(Әтнә, 6 июнь, "Татар-информ", "Әтнә таңы" ). Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрына Гомәр Мәрдәнов заманында театрда уйнаган Эдвард Хамурзин кайтты. Эдвард Хамурзин үзе белән сәхнәдә төрледән - төрле образлар иҗат иткән Рита Садыйкова һәм Таһир Файзрахмановны күреп күз яшьләрен тыя алмады. Театрның әлеге яңа труппасы белән дә аксакал артистның сөйләшер сүзләре, бүлешер фикерләре күп булды.
(Алабуга, 6 июнь, «Татар-информ», «Алабуга нуры» ). Узган шимбәдә алабугалылар әстерханлылар өчен матур һәм күңелле Сабан туе ясады. Делегация составында «Шатлык нуры» ансамбле, «Алабуга» җыр һәм бию ансамбле, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте җырчылары бар иде. Алабуга артистлары шәһәрне генә түгел, республиканы да танытты. Әстерхандагы милли бәйрәм өч мәйданда оештырылды, һәммәсендә күңел ачу уеннары, дөяләр чабышы үтте. Эпидемиологик вәзгыять аркасында, Сабантуй чикләнүләр белән узды, әмма тамашачылар моңа бер дә хафаланмады... Читать дальше...
(Аксубай, 6 июнь, «Татар-информ», « Авыл таңнары »). «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясендә катнашучылар Аксубай участок урманчылыгы территориясендә — Аксубай — Иске Ибрай автомобиль юлы янында тәртип урнаштырдылар. Бу нефть чыгару предприятиесенә янәшә урнашкан урман участогы юлчылар арасында популяр. Юлчылар урман янында еш кына автомобильләрен туктатып, агач беседкада ял итеп китәләр. Ләкин барлык ял итүчеләр дә үзләрен лаеклы тотмыйлар. Нәтиҗәдә, урман периметры буенча пластик савытлар, көнкүреш чүп-чары аунап ята. Читать дальше...
(Казан, 6 июнь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Казанның «Ак чәчәкләр» бульварында «Салават күпере» журналы оештырган «СалаваTIK» группасының беренче концерты узды. «СалаваTIK» проектының төп максаты — татар телендәге моңлы һәм шаян җырларны балаларга яңа форматта өйрәтү. Ярты ел элек кенә барлыкка килгән проект You Tube каналында шактый күп караулар җыйды. Бүген алар тере форматта беренче концертларын куйды. «Без ярты ел эчендә 16 җыр яздырдык. Алар шул дәрәҗәдә популяр булыр дип үзебез дә уйламадык. Читать дальше...
(Әгерҗе, 6 июнь, «Татар-информ», « Әгерҗе хәбәрләре », Лиза Нурлыева). Әгерҗе районының «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы әгъзалары, авылның яше-карты катнашында Хөснуллиннар гаиләсе карап-яшәтеп торган иң матур, саф сулы чишмәгә Әгъләм чишмәсе исемен бирделәр. Халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен яңарткан, райондашларны күрештергән бәйрәм вәгазь-догаларга да, җыр-моңга да, уен-тамашаларга да бай булды.
Фонтан комплексын булдыру комиссиясендә татарлар да бар.
(Казан, 6 июнь, «Татар-информ», «Мәгариф» , Сәрия Мифтахова). Мамадыш районының Түбән Ушма мәктәбендә укучыларга «2»ле куймыйлар. Мәктәп директоры фикеренчә, начар билге белән балада кызыксыну уятып булмый. Киресенчә, гайрәтен чигерергә мөмкин. Бу укучыларның укуга карашын киметмиме? Түбән Ушма мәктәбе районда иң яхшы мәктәпләрнең берсе санала. Анда 90 га якын бала укый. — Без укучыларга «2»ле куймыйбыз. Бу — безнең стильдә түгел. Начар билге белән балада укуга карата кызыксыну уятып булмый. Берне... Читать дальше...
(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ульяновск өлкәсе мөселманнары Дини идарәсе баш казые, мөфти Сәүбән Сөләймановка «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшырды. Ульяновск өлкәсе мөселманнары Дини идарәсе сайтында хәбәр ителгәнчә, әлеге медальгә Сәүбән хәзрәт Сөләймановка милләтара һәм динара тынычлыкны ныгытуга, татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерү керткән өлеше өчен лаек булган.
(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). 1 июньнән башлап Казанның Совет районы мөхтәсибәтенең «Гаилә» мәчете «Сабыйга» социаль акциясе игълан итте. Мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин социаль челтәрләрдә шул хакта язды. Акция кысаларында 4 июльгә кадәр «Гаилә» мәчетендә (Җәүдәт Фәйзи урамы, 4 йорт) Казан хосписы өчен подгузниклар, бер тапкыр кулланыла торган пленкалар, дымлы салфеткалар, сыек сабын һәм башка гигиена кирәк-яраклары кабул итәчәкләр. Казан хосписында балаларга да, олыларга да ярдәм күрсәтелә. Читать дальше...
(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәре юлдагы башка кешенең шәхси машинасын куллана ала, тик ул шәхси автомобильне хокук бозучыларны эзәрлекләү өчен файдаланырга тиеш түгел. Россия Эчке эшләр министрлыгы боерыгында шул хакта әйтелә дип хәбәр итә РИА Новости. Документта блгеләнгәнчә, полиция хезмәткәре автомобильчегә машинаның ни өчен кирәк булуын аңлатырга, маршрутны күрсәтергә, шулай ук баш тарткан очракта җаваплылык булуы турында да кисәтергә тиеш. Әгәр йөртүдән читләштерергә нигез булмаса... Читать дальше...
(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). 7-11 июньдә Татарстанда Якутия көннәре узачак. Әлеге чара Саха республикасының инвестицион, инновацион һәм туристик потенциалын, «Сделано в Якутии» бренды җитештерүчеләре продукцияләрен тәкъдим итүгә, эшлекле һәм фәнни элемтәләрне үстерүгә юнәлдереләчәк. ЯСИА сайты хәбәр иткәнчә, чара кысаларында түгәрәк өстәлләр һәм практикумнар планлаштырылган. Аерым алганда, 8 июньдә Казанда «Якутия — Татарстан» төбәкара форумы була. Якутиянең Эшмәкәрлек министрлыгы һәм «Туймаада»... Читать дальше...
(Казан, 6 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген төнлә Чаллыда Халыклар дуслыгы проспектында 30 нчы йорт янында парковкада торган машинага ут төрткәннәр. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте. Шаһитлар әйтүенчә, билгесез кеше машинага ут төрткән һәм качкан. Парковкада торган автомобиль яна башлый. Шаһитлар аны башка машиналардан читкәрәк этеп алып китә һәм янгын сүндерүчеләр килгәнен көтеп тора. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр утны тиз арада сүндергән. Җиңел машина тулысынча янып беткән.
(Казан, 6 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Тверь өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе уздырган «Татар кызы» бәйгесендә Мәрьям Мөҗипова җиңде. «Катнашучылар махсус клип төшереп, үзләрен тәкъдим итте. Иҗади бәйгедә шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Интеллектуаль этапта татар халкы, Татарстан тарихын белүләрен дә тикшердек. Татар халык ашларын пешерү буенча ярыштылар. Конкурста 26 яшьлек Мәрьям Мөҗипова җиңде. Ул инглиз, немец телләре укытучысы булып эшли. Әле үзе дә укый», — диде Тверь өлкәсе татарлары лидеры Марс Ибраһимов. Читать дальше...
(Истанбул, 6 июнь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төрки дөнья югары уку йортлары оештырган VIII халыкара төрки дөнья тикшеренүләре симпозиумында татар язучысы Солтан Шәмсинең иҗаты фәнни яссылыкта тикшерелде. Бу хакта доклад белән татар-төрек галимәсе Рамилә Яруллина-Йылдырым чыгыш ясады. Галимәнең чыгышы «Хәзерге чор татар язучысы Солтан Шәмси әсәрләрендә милли үзенчәлек төшенчәсе» дип атала. Ул бүгенге татар әдәбиятында Солтан Шәмсинең милли тарихны тирәнтен белүче әдип булуын искәртеп, әсәрләрендә... Читать дальше...
Татарстанда рус теле көнен бәйрәм иттеләр.
(Чаллы, 6 июнь, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина). Әлеге минутларда Чаллыда квадрокросс һәм арбалы мотокросс буенча Россия чемпионаты бара. Ярышларның иң кечкенә узышчысына 5 яшь. Ул Ярославль шәһәреннән килгән Мирон Бузуртанов. Ярышлар «Наиком-Арена» мәйданында үтә. Монда Татарстан, Мәскәү, Киров, Тула, Санкт-Петербург, Самара, Ярославль, Пенза, Ижевск, Волгоград һәм илнең башка төбәкләреннән 250гә якын узышчы килгән. Мондый дәрәҗәдәге ярыш республика тарихында беренче тапкыр үткәрелә. Ул Тукай районының 45 еллыгына багышлана. Читать дальше...
(Казан, 6 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Тәртип» радиосы яңалыклар алып баручы диктор вазифасына кастинг башлап җибәрде. «Милли мирасны бүгенгә көнгә җиткерү белән беррәттән, тыңлаучыларыбызны заман белән бер сулышта булырга чакырабыз. Яңалыклар радиога ниндидер бер җанлылык кертә. Кушымтабыз аша безне читтә яшәгән татарлар да тыңлый бит. Алар өчен дә мәркәзебез хәбәрләре кызык булыр. Бездә беркайчан да кешене борчуга сала торган хәвефле яңалыклар булмас дип уйлыйм», — диде «Тәртип» радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева. Читать дальше...
В рамках этих дней в столице Татарстана пройдут различные мероприятия.
(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә, 7 июньдә, Татарстанда кабат һава торышы бозылачак. Республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәр ихтималы аз, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар ява. Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исә. Яшен вакытында аның тизлеген секундына 15-18 метрга кадәр җитә. Төнлә 7-12, көнбатыш районнарда 14 градус җылы була. Көндез һава температурасы +23, +28 градуска кадәр күтәрелә. Читать дальше...
(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Якут һәм татар язучылары Казанда Рус теле көнен һәм бөек рус шагыйре Александр Пушкинның 222 еллыгын бәйрәм итүдә катнашты. Бу хакта ЯСИА сайты яза. Якутия язучылары берлеге рәисе Наталья Харлампьева әйтүенчә, Александр Пушкин әсәрләре якутлар, татарлар һәм Россиянең барлык халыклары өчен зур әһәмияткә ия. «Бүген без үзебез өчен Татарстанда Якутия көннәрен ачтык, Александр Пушкинның туган көненә багышланган бәйрәмдә катнашты. Бу үзенә күрә бер мәгънәгә ия, чөнки Россиянең... Читать дальше...
(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Рус фольклоры үзәгенә яңа бина эзләүдә ярдәм итәргә һәм Татарстандагы Рус милли-мәдәни берләшмәләре проектлары белән бәйле башка мәсьәләләрне карарга кушты. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан Президентының иҗади интеллигенция һәм берләшмә активистлары белән узган очрашуында оешма рәисе Ирина Александровская кайбер инициативалар турында сөйләде. Аның сүзләренчә, рус халык уенчыклары ясау, күргәзмәләр... Читать дальше...
Очрашу 16 июньдә Женевада узачак.
(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рус телендәге «Тоталь диктант» һәм татар телендәге «Татарча диктант» үрнәкләре буенча республика халыклары телләрендә диктантлар уздырырга тәкъдим итте. Әлеге фикерен Рөстәм Миңнеханов иҗади интеллигенция һәм Рус милли-мәдәни берләшмәсе активистлары белән очрашуында әйтте. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Берләшмә рәисе Ирина Александровская әйтүенчә, Татарстан Президенты белән узган элекке очрашуларда... Читать дальше...
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан.
(Казан, 6 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстанның Югары Ослан районында Ключищи авылы янында авариягә очраган машина белән 16 яшьлек үсмер идарә иткән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр. Якынча фаразлар буенча, машина йөртүче идарәне югалткан, шуннан соң автомобиль кюветка очып төшкән һәм түбәсенә капланган. Авариядә машина йөртүче үзе, 19 яшьлек ике кыз һәлак булган. 19 һәм 20 яшьлек ике егет имгәнгән. Авария сәбәпләрен ЮХИДИ инспекторлары ачыклый. Читать дальше...