(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда 31 кешедә коронавирус ачыкланган, алар барысы да аралашу юлы белән йоктырылган. «16 пациент хастаханәдә, 15 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр итте Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. Казанда 13, Чаллыда 8 кеше авырган. Районнар арасында авыручыларның иң күбе Мөслим районында ачыкланган, монда өч кеше вирус йоктырган. Алабуга һәм Түбән Камада икешәр, Бөгелмә, Югары Ослан, Лаеш районнарында берешәр кеше авырган. Пандемия башланганнан бирле республикада 21,8 мең кеше коронавирус йоктырган, 19,3 мең, шул исәптән узган тәүлектә 257 кеше терелеп беткән. 428,8 мең кеше коронавирустан вакцинация узган, аларның 302,6 меңе препаратның ике дозасын да алган.