(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Коронавирус белән балалар авырый башлаган, табиблар балигъ булмаганнарның каты чирләвен күрә. Бу хакта журналистлар өчен оештырылган «Covid-19 эпидемиясе чорында сәламәтлекне саклау технологиясе» дигән лекциядә Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев сөйләде. «Балалар да хәзер коронавирус белән авырый. Элек алар авырмый, дип әйтсәк, хәзер без балаларның авыруын күрәбез, өстәвенә, чирне шактый авыр кичерәләр», - диде лектор. Covid-19 инфекциясе белән зарарланган балигъ булмаган балаларны Балалар Республика клиник хастаханәсендә дәвалыйлар. Шул ук вакытта Балалар Республика клиник хастаханәсе баш табибы Россиядә якын арада балаларга вакцинация ясарга рөхсәт итәрләр дип өметләнә, хәзер сынаулар бара инде.