(Чаллы, 18 июнь, «Татар-информ», « Шәһри Чаллы »). Бүген шәһәр ипподромы территориясендә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле булганнар өчен махсус Сабантуй бәйрәм уздырылды. Бәйрәм кунакларын шәһәр мэры урынбасары Ирина Сәгыйдуллина тәбрикләде. Шулай ук котлау сүзләре белән Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов, шәһәр Советы депутатлары Евгений Архипов һәм Сергей Снарский чыгыш ясадылар. Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле булганнар бу көнне рәхәтләнеп күңел ачты, ярышларда катнашты. Читать дальше...
Моннан тыш 28 июньнән тагын 8 илгә очышлар кабат ачыла.
(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүгенге пешекче IT-инженер да булырга тиеш, дип саныйлар Казан инновация университетында. Биредә IT-технологияләр белән җиһазландырылган Россиядә беренче татар кулинариясе студиясе ачылды. Тимирязев исемендәге Казан инновация университетында ачылган уникаль аш-су студиясе Юныс Әхмәтҗанов исемен йөртә. Бу студия татар ашлары мирасын саклап калырга һәм аны заманча тәкъдим итәргә ярдәм итәчәк, ди оештыручылар. Алар моның университет өчен кадрлар... Читать дальше...
(Болгар, 18 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Болгар ислам академиясенең ислам мирасы үзәге директоры Сөләйман Рәхимов фикеренчә, татар дин тәгълиматчысы, мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдинне искә алмыйлар. «Аның юбилеен зурлап үткәрүне кирәксенмиләр, хезмәтләрен дә бастырмыйлар. Әлегә кадәр аның барлык хезмәтләрен бастырып чыгаручы юк, ә материаллар Уфада саклана. Башка галимнәрне искә алган кебек, Ризаэтдин Фәхретдинне дә күтәрергә кирәк», — дип саный ул. Сөләйман Рәхимов сүзләренчә, Ризаэтдин Фәхретдингә яла яккан булганнар. Читать дальше...
(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда финанслау лимиты 50 млн сумга якын булган ике программа тулысынча тормышка ашырылды — Ветеринария идарәсе карамагындагы учреждениеләрне һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре биналарын капиталь ремонтлау программалары. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә... Читать дальше...
(Болгар, 18 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Болгар ислам академиясенең Ислам мирасы үзәге директоры Сөләйман Рәхимов сүзләренчә, экспонатларны чит илләрдән кайтарту җиңел түгел. «Үзәк өчен Үзбәкстаннан бер экспонат кайтарасы идек. Әлегә килеп чыкмады. Җиңел генә түгел ул. Экспонатларны бушлай беркем дә бирми бит инде. Ә илләрнең валюталары төрле, уртаклык юк. Техник мәсьәләләр инде бу. Киләчәктә барысы да килеп чыгар дип уйлыйм», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Ислам мирасы үзәгендәге экскурсиядән соң. Читать дальше...
(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус йогышына каршы көрәш буенча Федераль оператив штаб 22 июньнән Төркия белән тулы масштаблы авиаочышларны торгызуның максатчанлыгы турында карар кабул итте. Бу хакта брифингта РФ вице-премьеры Татьяна Голикова хәбәр итте. « Безнең белгечләр бәяләвенчә, бу мәсьәлә буенча барлык кызыксынган федераль башкарма хакимият органнары тарафыннан фикер алышуны һәм тулысынча карауны исәпкә алып, оператив штаб утырышында агымдагы елның 22 июненнән Төркия... Читать дальше...
(Болгар, 18 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Болгар ислам академиясенең ислам мирасы үзәге директоры Сөләйман Рәхимов татар дин тәгълиматчысы, мәгърифәтче Муса Бигиевның Мисырдагы каберен Каһирә архивыннан эзләп, ачыкларга мөмкин булуын әйтте. «Муса Бигиевның каберен табып булмады. Мисырда пирамидалар бар. Муса Бигиев дәрәҗәле кеше булып санала һәм аны корольләрне күмә торган урында җирләнгән, диделәр. Кабере турындагы мәгълүматны Мисыр архивы аша эзләргә кирәклеген әйттеләр. Муса Бигиевны... Читать дальше...
(Болгар, 18 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген журналистларга Болгар ислам академиясенең Ислам мирасы үзәгендә Россиядәге беренче басма Коръәннең күчермәсен тәкъдим иттеләр. «Татарлар патшабикә Екатеринага типография ачу соравы белән мөрәҗәгать итә. Ул Коръән бастыру өчен кирәк була. Патшабикә баш тарта. Әмма үзе Санкт-Петербургта шундый типография ача. 1787 елда Россиядә беренче басма Коръән барлыкка килә. Сезгә күрсәткән Коръән бераз соңрак, 1838 елда басылган», — диде Болгар ислам... Читать дальше...
(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Коронавирус белән авыручылар саны кимүен россиялеләрнең күпчелеге прививка ясатканнан соң көтәргә мөмкин, дип белдерде РФ вице-премьеры Татьяна Голикова. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Авырулар санының кимүе, бәлки, авырулар санының кискен кимүен кешеләрнең күпчелеге вакцинацияләү узганнан соң көтәргә мөмкин», - диде Голикова ковид таралу белән бәйле вазгыять буенча брифингта. Голикова кешеләрнең вакцинациядән соң коронавирусны профилактикалау буенча чикләү чараларын үтәүне дәвам итүе мөһимлеген искәртте.
(Истанбул, 18 июнь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиядә Ататөрек исемендәге университет оештырган «Төркия дәүләт гимнына — 100 ел һәм төрки дөнья әдәбиятларында ирек фикере» халыкара фәнни симпозиумында шул ук уку йорты галиме Фатих Экиҗи «Татарстан Республикасы дәүләт гимны» дигән доклад белән чыкты. Төрек галиме җыенның Габдулла Тукай исемендәге секциясендә Татарстан дәүләт гимнының кайчан, ничек кабул ителүе турында сөйләде, гимнның сүзләренә бәйле тикшеренүләрен ачыклады. Фатих Экиҗи... Читать дальше...
(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Сайлау процессында заманча стандартлар зур күләмдә кулланыла башлады. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте «Без күп кенә проблемалы мәсьәләләрне „Минем тавыш“ сайлаучылар форумының алтынчы сессиясендә карадык. Узган ел сайлаучылар форумы проектын гамәлгә ашыру турында бик кыю сөйләштеләр», — диде Кондратьев. Форумда катнашучыларны сәламләп, РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла... Читать дальше...
(Болгар, 18 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Болгар ислам академиясенең Ислам мирасы үзәге директоры Сөләйман Рәхимов сүзләренчә, халык мөселманнарга карата эшләгән яхшылыклары өчен патшабикә Екатеринаны әби-патша дип атый торган булган. «Екатерина хакимияткә килгәч, аңа кадәр кысрыкланган мөселманнар белән үзара мөнәсәбәтне яхшыртырга кирәклеген аңлый. 1788 елда Россиядә беренче Диния нәзарәте оеша. Шул рәвешле элек фетнә күтәргән имамнар дәүләт күзәтүе астында була. Илдә акрынлап тынычлык урнаша»... Читать дальше...
(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Аделина Тимершина ). Быел республикада туристлар агымы 2019 ел белән чагыштырганда күпкә югарырак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Казан һәм ТР кунакханәләре ассоциациясе президенты Гөлнара Сафина хәбәр итте. «Агымдагы айга кунакханәләрнең йөкләнеше бер айга уртача 75 процент тәшкил итә. Әмма ял көннәрендә кунакханәләрнең йөкләнеше 100 процент тәшкил итәргә мөмкин. Кешеләр Казанны Европа мәдәни үзәге буларак сайлап ала», - дип искәртте агентлык әңгәмәдәше. Читать дальше...
(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Татарстанда 19 сентябрьдә РФ Дәүләт Думасына сайлаулар вакытында өч меңгә якын сайлау участогы эшләячәк. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте «Булачак сайлаулар вакытында бөтен республика буенча 2 мең 812 участок сайлау комиссиясе эшләячәк, шул исәптән гражданнарның вакытлыча тору урыннарында, әйтик, хастаханәләрдә, аэропортларда, шифаханәләрдә 48 участок ачу планлаштырыла», — диде Кондратьев. Читать дальше...
(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүген «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә урнашкан Илһам Шакиров исемендәге концерт залында Татарстанның «Ел табибы — Ак чәчәкләр» бәйгесе җиңүчеләрен атадылар һәм бүләкләделәр. Татарстанда 2021 елның «Ел табибы» исеменә Казан медицина университетының госпиталь терапиясе кафедрасы мөдире, Татарстанның атказанган табибы, медицина фәннәре докторы һәм профессор, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының терапия буенча штаттан тыш баш белгече Диана Абдулганиева лаек булды. Читать дальше...
(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева ). РФ Премьер-министры Михаил Мишустин коронавирус белән авырганнар өчен Covid-19 инфекциясеннән тирән диспансеризация оештыру турындагы Хөкүмәт карарына кул куйды. Документ норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында урнаштырылган. «Гражданинның (аның законлы вәкиленең) Россия Федерациясе законнары нигезендә медицина тыкшынуына мәгълүмати ирекле ризалык бирү тирәнтен диспансерлаштыру уздыруның мөһим беренчел шарты булып тора. Кеше тулаем... Читать дальше...
(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Елена Рощупкина). Сентябрь аенда сайлау кампаниясе үткәрү чорында Татарстан Республикасының сайлау участокларында коронавирус инфекциясе таралу шартларында гражданнарның иминлеген тәэмин итү өчен барлык чаралар да күреләчәк. Бу хакта бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында комиссия рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте. «Без сезнең белән, коллегалар, сайлаучыларның имин тавыш бирүләрен тәэмин итәргә бурычлы. Һәм без аны тәэмин итәчәкбез. Мин моны ышанып әйтә алам. Читать дальше...
Соревнования боевых расчетов добровольных пожарных дружин (ДПД) АО «Транснефть – Прикамье» прошли на базе испытательного и учебно-тренировочного полигона Государственной противопожарной службы «5 отряд Федеральной противопожарной службы» в г.Перми.
(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). ТР Президенты исеменнән махсус призны Әгерҗе үзәк хастаханәсе Ашыгыч медицина ярдәме бүлегенең өлкән фельдшеры Гөлфия Симакова алды. Бүген ул «Казан Экспо»дан яңа «Лада Гранта»да китәчәк. Гөлфия Симакова ярдәме белән коронавируслы пациентларга ашыгыч медицина ярдәме бүлегенең эше дөрес оештырылган. Фельдшер - урта һәм кече медицина персоналының остазы. ТР Медицина хезмәткәрләре ассоциациясе әгъзасы, РФ Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзы әгъзасы. Читать дальше...
Участница студии «Мedia Star» желает нурлатцам теплой погоды на выходные.
Рәсмиләр Мәскәүдәге хәл Татарстанга да килеп җитәргә мөмкинлеге турында кисәтә.
(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Татарстанда гражданнарның аерым категорияләрен мәҗбүри рәвештә вакциналаштырырга җыенмыйлар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде. Татарстан Республикасының Баш санитар табибы мондый чараны кертү турында фикер алышынуын, чөнки мондый тәҗрибә илнең башка төбәкләрендә булуын әйтте. Әмма вакцинация темплары бик югары булмаса, читтән кертелгән очраклар куркынычы да булса... Читать дальше...
(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мамадышта булды. Анда ул СССРның элеккеге баш хәрби прокуроры, СССР генераль прокуроры урынбасары Николай Афанасьевка бюст ачу тантанасында катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Шулай ук тантанада Үзәк хәрби округ хәрби прокуроры Александр Антюфеев һәм Николай Афанасьевның оныгы Татьяна Соколова катнашты. «Бу тантанада катнашу безнең барыбыз өчен дә зур дәрәҗә. Николай Порфирьевич - гадәти булмаган язмыш кешесе. Читать дальше...
Центральная площадь Нурлата стала одной из интерактивных фан–зон.