С 1 по 17 июня работники 73 ПСЧ совместно с пожарно-техническими комиссиями НГДУ «Нурлатнефть» проводят целевые проверки соблюдения требований при эксплуатации резервуаров для хранения нефти.
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). 22 июньнән Россия һәм Төркия арасында 32 шәһәрдән, шул исәптән Казан һәм Түбән Камадан да, рейслар ачыла. Бу хакта Росавиация хәбәр итә. «РФ Хөкүмәте оперштабының карарлары нигезендә, 22 июньнән Россия һәм Төркия арасында очышларны 32 шәһәрдән үтәргә мөмкин булачак», — дип хәбәр итә ТАСС Росавиация матбугат хезмәте. Тиешле халыкара килешүләр булган очракта Төркия шәһәрләренә «Казан» һәм «Бигеш» халыкара аэропортларыннан да очышлар булачак. Шулай ук Төркиягә Мәскәү... Читать дальше...
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Татарстан» дәүләт радиосы «Без — 41 нче ел балалары» әдәби-музыкаль кичәсенә чакыра. «Әлеге кичәне Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы „Татар гаиләсе“ бөтенроссия фонды белән берлектә уздырабыз. Ул бүген — 22 июньдә — Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулган көнне — ТР Халыклар дуслыгы йорты ярдәмендә аларның сәхнәсе булачак», — ди радио журналисты Раил Садретдинов. Кичәдә 1941 елда дөньяга килгән күренекле татар шәхесләре — халык шагыйре Рәдиф Гаташ... Читать дальше...
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Сишәмбе, 22 июньдә, Түбән Камада «Чик буе хәтерли!» («Граница помнит!») дип исемләнгән сценарий-реконструкция тәкъдим ителәчәк. Татарстанның хәрби-тарихи һәм патриотик клубларыннан алтмышка якын кеше сугыш чоры вакыйгасын тасвирлап күрсәтәчәк. Чараны «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ һәм Татарстан Республикасы Милли музее оештыра. Ул истәлекле датага — Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулуга багышланган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Читать дальше...
(Бөгелмә, 22 июнь, «Татар-информ», « Бөгелмә авазы »). Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең дүрт хезмәткәре җәмәгать тәртибен һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итү өчен ярты елга Төньяк-Кавказ регионына киткән. Бүлек җитәкчелеге Кавказның катлаулы тау җирендә уңышлы эш алып баруларын һәм тиз арада өенә кайтуларын теләде. Котлау сүзләреннән соң отряд хезмәткәрләре туганнары һәм якыннары белән саубуллашты.
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Узган ялларда Баулы районы Татар Томбарлы авылында Әбиләр сабан туе үткәрелде. Бу үзенчәлекле, башка беркайда да кабатланмаган бәйрәм Томбарлыда илле елдан артык үткәрелә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Заманында карт-корыларны, район сабан туена бара алмаганнарны нәүмиз калдырмау, күңелләрен күтәрү максаты белән оештырылган бу игелекле чара әле дә булса үз рухын югалтмый. Кешеләр үзгә бер җылылык алу өчен җыелалар анда. Томбарлы халкы гына түгел... Читать дальше...
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Узган ял көннәрендә Габдрахман авылының футбол кырында беренче тапкыр Әлмәт мөхтәсибәтенең күчмә кубогына мини-футбол буенча турнир узды. Ярышларда Әлмәт районы мәчетләренә йөрүче 12 команда катнашты. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте. Турнирның максаты мөселманнарны спортка тарту һәм футболны популярлаштыру гына түгел, ә иң мөһиме район мөселманнары арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту, дип билгеләп үтте Әлмәт районы имам-мөхтәсибе... Читать дальше...
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). 14-20 июньдә Буа шәһәренең «Хаҗилар» мәчетендә Буа мөхтәсибәте белән берлектә балалар өчен җәйге дини курслар узды. Буа мөгаллиме Ильяз хәзрәт Сабиров белән «Мөхәммәдия» шәкерте Мөхәммәд Гайнуллин сабыйларны Коръән укырга, гәрәпчә язарга, намаз тәртипләренә өйрәтте. Өйлә намазыннан соң балалар мәчет янындагы спорт мәйданчыгында футбол уйнады. Нәни шәкертләр көн саен Гөлсинә ханым Сөләйманова белән Фидания ханым Хөсәинова тарафыннан әзерләнгән кайнар ризык белән тәэмин ителде. Читать дальше...
Тел активисты Тел, әдәбият һәм сәнгать институты карарларын тәнкыйтьли һәм республиканың дәүләт теле дәүләт тарафыннан дискредитацияләнә, ди.