(Актаныш, 19 июнь, «Татар-информ», «Актаныш-информ» ). Актаныш районының Мари Суыксуы авылы Семык бәйрәмен икенче тапкыр шулай олылап уздыра, беренчесе 2013 елда булган иде. Бүген авылга республиканың төрле районнарыннан мари халкы вәкилләре килде, кунакларның барысы да милли киемнәрдән, һәр тарафта марича сөйләм, милли көй-җырлар, шатлыклы авазлар яңгырап торды. Актаныш районы татарлар иң күп яши торган район. Башка милләт халыклары аз санда, бер рус авылы бар, Мари Суыксуы белән Терпеледә мари милләтенең традицияләрен саклап яшиләр. Читать дальше...
(Әгерҗе, 19 июнь, «Татар-информ», « Әгерҗе хәбәрләре », Илнур Әхмәтов). Колхозлар беткәннән соң, 2006 елдан бирле Әгерҗе районының Үтәгән авылында Сабантуй уздырылганы булмады. Соңгы елларда аны Иске Эсләктә ике авылга уртак итеп уздыралар иде. Коронавирус дөньяны үзгәртте, диләр. Бу Үтәгән авылын да читләтеп узмады. Ике ел Сабан туе күрмәгән һәм элеккедән килгән матур бәйрәмгә сусаган халыкта яңа фикер туды: онытыла барган традицияне яңартып, Үтәгәндә элеккечә Сабантуй уздыру. Колхозлар, милләтне берләштерүче гореф-гадәтләр кебек үк... Читать дальше...
(Әлки, 19 июнь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре» ). Әлки районы Сабан туенда атлар ярышы быел аеруча кызыклы һәм җанлы үтте. Анда нигездә үзебезнең юртаклар һәм чабышкылар катнашты. Узышны тамаша кылырга килүчеләрне тагын бер күңелле вакыйга көткән икән — юртаклар, ярымтокымлы чабышкылар, авыл атлары ярышыннан соң татар атлары бәйгесе узды. Ярышларны җанлы, эчтәлекле итеп районыбызның спорт остасы — тренер Рифкать Сәгъдиев алып бара. Менә ул тамашачыларны беренче ярышта катнашучы атлар, аларның хуҗалары белән таныштырды. Читать дальше...
(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Уфа кинорежиссеры Булат Йосыпов 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе һәм аның легендар командиры, Россия Герое Миңнегали Шәйморатов турында фильм төшерергә планлаштыра. «Башкалабызның 450 еллыгына без генерал Миңнегали Шәйморатов җитәкчелегендәге легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе турында фильм төшерергә телибез. Башкорт кинематографы безнең бөек ватандашларыбызның батырлыгын дөрес чагылдырырга сәләтле», - дип белдерделәр иҗади төркемдә. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. Читать дальше...
(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан буенча Дәүләт Думасына сайлауларда «Бердәм Россия» партиясенең төбәк төркемен җитәкләде. Бу хакта бүген Мәскәүдә партиянең XX съездында билгеле булды. Шулай ук РФ башка субъектларының төбәк төркемнәре дә күрсәтелде. Аерым алганда, Петербург буенча «Бердәм Россия» исемлегенең төбәк төркемен «Эрмитаж» директоры Михаил Пиотровский, Мәскәүдә мэр Сергей Собянин җитәкли. Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт... Читать дальше...
Татарстан прокуратурасы тикшерү эшен башларга җыена.
(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Федераль Сабантуй символы - бронза канатлы «Тулпар» Ульяновск өлкәсенә тапшырылды. Бүген Нижневартовскида Федераль Сабантуй узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Федераль Сабантуй символы Ульяновск өлкәсе Губернаторының беренче урынбасары, Ульяновск өлкәсе Губернаторы хакимияте җитәкчесе Александр Костомаровка һәм Бөтендөнья татар конгрессы Милли советы әгъзасы, Ульяновск өлкәсе төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафинга тапшырылды. Читать дальше...
(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Йөрәк-кан тамырлары авырулары, бронхиаль астма, гепатит булган пациентлар «Спутник V» белән прививка ясата ала. Вакцинациягә каршы күрсәткечләр турында Гамалея үзәге директоры Александр Гинцбург сөйләде. Гинцбург кардиоавыруларны беренче чиратта вакциналаштырырга кирәклеген әйтте, чөнки алар һәм диабетиклар риск төркемендә тора. «Аларны беренче чиратта вакциналаштырырга кирәк. Кардиологка барырга кирәкми, ә шунда ук вакцина алырга кирәк», — дип китерә РИА Новости үзәк директоры сүзләрен. Читать дальше...
Ежедневный оперативный прогноз возникновения чрезвычайных ситуаций на территории Республики Татарстан на 20 июня 2021 года.
(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Сельвина Илкәева). Греция хакимияте Россия туристларына ковидка тискәре ПЦР-тест урынына экспресс-тест белән керергә рөхсәт иткән. Министрлыкара карар хөкүмәт газетасында басылып чыкты, дип хәбәр итә РИА Новости. Элеккеге карар 21 июньгә кадәр гамәлдә булырга тиеш иде, әмма аның урынына бүген иртән яңасы үз көченә керде. Документ 26 июньгә иртәнге сәгать 6га кадәр гамәлдә. Илгә керүче россиялеләр саны буенча чикләүләр юк. Россия туристларына вакцинация сертификаты... Читать дальше...
(Чаллы, 19 июнь, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина). Алабугада яшәүче читекче Илдар Шәйхетдинов үзенең һөнәренә яшьләрне дә өйрәтә. Оста читек, чүәк, күн оекбашлар тегү белән инде күп еллар шөгыльләнә. Ул Чаллы Сабан туена да читек бизәкләрен куеп чигә торган махсус станогын алып килгән иде. Илдар Шәйхетдинов читекчелек һөнәренең Идел буе Болгарында барлыкка килгәнен әйтте. «Татарстанда читекләрне әле шул чорлардан килгән уникаль ысул белән җитештерәләр. Безнең читекләр кебек читекләр башка бер җирдә дә юк. Читать дальше...
(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлек эчендә тагын 32 кеше яңа коронавирус инфекциясе белән авырган. Авыру барлык очракларда да элемтә юлы белән йоккан, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. « 19 кеше хастаханәгә салынган, 13 кеше өйдә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә. Очракларның күбесе Чаллыга туры килә — анда 14 кеше чирләгән. Казанда - җиде, Актаныш, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск һәм Тукай районнарында икешәр авыру ачыкланган. Инфекциянең бер очрагы Алабуга районында теркәлгән. Читать дальше...
(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»).Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов CDTO дәрәҗәсендәге җитәкче урынбасарлары өчен «Цифрлы трансформация» программасының йомгаклау көнендә катнашты. Мәскәүдә республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре дә укулар узды. «Бүген, программаның соңгы көнендә, укучылар алдында Саклык банкы президенты — идарәсе рәисе Герман Греф һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады», - дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте. Программада... Читать дальше...
Вчера, 18 июня, в сквере «Театральный» прошло награждение победителей районного этапа республиканской акции «Эковесна-2021».
(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”). РФ Президенты Владимир Путин ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләрне фатирларын сатып яңасын алган очракта, керем салымыннан азат итәргә тәкъдим итте. Шимбә көнне Путин "Бердәм Россия" партиясенең XX съездында чыгыш ясады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Милектә биш елдан да кимрәк булган торакны саткан очракта аңа керем салымы түләнә. "Кайчагында бу сумма конкрет гаилә өчен шактый зур була, нәкъ менә шул сумма яңа торак алу өчен кирәк", - дип аңлатты Путин. "Ике... Читать дальше...
(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы кар барсына багышланган скульптура композициясенең иң яхшы эскиз проектына ачык иҗади конкурс игълан итә. Конкурс ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан 2021 елның 1 июленнән 1 сентябренә кадәр үткәрелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Бәйгедә РФ гражданнары булган һәм РФ территориясендә яшәүче скульпторлар һәм архитекторлар, тиешле профильле уку йортлары студентлары катнаша ала. Читать дальше...
(Чаллы, 19 июнь, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина). Чаллы Сабан туенда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиевкә милли киемнәрдән киенгән балта остасы урындык ясарга тәкъдим итте. Җитәкчеләр әлеге биремне бик җиңел үтәде. Сабантуй тамашасы «Әкият» һәм «Авыл» мәйданчыкларында башланды. Бәйрәм кунакларын «Сабан туе гүзәле» бәйгесе финалистлары ипи-тоз, чәк-чәк һәм түбәтәйләр тотып каршы алды. Җитәкчеләр сәнгать осталарының эшләре күрсәтелгән ярминкә белән танышты, интерактив мәйданчыкларда читеккә бизәкләр чигү... Читать дальше...
(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казан янында, республиканың Питрәч районында бер көн эчендә балалар катнашында ике авария булган. Ике кыз да самокатта йөргән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Элегрәк агентлык бу аварияләр турында хәбәр иткән иде. Ике очрак та бистәнең Тукай урамында булган һәм видеокүзәтү камераларына эләккән. Бер очракта кыз самокаты белән туктап торган автомобиль артыннан кинәт килеп чыга. Машинага бәрелгәннән соң, кыз торып йөгергән. Читать дальше...
Спортивный комплекс будет полностью заточен под детей с проблемами здоровья, в том числе со сложными заболеваниями.
(Болгар, 19 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Дагестан Республикасының Махачкала шәһәреннән журналист Магомед Магомедов ислам турында яңа мәгълүмат алуда интернет һәм социаль челтәрләрнең әһәмиятен билгеләп үтте. «Бүген без интернет заманында яшибез. Күп кенә мәчетләрнең, хәзрәтләрнең социаль челтәрләрдә сәхифәләре бар. Аның янына шәхсән барып кызыксынган сорауны бирмәгән очракта, имамның сәхифәсенә язарга була. Аңлыйм, һәркем мәчеткә барып сорауны шәхсән бирә дә алмыйдыр. Ләкин интернетта бөтен кеше яза ала», — диде ул. Читать дальше...
(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең XX съезды уза. Съездда Татарстан исеменнән 26 делегат катнаша, алар төбәк конференциясендә сайланды. « Съездда сайлау алды программасын, шулай ук VIII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар исемлеген раслау планлаштырыла. „Бердәм Россия“ съезды эшендә Россия Президенты Владимир Путин катнашыр дип көтелә», — дип хәбәр итә партиянең Татарстан бүлеге мәгълүмат үзәге. Чарага шулай ук партиянең Югары... Читать дальше...
(Болгар, 19 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар мәгърифәтчеләре Шиһабетдин Мәрҗани һәм Каюм Насыйринең вафат булулары турындагы хәбәрне Гаяз Исхакый хәбәр иткән. Бу хакта Болгар ислам академиясенең ислам мирасы үзәге директоры Сөләйман Рәхимов әйтте. «Тәрҗеман» газетасы — ясалма телдә басыла, ул кырым-татар яки татар телендә язылмый, барлык төрки милләт аңларлык итеп нәшер ителә. Газетада Россиядәге вакыйгалар яктыртылып бара. Нәкъ менә шунда татар мәгърифәтчеләре Шиһабетдин Мәрҗани белән... Читать дальше...
Автоинспекторы Нурлатского района задержали двоих мужчин, находящихся за рулем транспортного средства в состоянии алкогольного опьянения.
(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә кич Түбән Карамалы – Албаба станциясе трассасында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта «Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. Авария мизгеле узып баручы шофер видеорегистраторына эләккән. Роликта автомобильнең каршы як юлга чыгуы һәм 65 яшьлек хатын-кыз һәм 12 яшьлек бала алдында туктарга өлгермәве күренә. Нәтиҗәдә, автомобиль зур тизлек белән аларның икесен дә бәрдерә. Алынган җәрәхәтләрдән әби шунда ук үлә, кызны... Читать дальше...
(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Оксана Романова). Дәүләт Эрмитажы Геральдика музее концепциясен эшли. Бинада ремонт һәм реставрация эшләре бара. Яңа музей залларының берсе Татарстан территориясенең дәүләт символикасына багышлана, дип сөйләде «Татар-информ»га ТР Фәннәр академиясенең Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары Илнур Миңнуллин. ТР Президенты каршындагы Геральдика советы музей концепциясен эшләргә чакырылган. 17 июньдә Казан Кремлендә Россия Президенты каршындагы Геральдика советы рәисе ... Читать дальше...