән килә. Монда безгә яшьләр һәм заманча технологияләр ярдәм итә ала. Барысы да секунд эчендә эшләнә бит. Безгә гадәттәгечә, кинооператорлар һәм студияләр кирәк кебек тоела, әмма чынлыкта командада телефоны булган фикерле һәм актив яшь кеше булу да җитә», — дип яза Дини җыенның матбугат хезмәте. Читать дальше...
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Студентлар һәм чыгарылыш укучылары Татарстандагы югары уку йортларында укуны 10 баллдан 6,6 баллга бәяләгән. Татарстандагы югары уку йортларында белем алуны бәяләүне «ПромРейтинг» агентлыгы уздырган. Студентлар һәм чыгарылыш укучылары фикеренчә, Россиядә югары белем бирү сыйфаты көнбатыштагы мәгарифтән калыша. Сораштыруда катнашучыларның 68,4 процентны шундый фикер җиткергән. Татарстан вузлары студентларының һәм чыгарылыш укучыларының 72,3 процентының уку процессыннан канәгать. Читать дальше...
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Түбән Камада Стахеевларның ташландык утарында янгын чыккан. Ут кабу турында 15.50 сәгатьтә 101 номерына хәбәр итәләр. Янгын Красный Ключ бистәсенең Садовая урамында чыккан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Агентлыкка билгеле булганча, янгын Стахеевларның ташландык утарында чыккан. Янгын мәйданы якынча 300 квадрат метрны тәшкил иткән. Зыян күрүчеләр юк. Читать дальше...
Моннан тыш, Кабул шәһәрендә Татарстанга бәйле музей ачарга тәкъдим ителде.
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы хезмәткәрләренең балалары өчен бәйрәм оештырды. Ул «Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәте вәкилләре катнашында узды. Агентлык җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев балаларны һәм әти-әниләрне бәйрәм белән котлады. «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов сүзләренчә, хәрәкәт балаларны, оештыручыларны, әти-әниләрне һәм әби-бабайларны берләштерә. «Әби-бабайлар — безнең иң төп катнашучылар. Читать дальше...
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Чувашиянең Шөмерле шәһәрендә В. В. Маяковский исемендәге 14 нче китапханәдә «Шөмерле мәхәлләсе» китабын тәкъдим иттеләр. Әлеге китап шәһәр мөселманнары һәм Чувашия Республикасы мөселманнарының Дини җыены турында анализлап язылган җыентык булып тора. Әлеге китапның басылып чыгуы Чувашия мөселманнары өчен озак көтелгән вакыйга булды, диелә Россия мөселманнарының Дини җыены сайты хәбәрендә. Шөмерле Җәмигъ мәчетенең 25 еллыгы алдыннан әлеге басма аеруча актуаль. Китапны... Читать дальше...
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Кырым мөфтие Эмирали Аблаев Белогорск районының Лечебное авылында (Катырша-Сарай) яңа мәчет ачылышында катнашты. Чарада мөфти урынбасары Эсадуллах Баиров, Белогорск районының баш имамы Сияр Абдулганиев, Лечебное авылы имамы Дилявер Исмаилов, Кырым Республикасының Милләтара мөнәсәбәтләр эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Айдер Типпа, Белогорск районы администрациясе башлыгы Галина Перелович, Мичуринск авылы советы рәисе Оксана Сотникова, җирле халык һәм башка кунаклар катнашты. Читать дальше...
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татар теленә юкка чыгу куркынычы янаса, беренче чиратта, башкорт теле бетәчәк, ди Америка Кушма Штатларының Лос-Анджелес шәһәрендә яшәүче журналист Айгөл Гыймранова-Лион. «Соңгы арада Татарстан белән Башкортстан арасында аңлашылмаучанлыклар бар. Бу — сәясәт, халык мәнфәгате түгел ул. Татар теленә бетү куркынычы янаса, берәр төрле һөҗүм булса, беренче чиратта, татар теле түгел, ә башкорт теле югалачак. Чөнки татарлар күп, башкортлар аз. Башкортлардан алда Себердәге халыкларның теле бетәчәк. Читать дальше...
Сегодня жительница микрорайона Тарн Варн Степанида Тохтамановна Петрова принимала поздравления по случаю векового юбилея.
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Самара шәһәрендә «Самара өлкәсенең ел укытучысы» 31 нче өлкә бәйгесенә йомгак ясадылар. Анда 21 укытучы катнашкан. «Маленькая Сызрань» сайты хәбәр иткәнчә, көнбатыш мәгариф округын бәйгенең округ һәм зона этаплары җиңүчесе, Сызраньнең 2 нче мәктәбенең инглиз теле укытучысы Римма Дәүләтова тәкъдим итте. Ул «Самара өлкәсенең ел укытучысы — 2021» һөнәри осталык өлкә бәйгесе лауреаты булды, «Педагогик осталык үрләренә» дигән диплом белән бүләкләнде. Бәйгегә йомгак... Читать дальше...
В Татарстане за сутки с коронавирусом госпитализировано 15 человек, столько же получают лечение на дому.
«Йолдыз-Йолдызчык» - это специальный творческий проект Нурлатского телевидения, посвященный Году родных языков и народного единства.
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Свердловск өлкәсенең Әрәкәй авылында традициягә әйләнгән «Киленбикә» бәйгесе узды. Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр иткәнчә, бәйгедә авылда яшәүче актив, кул эшенә оста әниләр һәм киленнәр катнаша ала. Быел бәйгедә катнашучылар үзләре турында сөйләгән, осталыкларын күрсәткән, татар халык биюләрен биегән.
На вечере теплые пожелания от имени нурлатцев выразил заместитель главы района Линар Маняпов.
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, республикада шторм кисәтүе игълан ителде. 1-7 июньдә республикада урыны белән урман янгыннарының югары, ә ерак көнчыгыш районнарда гадәттән тыш югары куркынычы саклана. Алдарак «Татар-информ» аномаль эсселек аркасында Казан янындагы ял итү урыннарын ябарга мөмкиннәр дип хәбәр иткән иде.
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесенең киңәшчесе, тарих фәннәре докторы Ринат Закиров Әфганстанда бүгенге көндә меңләгән татар яшәгәнен, тулысы белән татар авыллары барлыгын әйтте. Бүген Бөтендөнья татар конгрессында Әфганстанда яшәүче татарларга багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды. Чарада Көньяк Азия иле белән бәйләнеше булган галимнәр, экспертлар, элеккеге хәрбиләр катнашты. «Әфганстанда бүгенге көндә меңләгән татар яши, тулысы белән татар авыллары бар. Читать дальше...
Дети из села Кичкальня сейчас могут весело отдыхать, укрепляя здоровье на современной игровой площадке.