(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре «Камский Артек»та ял итүче балалар белән очрашкан. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Очрашуда алар үз хезмәтләренең үзенчәлекләре турында сөйләгән. Балалар ЮХИДИ машинасы, андагы төрле техник җайланмаларны — фото-видеофиксация чараларын, алкотестерлар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәү приборлары, радиостанцияләрне караган, үзләрен кызыксындырган сорауларны биргән. Юл-патруль хезмәткәре... Читать дальше...
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын өч кеше коронавирус инфекциясеннән үлгән. 1950 һәм 1952 елгы ике ир-ат, 1966 елгы хатын-кыз вафат булган. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. 11 июньгә республикада Covid-19дан 514 кеше үлгән.
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ялгыз гына бала тәрбияләүче әтиләргә ана капиталын бирергә рөхсәт итәргә тәкъдим итә. Министрлык закон проектының әзер булуын хәбәр иткән. Бу хакта « РИА Новости » яза. «Ана капиталын ялгыз гына бала тәрбияләүче әтиләр ала алачак. „Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында“гы законга үзгәрешләр кертү хакында закон проекты әзерләнде. Документ нигезендә дәүләт ярдәменең өстәмә чараларына хокуклы затлар даирәсен киңәйтү тәкъдим ителә»... Читать дальше...
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). 2022 елда минималь хезмәт хакы, 6,4 процентка артып, 13,6 мең сум булачак. Бу хакта Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама « РИА Новости » хәбәр итә. «2022 елда минималь хезмәт хакы 6,4 процентка артачак. Якынча бәяләүләр буенча, 2022 елда минималь хезмәт хакы 13 617 сумны тәшкил итәчәк», — дип билгеләп үткәннәр министрлыкта.
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Башкортстан башкаласында «Хезмәт батырлыгы шәһәре» стелласын шәһәрнең көньяк өлешендәге керү юлында, Агыйдел елгасы яр буенда урнаштырачаклар. Элегрәк Уфа халкы стелланы урнаштыру урыны итеп Җиңү Паркына керү юлын сайлаган иде. Әмма архитектур композициянең расланган варианты парк стиленә туры килмәгән, шуңа күрә стелла урынын сайлау буенча яңадан тавыш бирү уздырганнар. « Башинформ » хәбәр иткәнчә, халыкка өч вариант тәкъдим ителгән: Агыйдел яр буе, «Моторостроитель» мәдәният үзәге каршындагы мәйдан һәм М. Читать дальше...
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). 2022 елда яшәү минимумы 11 950 сум булачак. Тиешле проект норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында урнаштырылган. Бу хакта РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән « РИА Новости » хәбәр итә. «Киләсе елда яшәү минимумы күләме 11 950 сум булачак. Эшкә сәләтле кешеләр өчен — 13 026, балалар өчен — 11 592, пенсионерлар өчен 10 277 сум булачак. Гамәлдәге законнар нигезендә хөкүмәт карарының яшәү минимумын билгели торган проекты regulation.gov.ru порталда урнаштырылган»... Читать дальше...
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда үзәкләштерелгән җир асты су чыганакларының 20 проценты санитар нормаларга туры килми. Бүген Дәүләт Советы утырышында Хөкүмәт сәгатендә су белән тәэминат мәсьәләсе күтәрелде. Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин республикада 3 мең 260 үзәкләштерелгән су чыганагы булуын әйтте, шуның 10 сы җир өсте (елгалар) сулары, 3 мең 250 се — җир асты сулары. Министр әйтүенчә, 2020 ел азагына сыйфатлы... Читать дальше...
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Россия Мөфтиләр шурасының «Хәләл» Халыкара стандартлаштыру һәм сертификация үзәге «ЭпиВакКорона» вакцинасына «Хәләл» сертификатын бирде. Бу хакта үзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Вакцина Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) «Вектор» вирусология фәнни үзәгендә ясалды. Җитештерүче вакцина компонентлары һәм җитештерү технологияләре турында бөтен кирәкле мәгълүматны биргән. Документлар нигезендә «Хәләл»... Читать дальше...
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичке сәгать алтыда ашыгыч ярдәм чакыртуның бердәм номерына баткан ир-ат ат турында хәбәр килә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, 2нче номерлы зона эзләү-коткару отряды ир-атның гәүдәсен Казансу елгасында «Гаилә үзәге» янында тапкан. Ул ярдан ике метр ераклыкта су өслегендә булган. Аны полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар, батып үлүченең шәхесен ачыклыйлар.
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанга «ЭпиВакКорона» вакцинасының 24 меңгә якын дозасы кайтты. «Республикага „ЭпиВакКорона“ның 23 650 дозасы кайтты», — диде «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков Татарстанда «Спутник V» вакцинасының актив ясалуын билгеләп үтте. Читать дальше...
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Интернетта һәм социаль челтәрләрдә корал һәм шартлаткыч матдәләр җитештерү ысуллары турында мәгълүмат таратуны тыярга тәкъдим итә. Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов «Мәгълүмат, мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүматны яклау турында» ФЗ ның 106 һәм 151 маддәләренә үзгәрешләр кертү турында федераль закон проектын тәкъдим итте. «Кызганыч, цифрлаштыруның тискәре яклары да бар. Читать дальше...
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Бөекбритания сәламәтлек саклау идарәсе тикшеренүчеләре коронавирусның Һидстанда һәм Кент графлыгында табылган ике яңа төренең үзенчәлекләрен ачыклаган. Бу хакта « Sputnik » радиосы хәбәр итә. Галимнәр Һиндстан коронавирусының (Delta) Кентныкыннан (Alpha) 60 процентка йогышлырак булуын ачыклаган. Галимнәр сүзләренчә, кулланыла торган вакциналарның беренче дозасының файдасы Delta төренә карата 17 процентка кимрәк. Икенче прививканың ике штаммга да карата файдасы бер үк диярлек. Читать дальше...
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Казанда ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татарстан горурлыгы» сериясенең икенче китабы чыкты. Ул Социалистик Хезмәт Герое һәм Россия Герое Илдус Мостюков турында. «Китапны бастыруга беренче адымны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ясады. Ул Татарстанда дәүләт радиолокацияле танып белүнең Гомумроссия системасын булдыру турында китап чыгарырга карар кылды. Республикада башкарылган эш бөтен ил өчен әһәмияткә ия»... Читать дальше...
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Быел «Сәләт» яшьләр үзәгенең җәйге сменасы Кама Тамагы районында беренче тапкыр оештырылган. «Профильле смена базалары Азнакай, Саба, Лаеш районнарында, Биләрдә, Чаллыда бар. Быел „Аргамак“ дигән яңа база барлыкка килде. Ул Кама Тамагы районында урнашкан. Хәзерге вакытта анда тәүге алан уза. Ул база өр-яңа. Анда һәр теләгән бала эләгә алмый. Гариза тутыралар, без сайлап алабыз. Хәзерге вакытта 80 процент аланнарда урын калмады инде», — диде «Сәләт»... Читать дальше...
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Кукмарада Сабантуй бәйрәменең абсолют батырына беренче тапкыр тәкә белән ат бирәчәкләр. Сабантуй бәйрәме 13 июнь көнне Киндеркүл авылы янындагы аланда узачак. Кукмара районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина сүзләренчә, мәйданда ир-атлар гына көч сынашып калмый — хатын-кызлар һәм яшүсмерләр өчен дә ярыш узачак. Аннан кала мәйданда милли стильдә бизәлгән ишегаллары була. Бәйрәмнең тагын бер үзенчәлеге — танышу клубы оештырган «Димче почмагы». Читать дальше...
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). 16 июньдә 11.00 сәгатьтә Казанда «Әдәби кафе»да (Декабристлар ур., 2 йорт) Ләбиб Леронның «Мәхәббәтнең канат җиле» исемле яңа китабы чыгу уңаеннан автограф-сессиясе була. «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Леронның әлеге китабына шагыйрьнең төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре һәм поэмалары туплап бирелде. Бу турыда Татарстан китап нәшрияты матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлеге чарага теләге булган һәркем килә ала.
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстаннан Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова күршеләр турындагы закон авторларының берсе. Закон төнге тавышлар, йорт хайваннарын асрау һәм подъезддагы чүпкә кагылышлы мәсьәләләрне җайга салачак. Инициатива беренче укылышта ук кабул ителде. «Күршеләрнең хокуклары турындагы закон беренче укылышта узды. Өйгә кайткач, барысының да ял итәсе килә. Көндез һәм төнлә дивар бораулауны яки музыка тавышын тыңлау, шулай ук тәрбияләнмәгән хайваннар һәм подъезддагы чүп-чар беркемгә дә ошамый»... Читать дальше...
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУ профессоры, әдәбият галиме Фоат Галимуллин Габдулла Тукайның унике ел гомере Җаек шәһәрендә узганын әйтте. Ул Казахстанның Җаек (Уральск) шәһәрендәге Тукай музее белән элемтәне ныгытырга кирәк дип саный. «Шагыйрьнең Татарстаннда төп нокталарын — Кушлавыч, Өчиле, Кырлай җирлекләрен дә онытмаска кирәк. Җаекта торганнан соң Тукай Казанга шагыйрь булып җитлегеп кайта. Шуңа күрә Җаектагы Тукай музее белән дә элемтәне ныгытырга кирәк», — диде ул. Галим фикеренчә... Читать дальше...
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда Сабантуйны оештыручылардан прививка ясату турында сертификат яки нәтиҗәсе тискәре булган ПЦР-тест сорала. Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсенең Чаллы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев шул хакта журналистларга сөйләде. Чаллыда милли бәйрәм тотрыксыз эпидемиологик вазгыять шартларында уза. Шуңа күрә, оештыручыларга һәм катнашучыларга коронавируска каршы таләпләрне дә үтәргә кирәк. Читать дальше...
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов фикеренчә, татар телен өйрәнергә теләмәгән балалар өчен «Сәләт» X Халыкара яшьләр белем бирү форумында уңайсыз булачак. «Әлбәттә, форумда теләсә кайсы милләт кешесе катнаша ала. Татар телен белү шарты да юк. Әмма форумга алганда, катнашучыга: „Татар телен белергә теләгең бармы?“ — дигән сорау бирелә. Бала: „Теләгем юк“, — дисә, аңа анда уңайсыз булачак. Чөнки форумда татар теле... Читать дальше...
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Бүген кич, иртәгә төнлә һәм көндез Татарстанда һава торышының начарлануы көтелә. Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, республикада аязучан болытлы һава була. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, аерым районнарда (Казанда — көндезге сәгатьләрдә) яшен булуы ихтимал. Урыны белән боз яварга мөмкин. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Җилнең юнәлеше көньяк-көнчыгышка үзгәрергә мөмкин. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк, дип хәбәр итә метеорологлар. Читать дальше...
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Танылган театр белгече Нияз Игъламов маңкорт сүзен куллануга бәйле уйлары белән бүлеште. Ул «маңкорт» сүзе белән «ыргытышмаска» өндәде. «Тулы бер буын телне белми һәм традицияләрне хөрмәтләми икән, бәлки, проблема телдә һәм традицияләрдәдер», — диде ул «Нәүрүз» театр фестивальнең йомгаклау утырышында. «Без тулы бер буынны маңкорт дип атыйкмы? Бу минем җавапсыз сорауларым. Туксанынчы елларда мәйданнарда күтәреп йөргән лозунгларыбыз искерде. Читать дальше...
Моннан тыш, республика кереме кимү сәбәпле, Татарстан бюджеты үз керемнәре күләме ягыннан Русиядә бишенче урыннан сигезенчегә төшкән.
Сегодня на площадке форума «Мой голос» эксперты обсудили актуальные изменения в избирательном процессе, направленные на повышение удобства для голосующих.
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгындагы матбугат конференциясендә «Сәләт» X Халыкара яшьләр белем бирү форумының быелгы җырын тәкъдим иттеләр. «Һәр елны форумга багышлап җыр языла, шундый бер матур традиция. Аны күп еллар Илназ Сафиуллин яздыра иде. Быел да җыр „Сәләт“ өчен махсус язылды. Аның көен мин яздым, Илгиз Шәйхразиев һәм Зәринә Вильданова башкара. „Сәләт“ өчен алар өч ел дәвамында җырлый инде», — диде форумның арт-директоры Ислам Вәлиев «Татар-информ» хәбәрчесенә. Читать дальше...