(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Бүген шәһәр электр транспорты депосыннан милли стильдә бизәлгән ике үзенчәлекле трамвай маршрутка чыкты. Икенче маршрут буенча йөрүче трамвайлар Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы тематикасын чагылдыра. Бүген депода Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радмир Беляев, Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре, предприятие коллективы катнашында тематик трамвайларны рейска чыгару тантанасы үтте. Бу турыда... Читать дальше...
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Санкт-Петербургның Җәмигъ мәчетенә 111 ел булды.Бу хакта Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары сайты хәбәр итә. Җәмигъ мәчете 1909—1920 елларда архитектор Н.В.Васильев проекты буенча инженер С. С. Кричинский һәм архитектор А. И. фон Гоген катнашлыгында төзелә. Коръән сурәләрен төшерүдә төрки телләр белгече А.Н.Самойлович катнаша. Мәчетнең ике манарасы һәм гөмбәзле гыйбадәт кылу заллары бар. Мөчетне салганда Сәмәрканд һәм Каир архитектура мәктәбе үрнәкләре алына. Читать дальше...
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Киләсе атна башында Татарстанда салкыннар көтелми. ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта республикада һава торышы нормадан тугыз градуска күбрәк. Җомга һәм ял көннәрендә аномаль эсселек саклана Көндез 30-36 градус, төнлә 17-23 градус булачак. Урыны белән элеккечә яшенле яңгыр көтелә. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Казанда яшәүчеләр «Бизнес-проектлау технологияләре» квалификациясен күтәрү һөнәри программасы буенча бушлай белем ала. Курс эшсезләр һәм эш эзләүче, мәшгульлек хезмәте органнарына мөрәҗәгать иткән, 50 яшьлек һәм өлкәнрәк казанлылар, пенсия алды яшендәге шәһәр кешеләре, шулай ук өч яшькә кадәрге баланы карау ялында булган хатын-кызлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның эшсез әниләре өчен билгеләнгән. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Укулар «Эшмәкәрлек»... Читать дальше...
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын өч кеше коронавирустан үлгән. Алар - 1941 һәм 1971 елларда туган ике хатын-кыз һәм 1958 елда туган бер ир-ат. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. 24 июньгә республикада Covid-19 инфекциясеннән 532 үлем очрагы теркәлгән.
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Вице-премьеры Марат Хөснуллин Россия төзелеш тармагына эшләмәүче пенсионерларны җәлеп итү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Агломерацияләрдә бүген хезмәт ресурсларының җитмәве бик кискен. Шул ук вакытта 90нчы еллар һәм ике меңенче еллар башында демографик уңышсызлыкка юлыгуыбызны да аңларга кирәк. Шуңа күрә безгә белгечләрне җәлеп итү буенча дөрес сәясәт төзергә кирәк. Бу - укыту да, җәлеп итү дә, бу хәтта эшләмәүче пенсионерларны мобилизацияләү дә»... Читать дальше...
(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”). Россиядә коронавируска каршы күмәк иммунитет, вакцинация темпларын исәпкә алып, сентябрьгә барлыкка килергә мөмкин, дип белдерде РИА Новости агентлыгына сенатор, РФ атказанган табибы Владимир Круглый. Элегрәк Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко Россиядә ковидка бәйле вазгыять октябрь аена яхшырырга мөмкин, дип фаразлаган иде. "Вакциналаштыру темпларының артуын исәпкә алып, кешеләр прививка ясатырга чиратларда торганда, Россиядә күмәк иммунитет инде сентябрьдә үк формалашырга мөмкин", - диде Круглый. Читать дальше...
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Бүген Әнкарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан белән Төркия арасында хезмәттәшлек турында документлар имзаланды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов һәм Bilisim Vadisi генераль директоры Татарстан Республикасы Хөкүмәте («Иннополис» МИЗ) һәм «Мәгълүмати технологияләр үзәге» технологик үсеш зонасы арасында үзара аңлашу турында меморандумга кул куйдылар. Читать дальше...
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Лилия Шәйхетдинова). Казанда Сабантуйга бүләкләр җыйдылар. Бүләкләр арасында микродулкынлы мич, велосипед, үтүкләр, чәйнекләр, китаплар, сувенирлар җыелмасы, сый-нигъмәтләр һ.б. бар иде. Акцияне Казан мэриясе, шәһәр кунакханәләре һәм рестораннары, М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры, Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Мәдәният министрлыгы һәм башкалар хуплады. Матур традициягә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та кушылды. Ул соңгы модель өч iPhone бүләк итте. Читать дальше...
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак) . ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ»га балалар антисептик белән агуланганнан соң тикшерү башланганлыгын хәбәр итте. Элегрәк агентлык Питрәч районы үзәк хастаханәсенә агулану билгеләре булган 10-13 яшьлек алты баланы китергәннәрен хәбәр иткән иде. Беренче мәгълүматларга караганда, балалар лагерьларның берсендә агуланган. Питрәч районы прокуратурасы әлеге хәлнең барлык шартларын ачыклый.
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ»га кичә Питрәч районы үзәк хастаханәсенә агулану билгеләре булган алты бала китерелгәнен хәбәр итте. Аларның барысының да антисептик эчүләре ачыкланган. Беренче мәгълүматларга караганда, бу лагерьларның берсендә булган. 10 яшьтән 13 яшькә кадәр булган балалар зыян күргән. Алтысына да тиешле ярдәм күрсәтелгән. Бүген алар үзләрен яхшырак хис итә. Якын арада аларны хастаханәдән чыгарырга планлаштыралар, балалар сәламәтлегенә куркыныч янамый... Читать дальше...
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). «Татнефть » һәм Төркия Республикасы сәнәгать һәм технологияләр министрлыгы нефть химиясе өлкәсендә хезмәттәшлек турында меморандум имзалады, диелә компания матбугат хезмәте хәбәрендә. «Имзаланган меморандум Төркия территориясендә нефть химиясе сәнәгате өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә мөмкинлек бирә һәм, башка мөһим нигезләмәләрдән тыш, уртак гамәлгә ашырылган очракта, Төркия хөкүмәте тарафыннан проектларга дәүләт ярдәме чараларын күздә тота. Аның нигезендә «Татнефть»... Читать дальше...
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә Түбән Камада кичке сәгать бишләр тирәсендә Химиклар проспектында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта «Татар-информ»га Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлегендә хәбәр иттеләр. Renault хуҗасы юлда борылган вакытта мотоциклга юл бирмәгән һәм аның белән бәрелешкән. Аннары мотоцикл борылырга баскан башка Kia автомобиленә бәрелгән. Һәлакәттә кулы, аягы һәм биле җәрәхәтләнгән мотоциклчыны җирле хастаханәгә илтәләр. Түбән Кама ЮХИДИ... Читать дальше...
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Самара өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Зейд бин Сабит» Коръән үзәге Instagram сәхифәсендә гаилә конкурсы башлануы турында игълан итте. Ул Идел буе Болгары халыклары тарафыннан рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга һәм Корбан гаетенә багышланган. Россия мөселманнары Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителгәнчә, конкурста катнашу өчен Россия Федерациясе территориясендә яшәүче гаиләләр, ике олы кеше һәм бер бала, яки бер олы кеше һәм ике бала чакырыла. Читать дальше...
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», «Безнең мирас» , Раиф Мәрданов). Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре борынгы кулъязма истәлекләрне туплау максатындагы археографик экспедицияләрне ел саен дәвам итеп киләләр. Кызыклы һәм фәнни яктан әһәмиятле табышлар, әлбәттә, очрап тора. Китапханәнең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә «2221 т» шифры белән саклана торган кулъязма җыентыктагы бер язмага тукталыйк. Монда кулъязмага тулырак тасвир бирәбез. Башындагы һәм ахырындагы битләре төшкән... Читать дальше...
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән очрашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Төркия Президенты кунакны милли башкарудагы эшлекле костюмга игътибар итеп: «Яхшы күренәсез. Матур», диеп сәламләде. «Безнең элемтәләр Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан-Төркия сәүдә-икътисади һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерүгә яхшы этәргеч бирә. Читать дальше...
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Коронавирус белән балалар авырый башлаган, табиблар балигъ булмаганнарның каты чирләвен күрә. Бу хакта журналистлар өчен оештырылган «Covid-19 эпидемиясе чорында сәламәтлекне саклау технологиясе» дигән лекциядә Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев сөйләде. «Балалар да хәзер коронавирус белән авырый. Элек алар авырмый, дип әйтсәк, хәзер без балаларның авыруын күрәбез, өстәвенә, чирне шактый авыр кичерәләр», - диде лектор. Covid-19... Читать дальше...
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселева) . Коронавирус белән авыррак чирли башладылар. Бу хакта журналистлар өчен «Covid-19 эпидемиясе чорында сәламәтлек саклау технологиясе» дигән лекциядә Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев сөйләде. «Без күтәрелештә торабыз. <...> Авыруны катлаулы кичерүче пациентларның артуын күрәбез», — дип искәртте табиб. Баш табиб коронавирусның кан тамырлары эпителияләренә зыян салуын әйтте. Еш кына ул организмга һава-тамчы юлы белән үтеп керә... Читать дальше...
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әнкарада Төркия Бөек Милли Мәҗлесе рәисе Мостафа Шентоп белән очрашты. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. «Владимир Путин һәм Рәҗәп Эрдоган арасындагы якын мөнәсәбәтләр, Татарстан белән мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итсен өчен һәрвакыт зур көч куябыз. Пандемия [коронавирус] безнең элемтәләрне чикләде. Кара-каршы очрашыр вакыт җитте», — дип сәламләде Мостафа Шентоп Рөстәм Миңнехановны. Читать дальше...
Сегодня в городском Дворце культуры прошла встреча депутатов с избирателями района в рамках отчетной кампании-2021.
Сегодня в Нурлате под председательством главы района Алмаза Ахметшина состоялась расширенная планерка с руководителями предприятий, организаций всех форм собственности по актуальным вопросам жизнедеятельности района и города.
Капиталь ремонт ясау “Татнефть” җәмгыяте хәйрия ярдәме белән мөмкин булган.
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Краснодар краенда 1 июльдән кунакханәләргә һәм пансионатларга урнашкан туристлардан мәҗбүри рәвештә коронавируска ПЦР-тестлар яки вакцинация турында белешмә таләп итә башлаячаклар. 1 августтан Кубань курортлары прививка ясатмаган россиялеләр өчен ябык булачак. Бу хакта үзенең Telegram-каналында край губернаторы Вениамин Кондратьев сөйләде. «Хәзер крайда Covid-19 авырулары санының артуын күрәбез, госпитализацияләнүчеләр арта. Безнең бурыч — кешеләрнең... Читать дальше...
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Бүген, 24 июнь көнне, Чиләбедә Көньяк Урал дәүләт тарихи музеенда «Татарларда кунакта» дигән яңа күргәзмә ачылды. Аны Татарстанның Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы тәкъдим итә. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, күргәзмә татар халкының традицияләре һәм гореф-гадәтләре хәзерге заман сынлы сәнгате һәм этнографиясе аша күрсәтелүе белән кызыклы. «Менә 16 ел инде безгә ел саен дөньяның төрле илләреннән һәм Россия төбәкләреннән... Читать дальше...
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда яшьләр коронавирус белән ешрак авырый башлаган, аларны хастаханәләрдә дәвалыйлар. Бу хакта журналистлар өчен «Covid-19 эпидемиясе чорында сәламәтлекне саклау технологиясе» дигән лекциядә Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев сөйләде. «Яшьләр авырый», — диде табиб. Шәвәлиев хәзер Республика клиник хастаханәсендә чирне авыр кичерүче яшьләрнең шактый булуын искәртте. Табиб Республика клиник хастаханәсендә тулы бер гаиләнең - ир белән хатын һәм әбиләре дәваланганда... Читать дальше...