(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы кар барсына багышланган скульптура композициясенең иң яхшы эскиз проектына ачык иҗади конкурс игълан итә. Конкурс ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан 2021 елның 1 июленнән 1 сентябренә кадәр үткәрелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Бәйгедә РФ гражданнары булган һәм РФ территориясендә яшәүче скульпторлар һәм архитекторлар, тиешле профильле уку йортлары студентлары катнаша ала. Гаризалар язма рәвештә 2021 елның 1 июленнән 10 августына кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420015, Казан шәһәре, Пушкин ур., 66/33 йорт, каб. 113. Электрон формада Guzel.Kuteeva@tatar.ru электрон почтасына җибәрү сорала. Скульптура композициясен Горно-Алтай шәһәрендә урнаштыру планлаштырыла. Конкурс турында нигезләмә һәм гариза формасы белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин.