(Балтач, 17 июнь, «Татар-информ», « Хезмәт », Зәлия Фәйзрахманова). Кичә Балтач районына Татарстан Икътисад министры урынбасары Равил Сираҗиев һәм министрлык вәкилләре эшлекле сәфәрдә булды. Алар район башлыгы Рамил Нотфуллин белән төрле объектларда булды, район белән якыннан таныша алды. Район кунаклары иң элек Балтач сөт-май комбинатында булды. Комбинатның баш инженеры Руслан Гатауллин төп эш юнәлешләре сыр ясау булуын ассызыклап үтте. Шул ук вакытта сөт кабул итеп алынудан башлап, сырга әверелгәнче... Читать дальше...
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше Covid-19 коронавирусыннан вафат булган Covid-19 инфекциясеннән 1944 һәм 1950 елгы хатын-кыз вафат була. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән». Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 2021 елның 17 июненә Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының гомуми саны 523кә җиткән.
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). 18 июньдә Татар китабы йортында язучы, техник фәннәр кандидаты Җәвад Тәрҗемановның истәлегенә багышланган кичә оештырыла. Чара көндезге икедә башлана. Оештыручылар хәбәр итүенчә, кичә ике өлештән торачак. Беренче өлештә язучының туганнары белән очрашу каралган, ә аннары тамашачыларга атаклы «Шуктуган» әкияте нигезендә куелган музей спектакле тәкъдим ителәчәк. Кичәдә язучының улы Камил Тәрҗеманов һәм кызы Гөлшат Тәрҗеманова, шулай ук әдипнең туганнары һәм оныклары катнашачак. Читать дальше...
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары бу атнада республикада һава торышы ниди булуы турында сөйләделәр. Фаразлар буенча, ялларда коры һәм эссе һава торышы булачак. Җомга республикада көнбатыш антициклон йогынтысында алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшем ихтималы аз. Төнлә һава температурасы +7…+12 градус, көндез +24 градустан югары булачак. Шимбә атмосфера басымы йогынтысында явым-төшем көтелми. Төнлә терекөмеш баганасы +8…+13 градус, көндез +29 градуска кадәр күтәреләчәк. Читать дальше...
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Быел Татарстанда яшәүче 50 кеше «Ворлдскиллс» программасы буенча «Эшмәкәрлек» компетенциясендә бушлай белем алачак. Бу хакта республика Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Хәзерге вакытта белем алырга теләүчеләрне җыялар. Укулар 21 июньдә башлана һәм онлайн-форматта узачак. 144 академик сәгатьтә программада катнашучылар бизнес алып баруның нечкәлекләре турында белә, идеяләрне генерацияләргә өйрәнә, бизнес-проект эшли һәм үз эшен ачуда ярдәм алачак. Читать дальше...
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). 8 июньнән 15 июньгә кадәр Россиядә бәрәңге, кәбестә һәм кишер бәяләре арткан. Суган бәясе шулай ук калды, ә кыяр һәм помидор тагын да арзанайды. Бу турыда Росстат мәгълүматларына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Яшелчә продукциясенә бәяләр уртача 1,2 процентка, шул исәптән кишергә 10,2 процентка, бәрәңге 7 процентка, кәбестә 4,4 процентка, суган 1,1 процентка арткан. Кыяр бәясе 5,5 процентка, помидор 4,9 процентка төшкән», — диелә статистика ведомствосы хәбәрендә.
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы депутаты Родион Букачаков («Бердәм Россия») торак пунктларда тизлекне сәгатенә 10 километрдан да арттырган өчен машина йөртүчеләргә 500 сумга штраф салырга тәкъдим итте. Бу хакта парламентның түбән палатасы мәгълүматлар базасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Проект автомобиль йөртүчеләр торак пунктларда тизлекне арттырганда була торган юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү өчен эшләнгән. «Закон проекты торак пунктларда максималь мөмкин булган тизлекне сәгатенә 10 километрдан арттырган... Читать дальше...
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Рәшит Фәтхрахманов). Россиядә көтмәгәндә пандемиянең яңа дулкыны китереп бәрде бит әле. Авыручылар саны арта, хәл кискенләшә. Күрер күзгә бер дә алай кебек түгел инде ул үзе. Әмма рәсми саннар хәвефле. Мәскәүдә әнә яңа чикләүләр һәм өстәмә ял көннәре игълан ителде. Фәнни күзлектән караганда, вируслы чир вакытлар үтү белән көчсезләнергә һәм үзеннән-үзе юкка чыгарга тиеш. Әмма COVID-19 куркынычрак мутацияләр белән аваз сала һәм аны дәвалау кыенлаша, диләр белгечләр. Читать дальше...
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). 13 июньдә Чаллыда 38 яшьлек ир-ат балыкка киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына автошәһәрдә үз хәбәрчесе Валентин Кулагин хәбәр иткән. Бүген шаһитлар «Чаллы Яр» торак комплексы янында Чулман елгасында балыкчының мәетен күргән. Фаҗига урынына 6нчы зональ янгын сүндерү-коткару отряды килгән һәм балыкчының мәетен чыгарган.
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Пенсиянең тупланма өлеше турындагы мәгълүматлар өч елга бер тапкыр, 45 яшьтән соң ир-атларга һәм 40 яшьтән соң хатын-кызларга дәүләт хезмәтләре порталында автомат рәвештә шәхси кабинетка киләчәк. Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы боерыгы проекты буенча иҗтимагый фикер алышу уза. Ведомствода аңлатуларынча, бу гражданнар пенсия хокукларын һәм хәзер билгеләнсә, күпме алачакларын аңласыннар өчен кирәк. Бу хакта «Российская газета» яза. «Җыелган пенсия хокукларыннан чыгып... Читать дальше...
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Башкортстанда урманнарны ефәк күбәләгенә каршы эшкәрткәндә зыян күргән умартачыларга ярдәм күрсәтәчәкләр. Аларга яңа бал кортлары күче сатып алу өчен акча бүлеп бирәчәкләр. Бу хакта «Инстаграм»дагы үз битендә Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин хәбәр итте. «Бу фотоны мин Баймак, Зилаир, Зианчура, Күгәрчен районнары умартачыларыннан алдым. Безнең бал республикасы өчен куркыныч күренеш. Фермерлар ярдәм сорый. Беренче исәпләүләр буенча, 2 меңнән артык бал корты күче зыян күрде. Читать дальше...
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Эвилена Киселева). Татарстанда 4 меңгә якын кеше талпан ияргәннән соң табибларга мөрәҗәгать иткән, паразитлар республиканың барлык районнарында да диярлек халыкны тешләп өлгергән. Бу хакта «Татар-информ»га Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсендә хәбәр иттеләр. «Эпидемия сезоны башыннан 17 июньгә талпан кадалу буенча Татарстанның медицина оешмаларына 3873 кеше мөрәҗәгать иткән, 14 яшькә кадәрге 984 бала да зыян күргән. Читать дальше...
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бала табу яшендәге хатын-кызларга исерткеч эчемлекләр эчүне тыярга тәкъдим итте. Бу хакта 2022-2030 елларга алкоголь белән көрәш буенча гамәлләрнең глобаль планы проектына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Илләр халыкның алкогольле эчемлекләрнең зарары турында хәбәрдарлыгын арттырырга тиеш, әмма балаларга, көмәнле һәм бала табу яшендәге хатын-кызларга аерым игътибар бирергә кирәк, диелгән документта. Бу балага узганчы һәм... Читать дальше...
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелмичә калган 217 татарстанлы турында мәгълүмат эзләп табуын белдерде. «Мин Герой званиесы бирелмичә калган 217 татарстанлы турында мәгълүмат эзләп таптым. Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен аларны илнең иң югары бүләгенә тәкъдим иткән булганнар, бүләкләү кәгазе дә тутырганнар. Билгесез сәбәпләр аркасында Герой званиесе бирелмәгән»... Читать дальше...
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Имам Матуриди исемендәге Азов ислам фәннәре мәдрәсәсенең ирләр бүлегендә дини уку йортын тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасы узды. Укучыларны тәбрикләргә аларның әти-әниләре, мәдрәсә укытучылары, студентларның туганнары, якыннары һәм дуслары килде. Кырым һәм Севастополь шәһәре мөфтие хаҗи Эмирали Аблаев дүрт егеткә дини белем алу турында диплом тапшырды. Бу турыда Россия мөселманнары Диния җыены матбугат хезмәте хәбәр итә. Ул чыгарылыш укучыларына халык алдында җаваплылык турында онытмауларын... Читать дальше...
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан татарлары белән очрашты. Җыелыш вакытында җирле татарлар үзбәк телевидениесендә татар телен укыту өчен эфир вакыты алуда ярдәм сорады.
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ» , Надежда Гордеева). Интернетта татар телендә мөмкин кадәр күбрәк контент булырга тиеш. Мондый фикерне Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов матбугат конференциясендә әйтте. «Россиядә беренче тапкыр татар телендә аудиокитаплар „ЛитРес“ сервисында барлыкка килде. Анда танылган авторларның 153 китабы урнаштырылган. Проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырылды. Ул үз вакытында аны гамәлгә ашыру өчен акча бүлеп бирде»... Читать дальше...
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Ростов Дон шәһәрендә «Донда татар һәм башкорт мәдәнияте көннәре» чарасына багышланган бәйрәм узды. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Ростов өлкәсендә татарлар 400 елдан артык яши, 2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча 14 000 кеше исәпләнгән. Бәйрәмдә кунаклар халыклар бердәмлегенә багышланган фотокүргәзмә һәм балалар рәсемнәрен карады. Милли киемнәрдәге татар һәм башкорт яшьләре барлык катнашучыларга да актив ярдәм итте. «Якташлар»... Читать дальше...
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Коронавирус йоктыручылар саны арту сәбәпле, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе югары уку йортлары ректорлары советы яңа уку елында башкала югары уку йортларына бары тик вакцинация узган яки антитәнчекләре булу, шулай ук прививка ясатмау турында медицина белешмәсе булган студентларны гына дәресләргә кертергә тәкъдим итте. Вакцинация узмаган студентларга онлайн-форматта дәресләр оештырырга кирәк. Югары уку йортлары онлайн режим технологияләрен тиешенчә эшләде, алар югары дәрәҗәдә белем бирү мөмкинлеге тудыра... Читать дальше...
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Балтач районы хезмәтчәннәре көндәлек тырыш хезмәтләре белән тарихта беренче тапкыр тәүлеккә 300 тоннадан артык сөт савып алуга ирештеләр. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, бу рекорд Татарстанның сөт терлекчелеген үстерүгә саллы өлеш кертү булды. Балтач районында терлекчелек үсешенә сөт җитештерүдә күпьеллык традицияләре булган авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре зур өлеш кертә. «Татарстан» АХП ҖЧҖ һәркөнне 32 тоннадан артык (32,7 тонна) сөт сава... Читать дальше...
Русия думасы Русиядә кулланучылары булган чит ил интернет ширкәтләрен илдә рәсми вәкиллекләрен ачарга мәҗбүр итүче канун өлгесен өченче, соңгы укылышта раслады. Бу таләпне үтәмәгән сайтларны интернетта эзләү җиһазларыннан алып ату, томалау һәм аларга акча күчерүне тыю каралган.
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллының Боровецкий коттедж бистәсендә өлкән яшьтәге Хәбибуллиннар гаиләсен үтерүдә 49 яшьлек Ренат Зиннуровны гаеплиләр. Бүген суд аңа җәза билгеләде. Тикшерүче судка мөрәҗәгать итеп, Зиннуровны ике айга сак астына алуны үтенде. Аны аеруча авыр җинаять кылуда гаеплиләр. Тикшерүчеләр фикеренчә, ул шаһитларга басым ясарга яки качарга мөмкин. Суд үтенечне канәгатьләндерде. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Зиннуров озак еллар дәвамында бу ир белән хатынга йорт эшләрендә ярдәм иткән. Читать дальше...
Тоткарланган Денис Улесов хәзерге вакытта "Татарстан мәгълүмат технологияләре" дәүләт оешмасы баш мөдире булып тора.
Животноводы лучших хозяйств РТ готовятся к Международной агропромышленной выставке «АГРОВОЛГА».
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Ярымутрауның көнчыгышында көчле яңгыр яву һәм су басу сәбәпле, Кырымда төбәк күләмендә гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Табигый бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү өчен резерв фондыннан акча бүлеп биреләчәк, дип яза РИА Новости хәбәр итә. «Гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча комиссия төзү турында карар кабул ителде. Төбәк күләмендә гадәттән тыш хәл игълан ителде. Резерв фондыннан финанс тулы күләмдә биреләчәк», — диде журналистларга Кырым башлыгы Сергей Аксенов. Пәнҗешәмбе... Читать дальше...