(Мөслим, 5 июнь, «Татар-информ», « Авыл утлары »). Мөслим районында 7-21 июнь көннәрендә Россия, Европа һәм якын чит илләрдән килгән тәҗрибәле осталар катнашында Лэнд-Арт буенча икенче халыкара фестиваль узачак. Лэнд-Арт — экологик кризиска нәфис аңның үзенчәлекле реакциясе. Бу кешеләрнең игътибарын табигатькә һәм кешенең табигать белән үзара мөнәсәбәтләренә юнәлтү омтылышы. Әлеге киң күләмле проектта катнашырга теләүчеләр @directsia_muslumovo директына гариза калдыра ала.
(Зәй, 5 июнь, «Татар-информ», «Зәй офыклары» ). Зәй районының Сарсаз-Баграж авылында яшәүчеләр изге, олы эшкә алынды. Ниһаять, авыл халкының чиркәү турындагы хыялы тормышка ашачак. Чиркәү авылның элекке иске кибете урынында булачак. Узган ялларда чиркәү буласы урында өмә үтте. Авыл халкы, Сарсаз-Багражда туып үсеп, хәзер читтә яшәүчеләр өмәгә күпләп кайткан иде. Элекке кибет бинасының түбәсе, аның кырындагы йорт сүтелеп, карт агачлар-чүптән чистартылды. Зур эш башкарылды. Техника белән дә ярдәм итүчеләр булды, яшьләр дә өмәдән читтә калмады. Читать дальше...
Сынау Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә алып барыла.
(Алабуга, 5 июнь, «Татар-информ», «Алабуга нуры» ). «Төньяк» аэродромда өченче тапкыр Россиянең төрле почмакларыннан авиамодельчеләр җыелды. Авиамодельчеләр киләчәктә 3D-пилотаж буенча тулы кыйммәтле ярышлар үткәрергә ниятли. Алабугада авиамодель спорты фестивале узды. Фестивальдә катнашучылар 3D-пилотаж буенча мастер-класс күрсәтте. Быел анда Сургут, Курган өлкәсе, Иваново, Түбән Новгород, Ульяновск, Ижевск, Йошкар-Ола, Чаллы, Түбән Кама, Казан шәһәрләреннән 40 кеше катнашты. «Без якынча ел ярым диярлек тукталып тордык. Читать дальше...
(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең Тереньга эшчеләр бистәсенең Халыклар дуслыгы паркында Сабантуй бәйрәме гөрләп үтте. Җирле татар автономиясе һәм мәдәният бүлеге тырышлыгы белән оештырылган бәйрәмдә районның барлык авылларыннан да килгән милләттәшләребез катнашты. Ел саен язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң үткәрелә торган тантанада катнашучыларны район хакимияте башлыгы Григорий Шерстнев сәламләде. Ул бистә халкына татар милли мәдәнияте үзенчәлекләре белән танышу һәм рәхәтләнеп ял итү... Читать дальше...
(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Туризм буенча федераль агентлыкта (Ростуризм) якын арада Төркия Россия туристлары өчен ачылыр дип өметләнәләр. Ведомство башлыгы Зарина Догузова Петербург халыкара икътисади форумы мәйданчыгында журналистларга шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Россия 15 апрельдән эпидемиологик вазгыятьнең имин булмавы аркасында Төркия һәм Танзания белән авиаэлемтәне туктаткан иде. Май ахырында коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив... Читать дальше...
(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус авыруын кичергән пациентларның кан плазмасы нигезендә ковидка каршы иммуноглобулин җитештерә башладылар. РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының COVID-19 авыруын кичергән кешеләрнең кан плазмасына нигезләнеп ясалган коронавируска каршы «КОВИД-глобулин» препаратын куллануны хуплавы турында элегрәк хәбәр ителгән иде. «Россиядә әлеге препаратны җитештерү башланды... Читать дальше...
(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Июнь аендагы бәйрәм көннәрендә өч өстәмә поезд маршрутка чыгачак, алар Казан һәм Мәскәү арасында пассажирларга хезмәт күрсәтәчәк. Бу хакта Горький тимер юлларының Корпоратив коммуникацияләр хезмәтеннән хәбәр иттеләр. «Казан һәм Мәскәү арасында өч өстәмә поезд (№ 274/275, № 295/296 һәм № 297/298) йөриячәк», — диелә хәбәрдә. Июнь аендагы бәйрәм көннәрендә Горький тимер юлында барлыгы 13 өстәмә поезд маршрутка чыгачак. Алар ихтыяҗ иң зур булган юнәлешләрдә 10-15 июнь көннәрендә пассажирларга хезмәт күрсәтәчәк. Читать дальше...
(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). «Медуза» интернет-басмасының (әлеге гаммәви мәгълүмат чарасы чит ил агенты дип табылган) элеккеге нашире Илья Красильщик ТР Президенты Рөстәм Миңнехановтан үрнәк алырга булган. Ул үз сәхифәсенә язылучыларга татар телендә хәерле иртә тели башлады. Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә Красильщик инде өч көн буе тәрәзәдән төшерелгән фото урнаштыра һәм аның астына «Доброе утро! Хәерле иртә!» дип язып куя. Татарстан Президенты да һәр иртәдә социаль челтәрдә... Читать дальше...
(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Болгарда «Изге Болгар җыены» ачылды. Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын Россия күләмендә бәйрәм итүнең зур тарихи вакыйга булуын әйтте. «Соңгы ун елда Болгарда тарихи урыннарны торгызу өчен күп эш эшләнде. Бүгенге көндә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын Россия күләмендә бәйрәм итү — искиткеч тарихи вакыйга. Без аны киләсе елда зурлап бәйрәм итәчәкбез. Безгә төрле вакытларны узарга туры килде»... Читать дальше...
(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Россиянең кайбер төбәкләре коронавирус инфекциясен җиңү алдында тора. РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Петербург халыкара икътисади форумы мәйданчыгында биргән интервьюсында РИА Новости агентлыгына шулай дип белдерде. «Әмма гражданнарның мобильлеге дәвам итә, шунлыктан хәтта вазгыять тыныч һәм тотрыклы булган урында да, торак пунктларда барыбер вакцинация узган кешеләр пулын булдырырга кирәк», — дип өстәде ул. Сәламәтлек саклау министры элегрәк коронавируска... Читать дальше...
(Истанбул, 5 июнь, «Татар-информ», Рушания Алтай). VIII халыкара төрки дөнья тикшеренүләре симпозиумында татар халкы мәдәниятендә миләш агачының әһәмияте турында чыгыш яңгырады. Аны милләттәшебез, Төркиянең Карс шәһәрендәге Кавказ университеты галимәсе Чулпан Зариф-Четин әзерләп сөйләде. Галимә чыгышын Надир Дәүләт исеме бирелгән секциядә ясады. Ул татар халкының миләш агачын үкенеч-сагыш, ачы язмыш, аерылу, ә кайчак ватан символы итеп күрүенә; татар халык авыз иҗатында миләш белән бәйле сынамышлар... Читать дальше...
На территории уже идет строительство прогулочных дорожек, а сваи под амфитеатр уже забиты.
(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, авария бүген көндез Трубный проезд урамындагы 23нче йорт каршында булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, «КАМАЗ» автомобиленең 58 яшьлек йөртүчесе борылган вакытта үзен беркем дә узып китмәвенә инанмаган. Бу вакытта аның артыннан Kawasaki мотоциклы хәрәкәт иткән. Байкер тормозга басарга өлгермәгән һәм йөк автомобиленә килеп бәрелгән. «33 яшьлек мотоциклчы шлемнан һәм тиешенчә киенгән булса да... Читать дальше...
(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 30 яңа очрагы ачыкланган. Пандемия башланганнан алып республикада коронавирусның 21 634 очрагы рәсми рәвештә теркәлгән. Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча республика оператив штабы мәгълүматларыннан күренгәнчә, 17 пациент хастаханәгә озатылган, тагын 13 кеше өендә дәвалана. Шулай ук бер тәүлек эчендә 12 кеше терелгән. Татарстанда барлыгы 18 673 кеше әлеге авыруны кичергән.
Ежедневный оперативный прогноз возникновения чрезвычайных ситуаций на территории Республики Татарстан на 6 июня 2021 года.
(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Россиянең Югары мөфтие, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Болгар шәһәрендә Ислам кабул итүнең 1000 ел тулуга багышланган тантанада бала белән ата-ана арасындагы мөнәсәбәтләрнең игътибарга алынмавын әйтте. «Бездә баланың ата-анага һәм тирә-якка булган мөнәсәбәтләргә игътибар итүче юк. Хәзерге вакытта балаларның рухи әхлак кыйммәтен дөрес формалаштырырга кирәк. Чит илдән яшьләргә төрле йогынтылар булуын күрәбез. Читать дальше...
(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). «Татнефть» төркеме 2021 елның беренче кварталы өчен халыкара финанс хисабы стандартлары буенча консолидацияләнгән хисап бастырып чыгарды. Аннан күренгәнчә, гыйнвар-март айларында төркемнең чиста табышы 43,6 миллион сум ($586 миллион) тәшкил иткән. Бу 2021 елның дүртенче кварталындагы күрсәткечкә (24,9 миллиард сум ($327 миллион)) караганда ике тапкырга диярлек артыграк. Беренче кварталда «Татнефть»нең консолидацияләнгән кереме 257,8 миллиард сум тәшкил иткән. ... Читать дальше...
(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын истә калырлык итеп үткәрергә кирәклеген әйтте. «Безнең алда күп эшләр бар. Киләсе елда Россия күләмендә бик күп чаралар булачак. Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын истә калырлык итеп үткәрергә тиешбез», — дип сөйләде ул «Изге Болгар җыены» ачылышында. РФ Хөкүмәт рәисе урынбасары, Идел буе Болгар дәүләтендә... Читать дальше...
На субботник собрались жители, а также выходцы села, проживающие на стороне.
(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Болгар шәһәрендә Ислам кабул итүнең 1000 ел тулуга багышланган тантананың узуын һәр кеше өчен бәхет дип атады. «Бу изге эш. Тантананы билгеләп үтүне һәр кеше көтеп ала. Монда тарих языла. Аллаһы Тәгалә безгә ярдәм итә, ЮНЕСКО да Болгарны дөньяга күрсәтерлек итеп таныды. Элек Болгарда ислам кабул итү көнен санаулы кеше җыелып, Болгарга барып бәйрәм итә торган иде. Бу көнне билгеләп үтү — безне ислам дөньясына якынайта. Читать дальше...
(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Бәһрәйн дәүләтендә Россия көннәре узачак. Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында шул хактагы килешү имзаланды, дип белдерде «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Бәһрәйн тышкы эшләр министры Абдуллатыйф бен Рәшид Әл Заяни. Чарада катнашу Россиянең барлык төбәкләре өчен дә ачык булачак. Бәһрәйн вәкилләре, әгәр Татарстан анда катнашырга теләсә, моны шатланып кабул итәчәк, дип искәртте министр. «Без Бәһрәйндә Россия көннәрен үткәрү нияте турында килешү имзаладык... Читать дальше...
(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстанның Яшел Үзән районыннан Фирдүс Зәйнуллин милли көрәш буенча Бөтенроссия турнирының абсолют җиңүчесе дип табылды. Аңа РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа автомобиль тапшырды. «Изге Болгар җыены» дини бәйрәменә килгән йөзләгән кунак Болгар музей-тыюлыгы территориясендә оештырылган финал ярышларының шаһитлары булды. «2021 елгы „Изге Болгар жыены“ның абсолют батыры Фирдус Зәйнуллинны котлыйбыз. Бу алкышлар ... Читать дальше...
(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар сүзләреннән билгеле булганча, юл һәлакәте бүген төн урталарында М7 трассасында – республиканың Югары Ослан районында булган. Биредә Марий Эл Республикасы номерлары куелган «Лада» автомобиле һәм Volvo йөк машинасы (анысы – Татарстаннан) кара-каршы бәрелешкән. Шаһитлар әйтүенчә, «Лада» каршы як полосага чыккан. Нәтиҗәдә, җиңел автомобиль юл читенә төшеп киткән һәм әйләнеп капланган. «Җиңел машинаның йөртүчесе һәм пассажиры салонда кысылып калган иде. Читать дальше...
(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген иртән Чаллыда яшәүчеләрне шәһәрнең сәнәгать зонасыннан һавага күтәрелгән кара төтен баганасы куркуга салган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, янгын турындагы хәбәр 7.35 сәгатьтә килгән. Урында 50 квадрат метр мәйданда чүп-чар януы ачыкланган. 8.17 сәгатьтә янгынны сүндергәннәр. Беркем дә зыян күрмәгән. Хәзер аның ни сәбәпле чыгуын ачыклыйлар.