(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», «Мәгариф», Рәшит Минһаҗ). Көрәк сакаллы әлеге милләттәшебезне әүвәл Әфганстан татары дип гөманлаган идем. Рөстәм Хәбибуллин үзебезнең Актаныш егете булып чыкты. Дөресен әйтим: Татар конгрессында Әфганстан татарларына кагылышлы зур сөйләшү була дип ишеткәч, кем әйтмешли, атлый-йөгерә Ирек мәйданына ашыккан идем. Анда, нигездә, әфганчы-интернационалистларны җыйган булып чыктылар. Дүрт дистә ел элек булган хәлләрне, СССРның Әфганстанга «чикләнгән контингент» дип аталган... Читать дальше...
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Covid-19 инфекциясеннән теркәлгән дүртенче «Спутник Лайт» вакцинасы 25 июньдә гражданнар әйләнешенә керә. Табиб-биофизик, Vakcina.ru проектның әйдәп баручы белгече Нелли Соседова Sputnik радиосына бер компонентлы препарат белән вакцинация кемгә туры киләчәге турында сөйләде. «Ревакцинация башлана. Ул авырып терелгән яки прививканы бер ел яки сигез айлап элек алган кешеләргә кагыла. Антитәнчекләр кими, яңа штамм барлыкка килде, шуңа күрә иммунитетны көчәйтергә кирәк»... Читать дальше...
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда эссе һава торышы саклана. Көндез термометр баганасы +36 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте. Алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, урыны белән боз явачак. Җил төньяк-көнбатыштан, яшенле яңгыр вакытында секундына 15-20 метрга, урыны белән секундына 23 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә +17дән +22 градуска кадәр җылы була. Синоптиклар бүген көндез Татарстанда һава температурасы 37 градуска җитәчәк... Читать дальше...
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның халык артисты Фирая Әкбәрова «Бер-бер хәл» мелодрамасында күтәрелгән проблемаларны аның гаиләсенә дә кагылганын әйтте. Ул рус милләтеннән булган килененең оныкларына татар исемнәрен куштырырга рөхсәт итүе турында сөйләде. «Оныкларга татар исемнәрен куштырган рус киленемә рәхмәтлемен. Ул балаларның татар телен өйрәнүләренә каршы түгел. Тел темасына бәхәсләр чыкканы юк. Нинди илдә яшәгәнне аңлый. „Килегез, өйрәтегез“, — дип миңа гел әйтеп тора»... Читать дальше...
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген журналистлар һәм блогерлар өчен Камал театрында экскурсия узды. Аның барышында сәхнә киемнәрен күрсәттеләр һәм катнашучыларны Камал театры түбәсенә алып менделәр. Экскурсиядә Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова да булды. Сәхнә киемнәре махсус бүлмәдә саклана. Һәр костюмның үз саны бар. Көя күбәләге зыян китермәсен өчен бүлмәдә эшкәртү уздырып торалар. Һава алмашу да бик мөһим. Шуңа күрә монда ишекләр ике якта да урнашкан, алар гел ачык тора. Читать дальше...
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ бизнес-омбудсмены Борис Титов белән очрашты. Яклар Татарстанда бизнеска административ басымны киметү, шулай ук эшмәкәрләргә грант ярдәме күрсәтү өчен үткәрелә торган эш турында фикер алышты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. Рөстәм Миңнеханов Татарстанда үзмәшгуль һәм социаль эшмәкәрләргә ярдәм итүгә аеруча зур игътибар бирелүе турында сөйләде. Әйтик, республикада тармак принцибы буенча бизнесменнар белән онлайн-очрашулар үткәрелә. Читать дальше...
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). 22 июньдә «Лубян урман-техника көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә 41 нче урман хуҗалыгы төркеме студентлары диплом эшләрен яклады. Дәүләт имтиханы алу комиссиясе составында ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, көллият директоры Рим Фәхразыев, укыту-җитештерү эшләре буенча директор урынбасары Валерий Кульгеев, укытучылар Павел Сухов, Рәсил Гайнанов һәм Елена Усова бар иде. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итте. Читать дальше...
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мьянма Дәүләт Административ советы рәисе, Мьянма Кораллы көчләре Баш командующие, өлкән генерал Мин Аунг Хлайн белән очрашуда әлеге ил белән товар алмашы арту турында әйтте. Очрашу Казан Кремлендә узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесе матбугат хезмәте. «Мьянма — Россиянең Көньяк-Көнчыгыш Азиядәге күптәнге һәм ышанычлы партнеры. Россия — Мьянма дипломатик мөнәсәбәтләре тарихына 70 елдан артык. Соңгы вакытта төрле өлкәләрдә Россия ... Читать дальше...
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова үзенә режиссер Айдар Җәббаровның «Хуш, авылым» спектакле ошавын әйтте. «Минем өчен узган сезонда иң кызык, ошаган спектакль „Хуш, авылым“ булды. Халкыбызның тарихы гаять бай. Милләтебез тарихы җирнең генә түгел, ә шәхес тарихы булырга тиеш. Бу спектакльдә шәхесләрнең тарихы, тормышы күренә. Айдар Җәббаровның бу спектакле Камал театры афишаларында бик көчле позициядә», — диде ул Камал театрында журналистлар... Читать дальше...
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлек эчендә яңа коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы теркәлгән. Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза ярдәмендә билгеләнгән. «2021 елның 25 июненә барлыгы 534 үлем очрагы теркәлгән», — дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. Коронавирус инфекциясеннән 1951 елда туган ир-ат һәм 1956 елда туган хатын-кыз вафат булган.
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Чувашия Республикасының Батыр районының Татар Тимәше авылында яшәүче Тәлгать Шәкүров Мөхәммәд Пәйгамбәрнең генеалогик агачын — шәҗәрәсен төзегән, дип хәбәр итте Россия мөселманнары Дини җыенының матбугат хезмәте. Тәлгать Шәкүров Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтиенең беренче урынбасары Ильяс хәзрәт Сафиянов белән очрашу вакытында бабасы Шәкүрнең авыл мәчетендә мәзин вазифасын башкаруы, әтисе һәм әнисе дә дини кешеләр булуы турында сөйләде. «Нәкъ менә әнидән ислам дине турында белдем. Читать дальше...
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры ремонттан соң үзенең милли йөзен үзгәртмәячәген әйтте. «Реконструкция театр өчен яңа мөмкинлекләр ачарга тиеш. Үз вакытында театр татар халкы өчен зур терәк булды. Ләкин замана үзгәрде. Шуңа күрә театрда да үзгәрешләр булырга тиеш. Бүгенге көндә архитекторлар белән концепция ясыйбыз. Беренче чиратта, театрның йөзен сакларга кирәк», — диде ул журналистлар белән очрашуда. Читать дальше...
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). 18 июнь көнне Самара өлкәсендәге Байтуган авылында тагын бер яшь гаилә барлыкка килде. Әдилә һәм Рамил Зариповлар үзләренең никахларын теркәде. Яңа традиция буенча, өйләнешүчеләр «Әлифба» китабы авторы Сәләй Вәгыйзов исемендәге музей-йортта булды. Самара татарлары сайтында хәбәр ителгәнчә, алар — быел музейга килгән дүртенче пар. Беренче булып Гөлия һәм Филат Мингалиевлар, аннары Юлия һәм Илфат Бәдретдиновлар, Алия һәм Алмаз Зыяковлар булган иде. Яңа өйләнешүчеләр әби-бабаларыбызның көнкүреш әйберләрен... Читать дальше...
Очередной модульный фельдшерско-акушерский пункт в районе обретет свою постоянную прописку в селе Андреевка.
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»,). Татарстанда «Татарстар»-«Татарстар. Мирас» онлайн-конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Гаризаны өйдән чыкмыйча гына бирергә була. Моның өчен татар җыры, биюе башкаруны яки шигырь укуны видеога яздырып җибәрергә кирәк. Конкурс ике этапта узачак: 7 июльдән 11 августка кадәр сайлап алу туры, ә августтан сентябрьгә кадәр — ярымфинал һәм финал. Беренче урын өчен бүләккә iPhone 12 Pro Maх, икенче һәм өченче урыннар өчен iPhone 12 и iPhone 11 бирәләр. Алдагы сезоннарда... Читать дальше...
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Белгечләр прививка ясатмаган татарстанлыларга Сабантуйга бармау яхшырак дип киңәш итә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина шул хакта сөйләде. «Прививка ясатмаган кешеләргә Сабантуйга барырга, гомумән, массакүләм чараларда катнашырга киңәш итмибез. Массакүләм чаралар ... Читать дальше...
Рәсмиләр Мәскәүдәге кебек коронавирус йоктыручылар арту вәзгыятенә әзерләнә.
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Питрәч халкы бистәдә боз явып узуын видеога төшергән. «Татар-информ» агентлыгына видео авторы сөйләгәнчә, боз кичке бишләр тирәсендә ява башлаган. Элегрәк агентлык Татарстанда янә яшенле яңгыр, боз явуы, көчле җил көтелүе турында хәбәр иткән иде.
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Чаллының бишенче шәһәр хастаханәсендә хатын-кызга операция ясап, 3,5 килограмм авырлыктагы шеш алганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Автошәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. «Мин инде күптән чирләбрәк йөри идем, тик барыбер гинекологка барып җитә алмадым. Миңа 48 яшь, менә шулай климакс башлана дип уйладым да. Бер ай элек УЗИ ясаттым, минем аналыкта миома булуы ачыкланды», – ди авыру хатын. 5нче шәһәр хастаханәсенең 2нче... Читать дальше...
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Түбән Кама предприятиесендә шартлаткыч куелуы турында ялган хәбәр өчен Татарстан кешесен җинаять җаваплылыгына тартканнар. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлеге хәл узган елның октябрендә булган. Полицейскийлар ТР буенча Россия федераль иминлек хезмәте хезмәткәрләре белән бергә бу хәбәрне кем калдырганын ачыклаган. Ул урлауда да шикләнелүче 51 яшьлек ир-ат булып чыккан. Тоткарланган ир-ат сүзләренчә... Читать дальше...
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов ТНВ каналында күрсәтеләчәк «Бер-бер хәл» сериалында бер гаиләдә булган төрле милләт арасындагы проблеманың меңләгән татар гаиләсендә барлыгын әйтте. «Дәүләт Советындагы хезмәткәрләр телебезгә рухи ихтыяҗны булдыруны, аның матурлыгын, әдәби нәфислеген халкыбызга сеңдерү турында уйланабыз. Яңа төшерелә... Читать дальше...
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Яңа буын йөк машиналары өчен рамнар җитештерү КАМАЗда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры, «КАМАЗ» директорлар советы рәисе Сергей Чемезов катнашында эшләтеп җибәрелде. Компаниянең генераль директоры Сергей Когогин сүзләренчә, рам ясый торган яңа заводны эшләтеп җибәрү — автомобиль җитештерүчесе өчен яңа технологик дәрәҗәгә күчү. Ул дөньякүләм җитештерүчеләр белән көндәшлек өчен К5 буыны «КАМАЗ» автомобильләре иң яхшы узеллар... Читать дальше...
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында 2021 елда укырга керү өчен документлар кабул ителә. Бакалавриат программасы буенча «Урман эше», «Ландшафт архитектурасы» һәм «Экология һәм табигатьтән файдалану» белгечлекләре буенча, магистратура программасы буенча — «Урман эше» һәм «Ландшафт архитектурасы» белгечлекләре буенча укучылар туплана. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итте. Көндезге һәм читтән торып уку формалары каралган. Читать дальше...
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Коронавирус йоктырырга мөмкин булган иң куркыныч урын - ул җәмәгать транспорты. Бу хакта Мәскәүнең элеккеге баш санитар табибы Николай Малышев белдерде. Аның сүзләренчә, «ковид» белән зарарлану өчен кешегә битлексез автобуска керү дә җитә. «Күпләрнең битлекләре муенына тагылган яки иягендә. Шул ук вакытта транспортта халык бер-берсенә бик якын тора», — дип аңлатты Малышев. Бу хакта «Труд» хәбәр итә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының баш фәнни хезмәткәре Сумья Сваминатан... Читать дальше...
ЕЖЕДНЕВНЫЙ ОПЕРАТИВНЫЙ ПРОГНОЗ возникновения чрезвычайных ситуаций на территории Республики Татарстан на 26 июня 2021 года