(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Түбән Каманың Халык иҗаты йорты янындагы мәйданда үзенчәлекле күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә түбәнкамалылар сәламәтлеге сагында торган 55 медицина хезмәткәренең фотосурәтләре урын алган. Әлбәттә, бүген һәр медик — герой. Түбән Каманың 55 еллыгы уңаеннан шул санда портретлар сайлап алынган. Шулай ук күргәзмә традицион рәвештә июнь аеның өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә торган Медицина хезмәткәрләре көненә туры китерелгән,... Читать дальше...
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Елена Симакова). Ата-аналарның яшь гаиләләр тормышына тыкшынуы аркасында гаиләләрнең 18 проценты таркала. Мондый статистиканы «Әтиләр берлеге» төбәкара иҗтимагый оешмасының башкарма директоры Юрий Соленов Казанда «Идел» эксперт клубы утырышында китерде. «Моны ничек булдырмаска? Миңа калса, дәүләт аерым яшь гаиләләр, аерым күп балалы гаиләләр белән шөгыльләнергә тиеш түгел, ә параллель рәвештә өлкән буын вәкилләре белән дә эш алып барырга кирәк, — дип ышана Соленов. Читать дальше...
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Россиядә теркәлгән эшсезләр саны бер ай эчендә 1,292 миллион кешегә кадәр кимегән. Бу турыда Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Элегрәк Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Антон Котяков хәбәр иткәнчә, 12 майга Россиядә 1 миллион 530 меңнән азрак кеше эшсез дип теркәлгән. «15 июньгә булган мәгълүматлар буенча, мәшгульлек хезмәте органнарында теркәлгән эшсез гражданнар саны 1 292,21 мең кеше тәшкил иткән. Эш... Читать дальше...
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә, 23 июньдә, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш акушер-гинекологы Татьяна Шиһабетдинова Instagram соцчелтәрендә Татарстанның Covid-19 таралуга каршы көрәш буенча оператив штабы битендә туры эфир кунагы булачак. Эксперт йөклелек чорында коронавирусның тәэсире, балага узарга планлаштырганда вакцинация сроклары һәм хатын-кыз организмына прививканың йогынтысы турында сөйләячәк. Әңгәмәнең темасы «Киләчәк турында кайгыртып: вакцинация һәм ана булу» дип билгеләнгән. Читать дальше...
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). ЮХИДИ юлда йөрү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча эшне көчәйтә. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. 21 июньдә республикада юл-транспорт һәлакәтендә 22 кеше үлгән. Һәлакәтләр каршы як полосага чыгу, югары тизлек, таныклыксыз машина белән идарә итү аркасында булган. Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан ЮХИДИ постлары көчәйтеләчәк, шулай ук юлда йөрү кагыйдәләрен ачыклау буенча рейдлар узачак. Читать дальше...
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). ЮНЕСКОда Венеция һәм Будапештны Бөтендөнья мирас объектлары исемлегенә кертергә тәкъдим иттеләр. Бу хакта Европа массакүләм мәгълүмат чараларына сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә. Бу тәкъдим ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитеты утырышында каралачак. Ул 16 июльдән 31 июльгә кадәр Кытайда узачак. Венецияне кертү турындагы тәкъдимнең массакүләм туризм нәтиҗәләре белән бәйле булуы билгеләп үтелә. Будапештта белгечләрнең игътибары Дунай ярларына һәм Будай крепосте урнашкан кварталга төшкән.
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Коры һава торышы булу сәбәпле, терлек азыгы узган ел белән чагыштырганда өч-биш тапкырга азрак җыелган. «Корылык булу сәбәпле, Кукмара халкын су белән тәэмин итү мәсьәләсе туды. Соңгы айда су беткән очраклар булды. Су белән тәэмин итү системасын яңартмыйча, бу проблеманы хәл итеп булмый», — дип сөйләде Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев Ул авыл хуҗалыгы тармагында булган вазгыять турында да сөйләде. Хуҗалыклар күпъеллык үләннәрне беренче тапкыр җыйган инде. Читать дальше...
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда аномаль эссе һава торышы 1 июльгә кадәр сакланачак. Уртача температура якынча сигез градуска нормадан югары булачак. Бу хакта Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев хәбәр итте. «Казанда һава торышы зур антициклон белән билгеләнә, ул Россиянең Европа өлеше территориясен биләп алган. Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта эссе һәм без дә аның йогынтысына эләгәбез. Бу антициклон... Читать дальше...
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше Covid-19 коронавирусы корбаны булган. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы теркәлгән. 1949 елда туган ир-ат һәм 1939 елда туган хатын-кыз коронавирустан үлгән. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», — дип ачыклык керттеләр министрлыкта. Шулай итеп, 22 июньгә Татарстанда 529 кеше коронавирус корбаны булган. Читать дальше...
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). COVID-19 инфекциясеннән Россиядә җитештерелгән өч вакцина да үз нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыгын исбатлады, хәзер прививка ясау вакыты. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының терапия һәм гомуми табиб практикасы буенча штаттан тыш баш белгеч, Терапия һәм профилактика медицинасы илкүләм медицина тикшеренү үзәге директоры Оксана Драпкина хәбәр итте. «Өч вакцина үз нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыгын төгәл исбатлады. Хәзер начарланган эпидемия вазгыяте инде... Читать дальше...
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстанда янгыннар һәм янгын вакытында үлүчеләр саны арткан. «Узган елның май–июнь айлары белән чагыштырганда, быел янгыннар 18 процентка, янгын вакытында үлем очраклары 55 процентка артты. Май–июнь айларындагы эсселек янгыннар артуга китерде. Коры үлән һәм чүп-чар янып китә. Янгыннарның төп сәбәбе — халык арасында алып барган профилактик эшләрнең нәтиҗәсез булуы», — дип сөйләде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш... Читать дальше...
Элегрәк мондый карарны Башкортстан да кабул иткән иде. Мәскәү рестораннары омбудсмены рестораннар 90% клиенттан мәхрүм калырга мөмкин дип белдерде.
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Мәскәүдә Корбан гаете бәйрәме онлайн узачак. Мәскәү өлкәсендә чикләүләр әлегә кертелмәде, әмма бәйрәм якынлашкач төгәл карар кабул итәчәкләр. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Быел Корбан гаете 20 июльдә башлана. «Без инде озак вакыт пандемия режимында торабыз. 2019-2020 елларда Корбан һәм Ураза гаете онлайн-режимда узды. Без ихлас күңелдән якынлашып килүче Корбан гаете традиция буенча узачак, дин тотучылар бергә бәйрәм намазы укыячак, дип өметләнгән идек. Читать дальше...
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Мәскәүдә җәмәгать туклануы оешмалары коронавирустан вакцинация узучыларны, шулай ук Covid-19га антитәнчекләре һәм тест нәтиҗәләре тискәре булган клиентларны гына кабул итә алачак. Бу указ имзалануы турында шәһәр башлыгы Сергей Собянин үз блогында сөйләде. «Бүген мин бу технологияне куллану (килүчеләрне вакцинациягә яки антитәнчекләр булуга тикшерүләр) гадәти режимда эшләүләрен дәвам итәргә теләгән барлык рестораннар һәм кафелар өчен мәҗбүри булуы турында указга имза куйдым», — дип язган мэр. Читать дальше...
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Казан федераль университеты проректоры Дмитрий Таюрский татар журналистикасы юнәлешендә көндез уку өчен биш бюджет урыны булачагын әйтте. «Абитуриентлар кабул итү буенча контроль цифраларны безгә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы бирә. „Яңа милли медиа“ дип аталган татар журналистикасына бездә биш бюджет урыны бар», — диде Дмитрий Таюрский республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта. Югары уку йортларында кабул итү кампаниясе 20 июньдә башланды... Читать дальше...
Пушкинодан Ерепкинога кадәрге араның 1400 метры былтыр капиталь ремотланган, Аскы катлам белән яңа нигез салынган. Быел бу эш дәвам итә. Урында эшнең барышы белән Алмаз Әхмәтшин да танышты
1983 нче елда төзелгән бинага әлегәчә осталар кулы тимәгән булган
В Курманаеве впервые за тридцать лет провели День села.
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). 10-17 июль көннәрендә Казанда мөслимәләр өчен уникенче Мөселман яшьләре форумы узачак. Җиде көнлек форум « Өммәтебез аналары » темасына багышлана. Кызларга Пәйгамбәрнең гаилә мөнәсәбәте нечкәлекләре, мөселман хатыннарының сыйфатлары турында сөйләячәкләр, белгечләр ярдәмендә күркәм гаилә моделен төзергә тырышачаклар. Татарстан Диния нәзарәте рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, форум проекты кысаларында кызыклы, мавыктыргыч программа каралган. Анда күңел ачу һәм спорт чаралары... Читать дальше...
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Хәтер һәм кайгы көнендә Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хезмәткәрләре Мәскәүдә Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды. Бу турыда Вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Бүген Мәскәү вакыты буенча 12:15 сәгатьтә Александров бакчасында Россия Президенты Владимир Путин сугыш елларында һәлак булучылар истәлегенә гомумроссия бер минут тынлык игълан итте. Моңа кадәр ул Билгесез солдат кабере янындагы Мәңгелек ут янына, шулай ук герой-шәһәрләр... Читать дальше...
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Эвилена Киселева). Татарстанда беренче тапкыр Казан шәһәренең 16нчы хастаханәсе поликлиникасы хезмәт күрсәтү территориясенә керә торган йортларның ишегалларында Covid-19 коронавирусыннан вакцинация башлады. «Безгә беркетелгән 60 яшьтән өлкәнрәк пациентларга прививка ясату өчен поликлиникага барып җитү авыр булуын белдек. Моннан тыш, безнең күп кенә әбиләр һәм бабайлар үзләре генә поликлиникага барырга курка», — дип аңлаттылар «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хастаханәнең матбугат хезмәтендә. Читать дальше...
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры Рәшит Низамов татар телендә югары техник белем алырга теләүчеләр «юк диярлек», дип әйтте. «Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты татар телендә техник белем биргән бердән-бер югары уку йорты. Татар телендә без бик күп китаплар язган идек. Бу эшне алып барырдай кешеләребез әлегә бар, тик татар телендә укырга теләүчеләр юк дисәң дә була», — диде Рәшит Низамов Хөкүмәт йортында узган брифингта. Читать дальше...
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Уфада 30 июнь көнне «Родина» кинотеатрында «Исәнме сез?» фильмы күрсәтелә. Фильмны кинорежиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров төшергән. Башкортстан кинематографистлар берлеге рәисе Зөһрә Боракаева сүзләренчә, ике тугандаш республика берлекләре инде күптән дус, мөмкин булганда бер-берсенә ярдәм күрсәтә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә. Фильмда Татарстан һәм Башкортстанның алты милли театры актерлары төшкән. Читать дальше...
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Мәскәүдә 22 июньнән 500 дән артык кеше катнашындагы концерт, тамаша һәм спорт чараларын үткәрүгә вакытлыча тыю кертелә. Мәскәү мэры Сергей Собянин үз блогында шул хакта язган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. «22 июньнән берьюлы 500 дән артык кеше катнашындагы концерт, тамаша, күңел ачу һәм спорт чараларын уздыруга вакытлыча тыю кертелә. Бу чикләү ачык һавада, бинада, корылмалардагы чараларга да кагыла», — дип язган ул үз блогында.
В День памяти и скорби члены военно-патриотического клуба «Легенда» вручили копии наградных документов близким родственникам участников Великой Отечественной войны.