(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә, 13 июньдә, Татарстанда кабат һава торышы бозыла. Республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә аязучан болытлы һава торышы була. Кыска вакытлы (төнлә — урыны белән) яңгырлар фаразлана, кайбер районнарда (Казанда — көндез) яшен булуы ихтимал. Урыны белән боз яварга мөмкин. Кайбер урыннарда төнлә томан төшер дип көтелә. Көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан уртача тизлектәге җил исә. Төнлә яшен вакытында җил тизлеге секундына 15-18, көндез 17-22 метрга кадәр җитә, диде синоптиклар. Читать дальше...
(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Бүген Казанда Россия көне уңаеннан оештырылган чаралар бәйрәм салюты белән тәмамланды. Кремль яр буенда кичке концерт программасы тәкъдим ителде. Биредә Татарстан артистлары, Россия эстрадасы йолдызлары — җырчы Максим һәм Андрей Державин һәм башкалар чыгыш ясады. 22.00 сәгатьтә Казансу елгасы акваториясе өстендә бәйрәм салюты булды. Аны «Казан» гаилә үзәге янындагы яр буенда һәм Кремль яр буенда тамаша кылдылар.
(Казан, 12 июнь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Лаеш районы Сабантуеның баш батыры Лаеш шәһәреннән Руслан Газизуллин булды. Мәйданнан ул яңа «Лада Гранта» машинасына утырып китте. Районның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Руслан Газизуллин 100 килограммнан артык авырлык категориясендә 14 ел көрәшә. Ул ун тапкыр чемпион булган, ә менә машинаны беренче мәртәбә откан. «Унынчы мәртәбә батыр калдым, әмма машинада беренче генә китәм әле», — диде 2021 елның абсолют батыры. Бәйрәмнең мактаулы... Читать дальше...
(Казан, 12 июнь, «Татар-информ» «Алабуга нуры» ). Бүген Алабуга шәһәре ипподромында Сабан туе үтте һәм батырларның исемнәре билгеле булды Илнар Галимов 2021 елгы Сабантуйның абсолют батыры булды. Аңа бүләккә 100 мең сумлык сертификат һәм тәкә бирелде. Яшьләр арасында батыр булып Алексей Щербаков калды. Ул 75 мең сумлык акчалата сертификат һәм тәкә белән бүләкләнде.
Этот заезд среди лошадей местных пород был посвящен Году родных языков и народного единства в Татарстане.
Ему в награду вместе с традиционным бараном вручили мини-трактор.
(Лениногорск, 12 июнь, «Татар-информ», «Заман сулышы» ). Лениногорск Сабан туенда «Аударыш» ярышы булды. Сабан туенда «Аударыш» бәйгесен халыкка күрсәтү татар атлары үрчетүче фермер Фәрит абый Нәбиуллин тәкъдим иткән. 2019 елда «Аударыш» буенча республика чемпионаты узган иде. Сабантуйда «Аударыш» ярышын карарга халык күп җыелды, димәк, кызыклы, халыкны җәлеп итә торган уен. «Аударыш»ның шартлары мондый: уенда киртә белән әйләндереп алынган мәйданда атка атланган ике батыр көч сынаша. Көндәшен аттан өстерәп төшергән көрәшче уенда җиңүче була. Читать дальше...
В конкурсе-фестивале гармонистов, баянистов и частушечников приняли участие 17 нурлатцев.
Новый вид спортивного состязания «Гонка батыров», которая состоялась в рамках Сабантуя, нурлатцам пришлась по душе.
Ею стала Айсылу Гимранова из Нурлатского аграрного техникума.
В честь завершения весенне-полевых работ в Нурлате прошел национальный праздник Сабантуй.
Азат Мингалиев залез на вертикальный шест высотой 12 метров за 41 секунду.
(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Самара өлкәсендә «Яшь инструменталистлар» музыкантлар бәйгесендә Шентала сәнгать мәктәбе укучылары Айдар Галиев I дәрәҗәдәге лауреат, ә Алинә Ибраһимова бәйге дипломанты булды. Самара татарлары сайты хәбәр иткәнчә, яшь артистлар музыкаль әсәрләр башкарды, рус һәм чит ил композиторлары әсәрләреннән торган төрле жанрдагы һәм стильдәге программа тәкъдим итте. Алар моңа кадәр дә халыкара, Бөтенроссия һәм өлкә бәйгеләрендә җиңгән иде, диелә хәбәрдә.
(Теләче, 12 июнь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов Теләче Сабантуенда игенчеләрне, терлекчеләрне хөрмәтләүне табигый күренеш дип атады. «Теләче районының бөтен байлыгы — авыл хуҗалыгы. Монда нефть тә, газ да чыкмый, шуңа күрә игенчеләрне, терлекчеләрне хөрмәтләү табигый күренеш», — диде ул Теләче Сабантуенда «Татар-информ» хәбәрчесенә. Бүген Теләчедә район Сабантуе узды. Мактаулы һәм акчалата бүләкләр тапшыру өчен мәйдан уртасына йөзләгән терлекчене, игенчене чакырдылар. Читать дальше...
В этом году нурлатский Сабантуй вобрал в себя множество новинок.
Жители района принимают сторону здравого смысла, отправляя в информсистему «Народный контроль» сообщения о нарушениях алкогольного законодательства.
(Казан, 12 июнь, «Татар-информ», « Зәй-информ », Энҗе Әгъләмова). Зәй Сабантуенда гүзәл исеме өчен көч сынашкан 9 кызның икесе «Сабантуй гүзәле-2021» титулына ия булды. Алар — Имәнлебаш авылыннан Ләйсән Әхмәтҗанова һәм Иске Зәй бистәсеннән Ангелина Кузьмина. Кызларга диңгез буенда ял итәргә юлламалар бирелә, диелә район хәбәрендә.
(Казан, 12 июнь, «Татар-информ», «Заман сулышы» ). Бүген Лениногорск районы Сабантуенда абсолют батыр булып Рөстәм Йосыпов калды. Район басмасы хәбәр иткәнчә, бүген дә терлекчелектә, игенчелектә тырышып эшләүчеләрне бүләкләделәр. Биредә милли йортлар эшләде. Балалар өчен төрле уен мәйданчыклары, батут бар иде. Тамак ялгап алу өчен шашлык, пылау, шаурмалар әзерләнде. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендә Татар дәүләт фольклор музыка ансамбле, Лениногорскиның үзешчән артистлары чыгыш ясады. Читать дальше...
(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Чиләбе Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова инициативасы белән Көньяк Уралда Татар милли киеме модасы театры эшли башлый. Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, Чиләбе конгрессф оештырган мода театры татар мәдәнияте эстетикасын күрсәтү мәйданчыгы булачак һәм тарихчыларны, төбәк тарихчыларын, тикшеренүчеләрне, рәссамнарны берләштерәчәк. Яңа мәдәни проектны Көньяк Уралның Тарих музеенда тәкъдим итәләр. «Мода һәм стиль. Тарих һәм хәзерге... Читать дальше...
(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Бүген Түбән Камада татар халкының милли бәйрәме Сабан туе узды. Бәйрәмдә чыгышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Сабантуйның республика халкын берләштерә торган күпмилләтле бәйрәмгә әверелүен әйтте. Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, шәһәр халкын һәм кунакларны республика җитәкчелеге исеменнән бәйрәм белән котлап, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләвен укыды. Фәрит Мөхәммәтшин халыкны күпмилләтле бәйрәмгә әверелгән... Читать дальше...
(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). 14-20 июньдә Камал театрында Казан дәүләт мәдәният институтының татар актерлык курсында укучы студентларның диплом спектакльләре күрсәтеләчәк. Курс җитәкчесе — Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, Г. Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, укытучы — Рамил Гәрәев, сәхнә теле буенча укытучы — Инсаф Абдулла, дип хәбәр итте театрның матбугат хезмәте. 15 июньдә булачак «Парковка» һәм 17 июньдәге... Читать дальше...
(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Түбән Кама районы Шәңгәлче авылыннан Наил Зәйнуллин район Сабантуеның баш батыры булды. Ул 100 килограммга кадәр авырлыкта көрәште, дип яза НТР-24 сайты. Наил Зәйнуллин ТАНЕКО предприятиесендә эшли. Абсолют беренчелектә икенче урынны Түбән Уратма авылыннан Тимерхан Әмирханов (85 килограммга кадәр), ә өченче урынны «Шинник» спорт комплексы тренеры Алмаз Җиһангәрәев (50 килограммга кадәр) алды. Ярымфиналда үз авырлык категорияләрендә иң көчле дип табылган алты көрәшче катнашты. Читать дальше...
(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Мәскәү мэры Сергей Собянин башкалада эпидемиологик вазгыять начарлану сәбәпле, яңа чикләүләр кертелүен игълан итте. РИА Новости хәбәр иткәнчә, 15-19 июнь көннәрендә шәһәрдә хезмәт хакы саклана торган ял көннәре дип игълан ителде. Әлеге карар ялларда эшләми торган барлык оешма һәм предприятиеләргә дә кагыла. Әмма ул стратегик өлкәгә караган яки шәһәр инфраструктурасы эшен тәэмин итә торган компанияләргә кагылмый. 13 июньнән башлап, эш бирүчеләргә хезмәткәрләрнең кимендә 30 процентын... Читать дальше...
(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда 31 кешедә коронавирус ачыкланган, алар барысы да аралашу юлы белән йоктырылган. «16 пациент хастаханәдә, 15 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр итте Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. Казанда 13, Чаллыда 8 кеше авырган. Районнар арасында авыручыларның иң күбе Мөслим районында ачыкланган, монда өч кеше вирус йоктырган. Алабуга һәм Түбән Камада икешәр, Бөгелмә, Югары Ослан, Лаеш районнарында берешәр кеше авырган. ... Читать дальше...
Мәскәүдә соңгы тәүлектә 6,7 мең кешедә коронавирус ачыкланган.