(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Чистай шәһәрендә татар халкының борынгы гореф-гадәте булган «Яңгыр теләү» йоласы узды. Йола Бөтендөнья татар конгрессының Чистай җирле оешмасы, шәhәрнең мөхтәсибәте тарафыннан «Ак калфак» татар хатын- кызлары оешмасы белән берлектә оештырылды. Йолада катнашучылар ачык hавада истиска (яңгыр сорау намазы) укыды, Раббыбызга догалар кылды, су сибешеп уйнап алды hәм тәм-томнар белән тәмле чәйләр эчте.