(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанга «ЭпиВакКорона» вакцинасының 24 меңгә якын дозасы кайтты. «Республикага „ЭпиВакКорона“ның 23 650 дозасы кайтты», — диде «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков Татарстанда «Спутник V» вакцинасының актив ясалуын билгеләп үтте. Бу вакциналар республикада җитәрлек күләмдә. «КовиВак» вакцинасының кайтарылуы көтелә. Россиядәге өченче вакцинаның беренче партиясе Татарстанга апрель аенда мең ярым дозада кайткан иде.