(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда «Игелек җире» республика конкурсы нәтиҗәләре буенча килешүләр төзү этабы тәмамланды. Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, конкурс Татарстан муниципаль берәмлекләрендә волонтерлык бергәлеген тотрыклы үстерү өчен шартлар тудыру һәм волонтерлык эшчәнлегенә җәлеп ителгән гражданнар санын арттыру өчен шартлар тудыру максатыннан үткәрелә. 2020 елда конкурста Бөгелмә, Теләче, Яшел Үзән, Мамадыш, Түбән Кама, Лениногорск, Алексеевск... Читать дальше...
(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Тозны кирәгеннән артык куллану онкологик авырулар яки инсульт сәбәбе булырга мөмкин. Бу хакта табиб һәм телевидение алып баручысы Александр Мясников сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Без бер җан башына 12 грамм аш тозы кулланабыз, ә норма буенча биш грамм тиеш. Ә гипертоникларга һәм 50 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә 2,5 грамм аш тозы гына ярый», — диде Мясников «Россия 1» телеканалы эфирында. Аның сүзләренчә, тәүлеклек норманы арттыру төзәтеп булмаслык нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Читать дальше...
(Казан, 28 июнь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Сәрия Мифтахова). Республикада бердәм дәүләт имтиханнарында рус теленнән –102, географиядән — 5, рус әдәбияты, химиядән 35әр укучы 100 балл туплаган. Башка фәннәр буенча күрсәткечләрне соңрак беләчәкбез. Быел 100 балл туплаучылар күбрәк булырга охшап тора. Рус теленнән узган ел 97 укучы иң югары баллны җыйса, быел андыйлар бишкә күбрәк. Алар арасында татар мәктәбендә белем алган авыл укучылары да бар. Саба сәләтле балалар мәктәп-интернатының 11 нче сыйныф укучысы... Читать дальше...
(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). 27 июньдә Свердловск өлкәсенең Тәүде шәһәрендә Сабан туе булды. Бәйрәмдә Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, Тәүде шәһәр округы администрациясе башлыгы урынбасары Людмила Склярова катнашты. Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр иткәнчә, иҗади төркемне М.И.Глинка исемендәге Чиләбе опера һәм балет театрының әйдәп баручы солисты, Гүзәлия Шахматова, Урал дәүләт хоры солистлары Элиза Махиянова һәм Рәмис Идрисов тәкъдим итте. Читать дальше...
(Казан, 28 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының беренчел звеносында 830дан артык медицина хезмәткәре җитми, шул исәптән 630ы — авыл җирлегендә. «Авылда 630га якын медицина хезмәткәре җитми. Шәһәрләрдә беренчел медицина-санитар ярдәме күрсәтү азмы-күпме тотрыклы. Шәһәрләрдә, мөгаен, яңа торак массивларда (медикларның) штат саны җитми торгандыр», — дип сөйләде ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев. Читать дальше...
(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда педагоглар телләр күптөрлелеген мәгариф системасының өстенлекле бурычы буларак саклау темасы буенча фикер алышты. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы бүген «Татарстан Республикасы гомуми белем бирү системасының өстенлекле бурычы буларак телләр күптөрлелеген саклау» мәгариф һәм фән хезмәткәрләре киңәшмәсенең милли мәгариф буенча секция утырышы үткәрде. Бу турыда ведомство сайтында хәбәр ителә. Киңәшмә барышында туган телне өйрәнү буенча мәктәпләр челтәрен үстерү... Читать дальше...
(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Краснодар краенда «Татар кызы» конкурсы тәмамланды. Анда Новороссийск шәһәренең Кырым татарлары оешмасы вәкиле Урие Сейтумерова җиңде. Җиңүчегә 23 яшь. Бу турыда Краснодар татарларының инстаграм битендә хәбәр ителә. Бәйгедә икенче урынны Тихорецк шәһәре татарлар оешмасы вәкиле 18 яшьлек Аделина Колесникова алды. Краснодар кызы Гүзәл Әхмәтова (1998 елгы) һәм Адыгея кызы Рәмзия Сәлимҗанова (2000 елгы) өченче һәм дүртенче урыннарны бүлеште.⠀
(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда ике ир-ат һәм ике хатын-кыз коронавирустан үлгән. «Татарстанда коронавирус инфекциясеннән дүрт үлем очрагы теркәлгән», диелгән республика Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә. Республикада 1950 һәм 1965 елларда туган ике ир-ат һәм 1940 һәм 1964 елларда туган ике хатын-кыз үлгән. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», — дип ачыклык керттеләр ведомствода. Шулай итеп, 2021 елның 28 июнендә тупланган мәгълүмат буенча... Читать дальше...
COVID-19га каршы вакцина ясатмаган имамнарны эштән читләштерәчәкләр.
(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Бүген Кабан күле яр буенда сулыш практикалары сеансы башланды. Татар телендә дәресләр «Хәрәкәттә — бәрәкәт» Казан проекты кысаларында уза. Очрашуны продюсер, режиссер Илшат Рәхимбаев һәм сценарист, режиссер Гөлнара Иванова үткәрә. Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, белгечләр казанлыларга аңны ничек тынычландыру, энергия туплау, стресстан арыну, шулай ук коронавирустан дәвалану турында сөйләячәк. Алар дөрес сулыш кешенең физик халәтен генә түгел, рухи халәтен дә яхшыртуга ярдәм итә дип ышана. Читать дальше...
(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Башкортстанда БДИда 100 балл җыйган укучыларга югары уку йортына кергәч 100 мең стипендия түләнәчәк. «Башинформ» хәбәр иткәнчә, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров министрлыкка республиканың югары уку йортларына керәчәк йөз баллчыларны бүләкләү мәсьәләсен карарга кушты. «Бу төпле, талантлы егетләр һәм кызлар. Аларның Башкортстан югары уку йортларына керүен телибез. Матди кызыксындыру системасын уйлагыз. Бу елына 100 мең сумлык өстәмә грантлар булырга мөмкин. Акчаны саныйбыз... Читать дальше...
(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Бүген иртәнге сәгать тугыздан соң Восстание һәм Короленко урамнары чатында «Лада» һәм KIA автомобильләре бәрелешкән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. Якынча мәгълүматлар буенча, «Лада» автомобиле йөртүчесе внедорожникка бәрелгән һәм үзенең автомобилен ташлап авария урыныннан качып киткән. «Юл-транспорт һәлакәтендә «Лада» машинасының 8 яшьлек пассажиры имгәнгән. Аны Балалар республика клиник хастаханәсенә алып киткәннәр», — диделәр Дәүләт автоинспекциясендә. Читать дальше...
Яңа йортларның бер өлеше июльдә үк җитешер дип көтелә. Йортларны авыл халкы үзе төзи.
(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Кыргызстанда яңа мөфти вазифасына Замир Ракиев сайланды. Шул уңайдан РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин яңа мөфтигә котлау юллады. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Кыргызстанда Диния нәзарәте кысаларында озак еллар дәвамында фидакарь дини хезмәт күрсәтеп, сез үзегезне дингә һәм халыкка багышлаган рухи лидер буларак күрсәттегез. Моны Сезне Диния нәзарәте рәисе һәм Кыргызстан мөфтие вазифасына бертавыштан сайлануыгыз раслый»... Читать дальше...
(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). 29 июньдә Казанда «Казан Арена» стадионы каршындагы мәйданчыкта беренче тапкыр гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе узачак. Казан мәктәпләрен тәмамлаган 5766 кеше бәйрәм кунаклары булачак. Бәйрәм чарасы 18.00 сәгатьтә башлана. Укучылар өчен бай эчтәлекле концерт программасы әзерләнгән. Сәхнәдә «Мальбэк һәм Сюзанна» музыкаль төркеме, «Песни» телевизион тамашасының икенче сезоны җиңүчесе рэпр Slava Slame, «Волга-Волга» вокаль-инструменталь төркеме, шулай ук татар эстрадасы йолдызы Гөлназ Батталова чыгыш ясаячак. Читать дальше...
(Казан, 28 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУ ның татар теле белеме кафедрасы доценты, галимә Халисә Ширмән фикеренчә, борынгы төрки халыклардаа телнең әдәби-сәнгать формасы VII гасырга кадәр үк формалашкан булган. «Борынгы әдәби тел турында сөйләгәндә Мәскәү галимнәре безнең эраның VII–XI гасырлары турында сүз алып бара. Татар галимнәре V гасыр дип әйтә. Борынгы төрки әдәби тел — горурлыгыбыз, чөнки бу гасырларда дөньяда бик күп кабиләләр яшәгән һәм барысында да әдәби тел булган дип әйтеп булмый. Читать дальше...
(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә, 29 июньдә, Татарстан антициклон перифериясе йогынтысында булачак. Шул сәбпәле, аномаль эссе тотрыксыз һава торышы сакланачак. Атмосфера фронты узу сәбәпле, һава шартлары начарлануы фаразлана. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республикада алмашынучан болытлы һава булачак. Төнлә, шулай ук көндез, төбәктә урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшен булырга мөмкин. Урыны белән боз да фаразлана. Көньяк-көнчыгыштан... Читать дальше...
(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»).Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов В.Е. Алемасов исемендәге ТР Дәүләт премиясен өч яшь галимгә бирү турында указга имза куйды. Документ республиканың рәсми порталында чыкты. Юл һәм гидроизоляция билгеләнешендәге тотрыклы битумполимер дисперсияләр алуның фәнни нигезләрен эшләүгә зур өлеш керткән өчен Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының техник фәннәр кандидаты Дамир Әюпов премиягә лаек булды. «Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге» федераль... Читать дальше...
Их ролик ко Дню образования службы пропаганды БДД занял первое место в номинации «В автомобиле-безопасно». Юную актрису ролика и ее маму поздравили в местном отделе ГИБДД.
(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Чистай шәһәрендә татар халкының борынгы гореф-гадәте булган «Яңгыр теләү» йоласы узды. Йола Бөтендөнья татар конгрессының Чистай җирле оешмасы, шәhәрнең мөхтәсибәте тарафыннан «Ак калфак» татар хатын- кызлары оешмасы белән берлектә оештырылды. Йолада катнашучылар ачык hавада истиска (яңгыр сорау намазы) укыды, Раббыбызга догалар кылды, су сибешеп уйнап алды hәм тәм-томнар белән тәмле чәйләр эчте.
Число вакцинированных в Татарстане превысило 500 тысяч человек.
1 июля 2021 года на площадке Региональной общественной приемной Председателя Партии «Единая Россия» в Республике Татарстан будут организованы мероприятия, посвященные Всероссийскому единому дню приемов учителей по актуальным проблемам в сфере образования.
Для регулирования ситуации на базе Центра занятости Казани создан совет кадровых служб.
(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Бүгенгә булган мәгълүмат буенча, Россиядә яшәүчеләрнең 23 проценты коронавирустан прививка ясаткан. Бу турыда Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Бүген вакцинация узучылар 23 процент», диде Мурашко Беренче каналда «Познер» программасы эфирында Россиядә яшәүчеләрнең ничә проценты вакцинация узуы турындагы сорауга җавап биреп.
(Казан, 28 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУның татар теле белеме кафедрасы доценты, галимә Халисә Ширмән мессенджерларга килгән «бәхет хатлары»ның килеп чыгышы төркиләрдә X гасырда барлыкка килгән булуын әйтте. Борынгы уйгыр язулары арасыннан иң әһәмиятлесе — «Алтын йарук» («Алтын балкыш»). Татар теленә күчерсәк, ул алтын төсендә ялтырап торган күп әйберләрдән өстен булган китап, дип тәрҗемә ителә. Аны күп тапкыр күчереп язсаң, гөнаһларың кичереләчәк дигән ышану булган. Аны изге эш дип санаганнар. Читать дальше...