(Апас, 13 июнь, «Татар-информ», « Апастово-информ »). Апас Сабан туенда ат чабышы оешкан төстә узды. Ат өстендә җилдерүче кызларны күреп, халык аеруча да сокланды. Чабышкылар ике төркемдә узышты — эш атлары һәм аргамаклар. Ел саен Борнаштан Исламия Җәләлиева ат чабышында катнаша. Быел аңа Чүрибураштан Чулпан Әшрәфҗанова да катнашты. Чулпан 6 сыйныфта укый. Ул иң яшь катнашучы буларак, бүләккә дә лаек булды. 58 яшьлек Рәис Абдуллин иң өлкән катнашучы буларак бүләкләнде. Эш атлары арасында җиңүчеләр барысы да Кабыккүпер авылыннан. Читать дальше...
(Кукмара, 13 июнь, «Татар-информ», « Хезмәт даны »). Сабантуй Кукмара районында Киндеркүл авылы янындагы аланда район халкын, шулай ук күпсанлы кунакларны җыйды. Милли ишегаллары Сабантуйның матур бизәге иде. Аларда төрле халыкларының көнкүреше һәм мәдәнияте чагылдырылды. Биредә Сабантуй кунакларын җыр-бию, ипи-тоз белән каршы алдылар. Кукмара Сабан туенда кунакларны район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Римма Ратниковалар сәламләде. Читать дальше...
Америка президенты күзләү мәгълүматларын өйрәнгәннән соң Русия АКШ сайлау кампаниясенә тыкшынган дигән нәтиҗәгә килдем дип белдерде.
(Баулы, 13 июнь, «Татар-информ», «Баулы-информ» , Индира Сәйфуллина). Бүген Баулы районы Исергәп авылында Сабан туенда башка еллардан аермалы буларак, ат чабышлары булмады. Ат чабышларын мотоблокчылар ярышы алыштырды. Сабантуе башланыр алдыннан ук бәйрәм буласы мәйданга яшьләр, бала-чага җыелды. Алар һәрберсе күңелле уеннар башланганын түземсезлек белән көтте. Милли бәйрәмгә җыелган халыкны авыл җирлеге башлыгы Айдар Әгълиуллин һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров тәбрикләп үтте. Читать дальше...
(Арча, 13 июн, «Татар-информ», «Арча хәбәрләре» ). Арчада Сабантуйның иң кызган вакытында күкне кара болыт каплады. Кояшлы матур көнне көчле җил, яңгыр һәм боз алыштырды. Арча Сабантуенда күңелле итеп ял итүче халык стадионда калды. Социаль челтәрләрдә чыккан видеодан күренгәнчә, кибетләр рәтендә палаткалар, батутлар оча, өстәл, урындыклар авып ята.
(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Татарстанның ау хуҗалыгы вәкилләре республика парламентының «Корал турында»гы федераль законга үзгәрешләр кертүгә кагылышлы инициативасын хуплады. Сунарчыларның фикерләрен «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе дә тыңлады. «Элек кеше бер ел кандидат булып исәпләнә иде. Ул ауга коралсыз гына барды. Кандидат дәвамында тәҗрибә туплады, ә сунарчылар аны күзәтте. Аннары ике аучы кандидатны үз «канаты» астына алды, аның утлы корал белән эш итәргә сәләтле булуын раслады. Корал... Читать дальше...
(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Бәрәңге – иң популяр һәм файдалы продуктларның берсе, әмма кайвакыт аны куллану ашказаны белән бәйле проблемаларга китерергә мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Кытайның Sohu порталына сылтама белән хәбәр итә. Материал авторы сүзләренчә, бәрәңге крахмал һәм аксымга бай, алар аш кайнатуны яхшырта. Пасленчалар семьялыгына керә торган крахмалга бай әлеге яшелчә шулай ук гипертонияне кисәтүдә дә ярдәм итә (чөнки аның составында калий бар) һәм организмнан токсиннарны чыгаруда булыша. Читать дальше...
(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 33 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, аларның бөтенесе дә чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «11 кеше хастаханәгә озатылган, 22 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә. Казанда — 15, Чаллыда 10 очрак ачыкланган. Узган тәүлектә барлыгы җиде муниципаль берәмлектә коронавирус очраклары теркәлгән. Читать дальше...
(Казан, 13 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бу көннәрдә Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле себер якларында чыгыш ясый. «11-18 июнь көннәрендә ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле „Мирас“ концерт программасы белән Ханты-Манси автономияле округында чыгыш ясый. Гастрольләр Россия Мәдәният министрлыгының ил күләмендәге гастроль-концерт планы нигезендә „Без — Россия“ федераль программасы кысаларында үтә», дип хәбәр итә ансамбльнең матбугат үзәге. Программа «РОСКОНЦЕРТ» федераль дәүләт мәдәният учреждениесе тарафыннан гамәлгә ашырыла. Читать дальше...
(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Бүген кич, шулай ук 14 июньдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән яшенле яңгыр явуы көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәчәк. Казанда җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәр дип көтелә, кайбер урыннарда боз явачак.
(Казан, 13 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). ТР Театр әһелләре берлеге Казан Мэриясенең яңа театраль проектына кастинг игълан итә. Идел буе халыклары әкиятләре буенча «О чем поют деревья» дип аталган ачык һавадагы спектакльне режиссер Сойжин Жамбалова (Улан-Удэ шәһәре) куя дип хәбәр итә ТР Театр әһелләре берлеге. Спектакль өчен профессионал актерлар һәм актёрлык буенча югары курс студентлары чакырыла. Оештыручылар кастингка килүчеләр алдына 18 яшьтән өлкәнрәк булу шартын куя. Эшнең беренче этабы ... Читать дальше...
ЕЖЕДНЕВНЫЙ ОПЕРАТИВНЫЙ ПРОГНОЗ возникновения чрезвычайных ситуаций на территории Республики Татарстан на 14 июня 2021 года
В Татарстане за минувшие сутки зарегистрировано 33 новых случая COVID-19, все контактные.
(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясенең симптомнары сизелерлек үзгәрмәде, аларның чагылышы конкрет бер кешенең үзенчәлекләренә бәйле. Бу хакта РИА Новости агентлыгы медицина фәннәре докторы, табиб-иммунолог, аеруча куркыныч инфекцияләр буенча белгеч Владислав Жемчуговка сылтама белән хәбәр итә. Лондонның Король көллияте тикшеренүчеләр төркеме элегрәк коронавирус инфекциясенең гомуми симптомнары үзгәрүе турында белдергән иде. Галимнәр раслаганча, вирусның мутацияләре нәтиҗәсендә баш авырту... Читать дальше...
Михаил Петрович был призван на фронт летом 41- го года.
(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Мәскәү Хөкүмәте коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан кешеләр арасында лотерея уйната. Вакцинация узган кешеләр фатир ота алачак. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы губернатор һәм өлкә Хөкүмәтенең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә. «Төп шарт – прививка (беренче доза) 2021 елның 15-25 июнендә Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгының вакцинация пунктларында ясалырга тиеш. Препаратларның теләсә кайсын ("Спутник V", "ЭпиВакКорона", "КовиВак") сайларга мөмкин», - диелә хәбәрдә. Читать дальше...
За пять месяцев текущего года по Нурлатскому району зарегистрировано 56 преступлений, совершенных в сфере информационно-телекоммуникационных технологий.
(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте урман янгыннарына каршы көрәшү өчен тагын 2,7 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Министрлар Кабинетының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә. «Төбәкләргә урман янгыннарына каршы көрәшү өчен өстәмә рәвештә 2,7 миллиард сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Хөкүмәт башлыгы Михаил Мишустин шул хактагы боерыкны имзалады», — диелә хәбәрдә. Акчаның зур өлеше — 1,9 миллиард сум — янгыннарны сүндерүгә сарыф ителәчәк. Читать дальше...
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан
(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте күп балалы гаиләләргә, ипотекаларын түләү өчен, тагын 27 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирде. Бу хакта Министрлар Кабинеты сайтына сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. «Торак кредиты буенча түләүләрен компенсацияләү өчен күп балалы гаиләләргә өстәмә рәвештә 27 миллиард сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Хөкүмәт башлыгы Михаил Мишустин шул хактагы боерыкны имзалады», - диелә хәбәрдә. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән дәүләт... Читать дальше...
(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Россиядә узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 14 723 яңа очрагы ачыкланган. Бу – февраль уртасыннан бирле иң югары күрсәткеч (ул вакытта 14,2 меңнән артык иде). Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Кичә оператив штаб 13 510 очрак теркәлүе хакында хәбәр иткән иде. Үсеш темпы 0,28 процент тәшкил итә. 357 (399) кеше якты дөнья белән хушлашкан, коронавирус кичергән 9166 (9986) кешене хастаханә һәм госпитальләрдән чыгарганнар. Инфекция йоктыручыларның күбесе Мәскәүдә ... Читать дальше...
(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Казанда яңа технологияләр – виртуаль пирамидалар белән бәйле финанс пирамидалары дулкыны бара. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Баш тикшерү идарәсенең икътисад һәм коррупциягә бәйле җинаятьләр өлкәсендә оешкан җинаятьчел эшчәнлекне тикшерү бүлеге башлыгы Рамил Хәсәнов «Татарстан 24» телеканалы өчен Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Рамил Хәсәнов аңлатканча, виртуаль пирамидаларны оештыручылар потенциаль корбаннары белән очрашмый, үзләрен... Читать дальше...
(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Казанда яшәүчеләрнең 41 проценты Россиядә шартсыз база керемен гамәлгә кертүне хуплый, шул ук вакытта гражданнар теләгән айлык түләүнең күләме 26600 сум тәшкил итә. Эш эзләү буенча SuperJob сервисы тарафыннан үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә. Билгеләп үтелгәнчә, депутатларның Россиядә шартсыз база керемен гамәлгә кертү тәкъдимен (дәүләт тарафыннан гражданнарга фиксацияләнгән айлык түләү) илдә яшәүче һәр икенче кеше хуплый, түләүләр күләмен алар 30,1 мең сум дип бәяли. Читать дальше...
12 июня на площадке Сабантуя состоялся итоговый сбор клуба в рамках проекта "Серебряная тропа" любителей скандинавской ходьбы 55+ .
(Казан, 13 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кичә Милли китапханә ял иткәндә аның MOÑ театраль мәйданчыгында таксистлар һәм укытучылар тормышы аларның үз сүзләре аша театраль күзалланды. Казанда «Шәһәрлеләр театры» фестивале башланып китте. Кичә «Город АРТ-подготовка» театраль лабораториясе кысаларында MOÑ театраль мәйданчыгында һәм Кабан күле буенча эскизлар күрсәтелде. «Маршрут построен» эскизы Казан таксистлары тормышын өйрәнеп әзерләнгән. Тамашачы таксистларның финансларын санарга тырышты... Читать дальше...