(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген журналистлар һәм блогерлар өчен Камал театрында экскурсия узды. Аның барышында сәхнә киемнәрен күрсәттеләр һәм катнашучыларны Камал театры түбәсенә алып менделәр. Экскурсиядә Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова да булды.
Сәхнә киемнәре махсус бүлмәдә саклана. Һәр костюмның үз саны бар. Көя күбәләге зыян китермәсен өчен бүлмәдә эшкәртү уздырып торалар. Һава алмашу да бик мөһим. Шуңа күрә монда ишекләр ике якта да урнашкан, алар гел ачык тора.
Журналистлар шулай ук сәхнә костюмнарын тегү цехында булды. Театр түбәсенә исә моңа кадәр кешеләрнең күпләп менгәне булмаган. Журналистлар бишенче каттан соң урнашкан түбәдән кичке Кабан күле һәм шәһәрнең үзәк урамнарын карады.