(Кайбыч, 9 июнь, «Татар-информ», « Кайбыч таңнары »). Кайбыч районының Борындык авылында яшәүче таҗик кызлары татар телен өйрәнә «Апалы-сеңелле Малумахон һәм Мехрона Саидмамадовалар 5 сыйныфта укый. Бик тырыш кызлар. Бездә икенче елын белем алалар. Татар телен дә бик теләп өйрәнәләр», — дип хәбәр итте Борындык мәктәбенең татар теле укытучысы Илсөяр Абдрахманова.
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). «Бигеш» Халыкара аэропорты Мисырга рейслар ачылуы турында игълан итте. Каһирәгә беренче рейс 19 июньдә башкарылачак. Рейсларны Azur air авиакомпаниясе башкара. Хәзерге вакытта билетлар сатыла. Бу турыда аэропорт матбугат хезмәте хәбәр итә. Covid-19 инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штабы санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәгән очракта 10 июньнән «Бигеш» аэропортыннан халыкара рейсларны яңарту турында карар кабул итте. «Сәфәрне планлаштырганда... Читать дальше...
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген 101 янгын сагы хезмәтенә Чирмешән районының Утыз Имән авылында янгын чыгуы турында хәбәр килде. Янгын Гирфанов урамындагы 60 кв.метр мәйданлы йортларның берсендә булган. Бу йортта ике олы кеше һәм җиде балалары яши. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Янгын вакытында өч бала өй эчендә булган, аларны әтисе белән күршеләре коткарган. Тиздән янгын сүндерүчеләр йорттагы янгынны сүндергән. Читать дальше...
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше Covid-19 коронавирусы корбаны булган. «Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы теркәлгән», — дип хәбәр итә республика Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. 1941 елда туган ир-ат һәм 1969 елда туган хатын-кыз коронавирустан үлгән. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр министрлыкта. Шулай итеп, 9 июньгә булган мәгълүмат буенча, Татарстанда коронавирустан 511 кеше үлгән.
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Мәскәүдә бүген, 9 июньдә, «Бердәм Россия» Югары һәм Генераль советларының уртак утырышы узды. Видеоконференция режимындагы утырышта «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Бу хакта партиянең мәгълүмат үзәге хәбәр итә. Утырышта партия рәисе Дмитрий Медведев узган бишьеллыкта «бердәмроссия»леләрнең эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Аның сүзләренчә, «Бердәм Россия» быелның иң мөһим партия вакыйгасы ... Читать дальше...
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Габдулла Тукай әдәби музеенда яшь рәссам Данил Әхмәтшинның «Шүрәле хыяллары һәм куркулары» эксперименталь сәнгать эшләре күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә 26 августка кадәр дәвам итәчәк. «Туксанынчы елларда гадәти булмаган кешеләр — „неформал, хипстерлар“ артты. Чәчләре озын, төрле төскә буялган, киемнәре башкаларныкына охшамаган — үзләренә генә хас стильдә киенеп йөрделәр. Алар скейтта йөрде, музыкаль төркемнәрдә җырлады. Кемдер моны кабул итмәде. Читать дальше...
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе — Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре илчеләре белән очрашу вакытында Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының фәнни җитәкчесе — Көнчыгышны өйрәнүче Виталий Наумкинга Е.М. Примаков исемендәге Халыкара премия тапшырды. Галим "Несостоявшееся партнерство. Советская дипломатия в Саудовской Аравии между мировыми войнами» китабын язган өчен бүләкләнгән. Читать дальше...
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). 6 июньдә битен эт тешләгән 5 яшьлек кызны хастаханәгә китергәннәр. «Медиклар яраларны эшкәрткән. Кызны амбулатория дәвалануына юлладылар», — дип сөйләделәр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, прокуратура республиканың Тукай районы Әҗмәкәй авылында кыз балага эт һөҗүм итүе турындагы мәгълүматны тикшерә.
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Тышкы эшләр министрлыгында оештырылган «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен тәкъдим итүдә үзенә һәм республикадан башка хезмәттәшләренә башка төбәкләрдән һәм илләрдән партнерлары белән турыдан-туры аралашу җитмәвен белдерде. 2020 елда «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме Covid-19 коронавирусы пандемиясе аркасында онлайн-режимда ун иң мөһим чараны үткәрде. Пандемия сәбәпле, кайбер чикләүләргә карамастан... Читать дальше...
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). «Бердәм Россия» Татарстан төбәк бүлеге Секретаре һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин партиянең XXIII төбәк конференциясендә праймериз алдыннан халык белән очрашуларда яңгыраган гражданнар наказлары «Бердәм Россия» халык программасына керәчәк, дип белдерде. «Сентябрьдә булачак партия съездына һәм сайлауларга сәяси программа әзерләячәкбез, без аны „халык программасы“ дип атыйбыз. Ул конференциядә билгеләнгән һәм партия съездында куелачак бурычларны исәпкә алып төзеләчәк. Читать дальше...
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Думасына көзге сайлауларда «Бердәм Россия» партиясеннән кандидатларның төбәк исемлеген җитәкләргә мөмкин. Бу фикер белән «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин XXIII төбәк конференциядә уртаклашты. «Без өметләнеп кенә калмыйбыз, бу карарга ышанабыз, чөнки әлеге тәкъдимне партиянең үзәк башкарма комитеты, сәяси җитәкчелеге белән фикер алыштык. Рөстәм Миңнеханов... Читать дальше...
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Милли кинематография өчен Якутия Хөкүмәте елына 80 млн сумлап акча бирә. Бу татар киносы белән чагыштырганда гаять зур сумма. «Республика җитәкчелеге тарафыннан кино үсешенә зур игътибар бирелә. Элек ул 3-5 млн сум булса, хәзер 80 млн», — диде республиканың мәдәният һәм рухи үсеш министры Юрий Куприянов ТР мәдәният министрлыгында мәдәният әһелләре белән очрашуда Якутия мәдәнияте белән таныштырып. «Кинопрокатка һәм милли кино төшереп бетерүгә бәйле иҗади проектларга субсидияләр бирелә. Читать дальше...
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Саха (Якутия) Республикасының мәдәният һәм рухи үсеш министры Юрий Куприянов татар һәм якут телендәге әдәбиятны тәрҗемә итүнең үзенчәлеге турында сөйләде. «Якут телендәге әдәбиятны турыдан-туры татар теленә тәрҗемә итеп булмый, аны башта рус теленә, ә аннан соң татар теленә тәрҗемә итәбез. Якут теленнән дә шулай. Безнең телләр бер семьялыкка караса да, авыр юл белән тәрҗемә итәргә туры килә», — дип сөйләде ул. Аның сүзләренчә, Татарстан Язучылар... Читать дальше...
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Башкортстан Язучылар берлеге рәисе, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты доценты Зәки Алибаев башкорт яшьләренең туган телләрен белмәү проблемасы барлыгын сөйләде. «Балаларны туган телгә өйрәтергә тырышабыз кебек, ләкин шәһәрләрдә милли мәктәпләр юк. Мәсәлән, Башкортстанның Бөрҗән районында 98 процент башкортлар яши, ләкин районда яшьләр русча сөйләшә. Университетка беренче курска килгән студентлар гади текстны укып бирә алмый. Читать дальше...
Моңа кадәр кайбер матбугат чаралары Павел Шмаковның "СОлНЦе" мәктәбе мөдире вазифасыннан китә дип язды.
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Тышкы эшләр министрлыгында оештырылган «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен тәкъдим итүдә катнашучыларны сәламләде. Анда Ислам хезмәттәшлеге оешмасына керүче илләрнең илчеләре кунак булды, дип хәбәр итә республика җитәкчесе матбугат хезмәте. Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү чыгышында Россия Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Сергей Лавровка һәм министрлыкның барлык коллективына, шулай ук төркем... Читать дальше...
Мәскәү шәһәр мәхкәмәсендә Азат Мифтахов һәм "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен ватуда гаепләнүче тагын ике фигурантның хөкем карарына апелляция дәгъвасы каралды. Утырышка тыңлаучылар һәм матбугат чаралары вәкилләре уздырылмады.
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Туфан Имаметдинов «Кыйссаи Йосыф» поэмасы буенча моңарчы күрелмәгән сәхнә әсәре кую өчен нибары бер генә каршылык булуын әйтте. «Мин „Кыйссаи Йосыф»ны ничек куярга икәнен беләм. Ул минем күз алдымда. Ләкин бер каршылык бар», — диде режиссер „Татар-информ“ журналистына „Шәһәрлеләр театры“ фестиваленә багышланган матбугат конференциясеннән соң. Бердәнбер проблема итеп Туфан Имаметдинов спектакльнең бюджетын атады. «Бу әсәрне чыгару өчен Опера театрының бюджеты кадәр акча кирәк. Читать дальше...
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Филология фәннәре докторы Алексей Арзамазов милли әдәбиятларда тарихи романнарның чыгуы ят күренешкә әйләнде дип саный. «Тарихи роман жанрын милли әдәбиятлар системасында сирәк күрәбез. Мәсәлән, фин-угор әдәбиятында 35 яшьтән яшьрәк язучылар романны язарлык хәлдә түгелләр, чөнки туган телләрен тирәнтен белмиләр», — дип сөйләде ул «Мәдәни якынаю шартларында милли әдәбиятлар» түгәрәк өстәлендә . Алексей Арзамазов тарихи роман язарга алынучы кеше үз теленең борынгы синтаксисын... Читать дальше...
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Якутиядә яшәүче татарларны Бөтендөнья татар конгрессында кабул иттеләр. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров Якутия делегациясенә конгрессның эшчәнлеге турында сөйләде. Татар халкының үсеш стратегиясе турында мәгълүмат бирде. Бөтенроссия җанисәбе көтелүе турында да искәртте. Республиканың икътисады һәм мәдәни тормышы белән Якутия Республикасының Тышкы эшләр һәм республика халыклары эшләре министры урынбасары Владимир Спиридонов таныштырды. Читать дальше...
Чараларның төп геройлары - таксистлар, 40тан узган хатын-кызлар, укытучылар һәм башкалар була.
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Сәрбиназ Шәйхелова). Казандагы Каюм Насыйри музеенда «Идел» журналының май һәм июнь саннарын тәкъдим иттеләр. Чарада журнал геройлары һәм авторлары — тележурналист Венера Аитова, фольклорчы галим Дамир Габдрахманов, шагыйрь Рифат Сәлах, җырчы Сөмбел Кыямова, Каюм Насыйри исемендәге музей директоры Раушания Шәфигуллина, шулай ук «Идел» журналы укучылары, журналистлары катнашты. Журналның чираттагы тәкъдим итү кичәсе квест форматында узды. Чарада катнашучылар квест биремнәрен үтәде. Читать дальше...
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Суд карары буенча ир-ат кеременең яртысын игезәк улларына һәм кызына түләргә тиеш булган. Әмма ул акча күчермәгән һәм балаларга берничек тә ярдәм итмәгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Суд приставы федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. Рәсми мәгълүмат буенча, ир-атның хисап счетында акчасы, шулай ук милке булмаган. Суд приставлары аңа илдән читкә чыгарга, шулай ук автомобиль белән идарә итүне тыйганнар, әмма бу аны алимент түләргә мәҗбүр итмәгән.
Поиски девушки продолжаются третьи сутки.
15 июня 2021 года в 10.00 состоится совместный прием граждан министром труда, занятости и социальной защиты РТ Эльмирой Зариповой и Уполномоченным по правам человека в РТ Сарией Сабурской.