(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Ростов Дон шәһәрендә «Донда татар һәм башкорт мәдәнияте көннәре» чарасына багышланган бәйрәм узды.
Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Ростов өлкәсендә татарлар 400 елдан артык яши, 2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча 14 000 кеше исәпләнгән.
Бәйрәмдә кунаклар халыклар бердәмлегенә багышланган фотокүргәзмә һәм балалар рәсемнәрен карады. Милли киемнәрдәге татар һәм башкорт яшьләре барлык катнашучыларга да актив ярдәм итте.
«Якташлар» татар милли-мәдәни үзәге киләчәктә дә иҗатка омтылган, тамырларына мәхәббәтле булган яшьләргә, татар һәм башкортларның милли традицияләрен барлауга, Россия халыкларының берләшүенә һәм рухи үсешенә юнәлдерелгән мәдәни кыйммәтләрне саклап калу һәм үстерүгә ярдәм итәчәк, диелгән хәбәрдә.